Милли мәдәниятләр үзәгендә Республика көненә багышланган тантаналы чара үтте. Конференц-залда төрле тармак вәкилләре — үз эшенең чын осталары җыелды.
Хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. Шмелев җыелучыларны республика көне белән котлап, һөнәр ияләренә шәһәребез үсешенә керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Арытаба бүләкләү тантанасы булды. Берничә якташ Октябрьский шәһәр хакимиятенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Милли мәдәниятләр үзәгенең иҗтимагый-милли берләшмәләр белән эшләү бүлеге мөдире Рәшидә Гыйльфановага БР мәдәният Министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Рәшидә Диннур кызының исеме күпләргә таныштыр. Ул биләмәдә оештырылучы милли-мәдәни чараларның үзәгендә «кайнаучы» затлардан. Алчак мөлаем йөзле, тыйнак-нәзакәтле ханым үзенең бетмәс-төкәнмәс энергияле булуы, яңа эш-тәкъдимнәр белән илһамланып яшәве белән ихлас хөрмәт-соклану тудыра. Мәктәптә эшләгән чорда ук дус-танышлары аңа: «Рәшидә, сиңа шундый иҗади сәләтең белән сәхнәдә алып баручы, бәйрәмнәр оештыручы булырга кирәк!», — дип юкка гына әйтмәгәндер. Һәм бу сүзләр рас килгән. Бүген Рәшидә Диннур кызының Милли мәдәниятләр үзәгендә хезмәт салуы моның ачык дәлиле.
Шәһәребездә балаларны яшьтән үк үзләренең нәсел тамырларын өйрәнүгә җәлеп итү, ата-бабалар тарихына кызыксыну уяту, гаиләдәге гореф-гадәтләрне дәвам итәргә өндәү буенча күләмле эш алып барыла. Рәшидә Гыйльфанова Башкортстанда ел саен оештырылучы «Шәҗәрә бәйрәме»ндә катнашучыларга нәсел агачын төзүдә зур ярдәм күрсәтә. Ул инде берничә ел дәвамында конкурсның төбәк өлешен үткәрә. Шәҗәрә төзү буенча белгеч буларак, Башкортстанның Милли архивы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге БР-ның архивлар эше буенча идарәсе һәм «Мин патриот» гражданлык-ватанпәрвәрлек тәрбия бирү төбәк иҗтимагый оешмасы начальнигының Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
Рәшидә Диннуровна «Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту» юнәлешендәге грантка үз җитәкчелегендәге «Дуслык» милли мәдәниятләр фестивале-конкурсы» проектын гамәлгә ашыруга күп көч куйган. Нәтиҗәдә, проект 2018 елда Русия Президенты грантларының икенче бәйгесендә җиңү яулады. Аның өчен хәл итеп булмаган мәсьәләләр юк сыман. Ул һәр яңа эшкә зур җаваплылык белән алына һәм аны намус белән башкарып, нәтиҗәне камиллеккә җиткерүгә ирешә.
Бүләкләү тантанасыннан соң Рәшидә Диннур кызы белән әңгәмәләшеп алдык.
Үзегез турында сөйләп үтегезче, сез кайсы яклардан?
— Мин тумышым белән Туймазы районының Туктагол авылыннан. Гаиләдә биш бала үстек, дүртебез укытучы һөнәрен сайлады. Мин кечкенәдән укытучы булырга хыяллана идем. Хыялны тормышка ашыру ниятендә Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, авылга эшкә кайттым. Хезмәт юлымны укытучы буларак башлап җибәрдем. Берникадәр вакыттан кияүгә чыгып, Кандра бистәсенә күчендек. Анда да һөнәрем буенча эшләүне дәвам иттем.
