Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Милли киемнәр — кабатланмас күңел җәүһәрләре

Татар халкының борынгыдан килгән, мәдәният өлкәсенә караган мирасының берсе ул — өс киеме. Аның күп гасырлык тарихы, милли аһәңне чагылдыручы үзенчәлеге бар. Татар киемнәре халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена милләттәшләр бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, шулай ук матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме

Татар халкының борынгыдан килгән, мәдәният өлкәсенә караган мирасының берсе ул — өс киеме. Аның күп гасырлык тарихы, милли аһәңне чагылдыручы үзенчәлеге бар. Татар киемнәре халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена милләттәшләр бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, шулай ук матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Элек киемнең төсе күпчелектә хуҗасының яшенә бәйле булган. Мәсәлән, ак төс сафлык һәм картлык билгесе саналган: кызларда ак калфаклар, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк һ. б. киемнәр булган. Кызыл төс — яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла.

Татарларның иң таралган өс киемнәре

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә. Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, чалбар өстенә төшеп торган.
Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкне бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX гасыр ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда купшы бала итәкләр кую модага керә.
Ә менә алъяпкычны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Аның төсе бергә киелә торган күлмәккә яраклаштырылган. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең капма-каршылыгы кием аһәңлелеген бозмый, киресенчә, күркәмлек кенә өсти.
Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергән.
Биш билле озын өс киемен бишмәт диләр. Күпчелек очракта бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр.

Татар халкының баш киемнәре

Татарларның милли баш киеме —
Үзе матур, үзе бәләкәй.
Әллә кайдан нурлар сибеп тора
Кызлар ука белән чиккән түбәтәй.

Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яраткан.
Көндәлеккә кия торган түбәтәйне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаган.
Ир-атның тышкы баш киеме — бүрек. Аны борынгырак вакытта очлырак, биегрәк итеп теккәннәр. Тышын карасу фабрика тукымасыннан, ә эчен йон белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр.
Авыл җирендә ирләр җәен күбрәк эшләпә кигән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган.
Татар хатын-кызларының баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була.

Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә.
Нинди гүзәл татар кызы,
Күз тимәсен үзенә.

Калфакны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгән, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тоткан.
Яулык — борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң үзенчәлеклесе — түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.
XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.

Татар халкының аяк киемнәре

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Аны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яраткан.
Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр.
Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр.

Кием тегү — дөньядагы иң борынгы һөнәрләрнең берсе

Кызганычка каршы, бүгенге көндә татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләре онытыла бара, яшь буынның милли киемнәребезне белмәве аеруча аянычлы хәл. Шуңа күрә балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, татар киемнәренең нәфис бизәлеше, эстетик зәвыгы аша әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләсе көнүзәк булып тора.
Шәһәребездә бу өлкәдә эшләүчеләр юк түгел. Шундыйларның берсе — Октябрьский күпьюнәлешле һөнәри колледжы. Биредә иң мөһим һәм киң таралган белгечлекләрнең берсе — рәссам-модельерларны әзерлиләр. Колледжның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Дина Анатольевна Кудряшова әлеге һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырып үтә.

— Тегү, кисү алымнарын белү һәр чорда да кирәкле булып кала. Рәссам-модельерлар заман таләпләренә ярашлы кием өлгеләрен, модельләр нигезендә костюмнарның конструкциясен ясый һәм аларны технологик яктан эшкәртү өстендә эшли. Укучыларның һөнәри әзерлеге сәнгать дисциплиналарын гына түгел, заманча эшкәртү технологиясе, конструкцияләү, модельләштерү кебек фәннәрне өйрәнүне дә күз уңында тота. Алар эскиздан башлап подиум өчен кием өлгеләрен әзерләү күнекмәләрен үзләштерә.

Колледж белгече — мастер Лариса Рединова белән заманча милли киемнәрне тегү турында сөйләшеп алдык. Лариса Васильевна 36 ел хезмәт стажына ия. Ул бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, аларны тегү эшенә өйрәтүгә зур тырышлык салган.
— Бүген заман таләпләренә ярашлы, милли киемнәр дә берникадәр үзгәрешләр кичерә, — ди остаз. — Татар-башкорт костюмнарына чагу бизәү элементлары кертелә, алар тагы да зәвыклырак төс ала. Безнең максат — милли киемне көндәлектә дә киярлек итеп тегү, шулай ук аңа креатив, заманча төс бирү.
Әлеге вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан татар милли киемнәре бары тик Сабантуй, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәрдә, театр-концертларда чыгыш ясаганда гына кирәкле кием буларак кабул ителә. Кешеләр аларны көндәлектә кулланып булмый дигән фикер йөртә. Ә бит татар орнаментлары ясалган күлмәк-костюмнар, свитшотлар, итәкләр, яулык-түбәтәйләр, шулай ук милли бизәкле аксессуарлар җитештерергә һәм мондый киемне гадәттәгечә кияргә мөмкин.

Бүген халыкның күңел җәүһәрләрен саклау, яшь буынга милли гореф-гадәтләрне таныту, мәдәниятне үстерү өстендәге эшне дәвам итү зарур. Милли киемнәрне сәхнәдә генә түгел, ә бәлки эштә дә, ял итү һәм өйдә куллану өчен дә уңайлы итеп тегү бу мәсьәләдә зур ярдәмче булыр иде. Һөнәри колледж укучыларының фотосына гына күз салыгыз. Милли киемнәрдәге чибәр егет-кызларга карап, күңелләр күтәрелә! Алар мәктәп елларында укыган «Галиябану» әсәрендәге каһарманнарны күз алдына китерә. Башларында — чигүле калфак-түбәтәй, өсләрендә хәзерге заман алымнары кулланып тегелгән күлмәкләр. Күзләр камашырлык! Акыллы, белемле, иҗатны, сәнгатебезне яратучы шундый балалар булганда татарның милли киемнәре дә, аларның кабатланмас зәвыгы да югалмас, дип ышанасы килә...