Тәмле ашарга барыбыз да яратабыз. Ә менә телләреңне йотарлык итеп ашарга әзерли белү... монысы инде һәркемнең уңганлыгына, тырышлыгына бәйле. Әнә шул осталыкка яхшы кәеф, күңел җылысын да өстәгән пешекчеләр әзерләгән ризыкны ашаган саен ашыйсы килә, алар эшләгән ашханә-кафедан барысы да канәгать булып китә, анда гел барасы гына килеп тора. Бүген сезне шундый осталарның берсе — «Байкал-сервис» җитештерү-сәүдә фирмасының «Тет-А-тет» кафесы пешекчесе Зилә Рәкыйпова белән таныштырасыбыз килә.«Без гаиләдә дүрт бала үстек, өч абый һәм мин. Бердәнбер кыз бала буларак, ашарга әзерләгәндә әнинең төп ярдәмчесе идем. Мәрхүмә дәү әнием дә аш-суга уңган иде, чәк-чәк, бәлешләрне оста итеп пешерде. Алар янында бөтерелеп, мин дә тәмле итеп пешерергә өйрәндем», — ди әңгәмәдәшем.Булачак һөнәрен дә аш-су белән бәйли ул. Октябрьскийдагы кулинар училищеда белем ала. Биредә бик тырышып укый, укудагы уңышлары өчен махсус юллама белән дә бүләкләнә.Хезмәт юлын Зилә Рәкыйпова мәктәп туклануы комбинатында башлый. Шәһәрнең төрле мәктәпләрендә балаларны тәмле ризыклар белән сыйлый. 2002 елдан «Байкал-сервис» предприятиесендә хезмәт сала.Пешекчеләр турында «эшләре җиңел, урыннары җылы, тамаклары тук», дип уйлаучылар бик ялгыша. Алар көне буе аяк өстендә, кызу мич-плитәләр тирәсендә эшли. Нәрсә генә пешерсәң дә, чама һәм вакыт дигән төшенчәләрне дә истә тотарга кирәк. Хезмәте җиңелләрдән булмаса да, Зилә Шәйхинур кызы пешекче һөнәрен сайлаганга үкенми. «Тәмле ризык исе, клиентларның ихлас рәхмәт сүзләре күңел күтәренкелеге өсти, барлык авырлыклар онытылгандай була. Шулай ук коллективыбызның дус-тату, бердәм булуы да әһәмиятле. Бер-беребезне аңлап, килешеп эшлибез. Җитәкчеләребезнең дә һәрвакыт кайгыртучанлыгын, игътибарын тоябыз», — ди ул.Предприятиедә 20 елга якын эшләү дәверендә Зилә Рәкыйпова үзен җаваплы, тырыш хезмәткәр буларак күрсәтә һәм хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең ихтирамын яулый. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнә.Хәзер ул кафеда пешекче-бригадир вазыйфасын башкара. Гади пешекчеләр башкарган хезмәтләрдән тыш, ул аларның эшен оештыруга, хисап документларын алып баруга җаваплы.«Менюда милли ризыкларга өстенлек бирелә. Куллама, пешкән казылык, чәк-чәк, бәлеш, өчпочмак ише нигъмәтләр — безнең фирма ашамлыклары. Аларны заказ буенча пешерергә сорап килүчеләр күп. Бөтен ризыклар табигый һәм экологик яктан чиста чималлардан әзерләнә», — ди Зилә ханым. Әйткәндәй, катлаулы милли ашларны әзерләүне үз эшенең остасына ышанып тапшыралар.Яхшы пешекче — әйбәт пешергәне түгел, ә башкаларны да пешерү серләренә өйрәтә белгәне, диләр. Зилә Рәкыйпова да яңа эшкә килгән яшьләрнең остазына әйләнә. Аларга һөнәрнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә.«Эштә көнозын плитә янында кайнашкан кешегә өйдә ашарга пешерәсе дә килмидер?» — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. «Яраткан кешеләремне ашату миңа ләззәт бирә, рәхәтләнеп пешерәм», — дип елмая ул. Хуҗабикә өйдәгеләрне дә татар милли ашлары белән сыйларга тырыша. «Коръән ашлары, гаилә бәйрәмнәре туганнар арасында, мул табыннар артында үтә. Мондый чараларга бәлеш-пироглар әзерләвемне махсус сорыйлар», — ди Зилә ханым. Аның фикеренчә, тәмле итеп пешеренеп, үз гаиләсен, якыннарын сыйлау — хатын-кызның төп бурычы.Пешекче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән? «Пөхтә, эш сөючән, яхшы хәтерле, игътибарлы, — дип җаваплый Зилә апа. — Ә инде ризык тәмле булсын өчен күңелеңне биреп, теләп пешерергә кирәк.Зилә апа һәр ризыкны да үзенчәлекле итеп бизи һәм табынга бирә белә. Ул әзерләгән чәк-чәк һәм бәлешне күреп, ихлас сокландым. Чын сәнгать әсәре бит бу. Һәркем кулыннан килми ул. Чын пешекче булыр өчен талант кирәк, дип юкка гына әйтмиләр шул.Барлык пешекчеләрне бүген — 20 октябрьдә билгеләнүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем итсен.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.