Укытучылык хезмәтенә бәйле бер тарихны сөйләп үтәсем килә. Абыем белән Төмәнәк авылында эшләгән чорда безнең гади колхозчылар гаиләсеннән булуыбызга ышанмаучылар да булды. «Шундый яхшы белем алгансыз, сез, мөгаен, колхоз рәисе балаларыдыр», — диләр иде. Сугыш чорында туган башка яшьтәшләре кебек үк, әти-әниебезгә уку мөмкинлеге тимәгән, икесенең дә әтиләре яу кырында башын салган, шуңа күрә аларга яшьтән эшләргә туры килгән. Әткәй белән әнкәй үзләре укымасалар да, без — балаларына яхшы белем бирү өчен зур тырышлык салды. Туган телгә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз мирасына хөрмәт хисе тәрбияләгәннәре өчен аларга бик рәхмәтлебез. Әти-әни, шулай ук дәү әниебез дә безгә кечкенәдән телебезне, тамырларыбызны онытмау мөһимлеге турында сөйли килде. Алар үрнәгендә укытучы хезмәтенә аеруча ихтирамлы булдык, әлеге һөнәр ияләренә чиксез хөрмәт, соклану тоеп үстек.
Милли мәдәниятләр үзәгендә эшли башлау тарихын да ишетәсе килә.
— Гаиләбез белән 13 ел элек Октябрьскийга күчендек. 2012 елда язмыш мине Милли мәдәниятләр үзәгенә алып килде. Ул вакыттагы директор Алсу Наил кызы Хөсәенова төп бурычларым шәҗәрәләр белән эшләү, бәйрәм сценарийлары язу булачагын әйтте. Башта методист, аннары сәнгать җитәкчесе булдым, бүген инде иҗтимагый-милли берләшмәләр белән эшләү бүлеге мөдире вазыйфасын башкарам. 8 ел эчендә 40тан ашу гаилә белән шәҗәрә төзү буенча эшләдем. Аларның күбесе республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулады. Быел инде мин үз гаиләмнең нәсел агачын төзеп, конкурста катнаштым. Җиңүчеләр исемлегендә Аскын районына барам, анда шәһәребез данын яклаячакмын (автордан: Рәшидә Диннур кызы республика күләмендәге шәҗәрә бәйрәменнән Гран-при алып кайтты!).
Әйткәндәй, үзебезнең нәсел шәҗәрәсе белән шөгыльләнә башлагач, кызыклы мәгълүматлар табылды. Габделкәрим исемле карт бабакаебыз мулла, мөгаллим, мөдәррис (ягъни мәдрәсә директоры) булган икән! Аның балалары-оныклары да имам-хатыйб, укытучылар буларак хезмәт куйган. Димәк, бу һөнәр безнең буыннан-буынга килгән булып чыга.
Бүгенге көндә эшегезнең төп кыйбласы нинди?
— Кешеләрдә үз нәсел агачын, «тамыр»ларын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында дуслык җепләрен ныгыту. Мәктәптә эшләгән чорда балалар белән сандык бәйрәме, каз өмәсе, аулак өй ише милли чаралар үткәреп, татарча спектакльләр куеп, йолаларны яңарта идек. Бүген дә бу юнәлештәге эшне дәвам итәбез, ягъни шәһәр биләмәсендә милли гореф-гадәтләрне чагылдыручы чараларны оештыруда катнашабыз. Карга боткасы Нәүрүз, Сабантуй, Раштуа кебек бәйрәмнәр ата-бабалар мирасын саклау, яшь буында төрле милләт халыкларының мәдәнияте-йолаларына ихтирамлы караш тәрбияләү максатын күзаллый.
... Хатын-кызның бәхете яраткан гаиләсендә, үзе сайлаган һөнәрендә һәм тормышка мәхәббәтендә, диләр. Өч балага гомер бүләк иткән Рәшидә Диннур кызы бүген ике оныгына кадерле һәм искиткеч рухи көчкә ия дәү әни дә. Якын кешеләренең, тормыш иптәшенең теләктәшлеге-мәхәббәте аңа тагы да илһамланыбрак иҗат итәргә, гаиләсендә һәм эшендә үзен бәхетле итеп тоярга булыша.
Уңган-булдыклылыгы, кешеләргә карата игелекле, ярдәмчел, гадел булуы белән коллективның да, шәһәрдәшләрнең дә тирән ихтирамын яулаган Рәшидә Диннур кызына алдагы көннәрдә дә имин тормыш, һәр башлангычында уңышлар теләп калабыз!