Найти тему
Газета «Туган як»

Спорт белән дус булыйк!

Октябрьскийда Республика көне алдыннан күп чаралар оештырыла.
Шундыйларның берсе – хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. Шмелевның яңартылган 4нче спорт мәктәбе бинасы эше белән танышуы.

Кунаклар өчен экскурсияне учреждение директоры Н. Соболева үткәрде. Нефтьче стадионы биләмәсендәге спидвей клубына караган бина озак вакытлар ташландык һәм җимерек хәлдә торды.
Шәһәр хакимияте тарафыннан аны ремонтлау һәм 4нче спорт мәктәбенә тапшыру турында карар кабул ителде. Биредә фасадны төзекләндерү, коммуналь системаларга капиталь ремонт ясау, мәктәп ихтыяҗлары өчен яңадан планлаштыру эшләре башкарылды.

Уңайлы һәм якты бүлмәләрдә тренерлар, мәктәп администрациясе хезмәткәрләренең кабинетлары урнашкан. Беренче катта велоспорт бүлеге урын алган. Тренерлар Николай һәм Римма Борозняк 10 ел дәвамында спортчыларны әзерли һәм спортның бу төрендә шәһәребез данын яклый. Аларның күптәнге хыялы тормышка ашкан: велосипед станогында һәм гомумфизик әзерлек буенча күнекмәләр өчен зур зал, остаханә барлыкка килгән. Балаларга уңайлы киенү-чишенү бүлмәләре, велосипедларны саклау урыны бар.
Бинаны яңадан тергезү тәкъдиме өчен рәхмәт йөзеннән, бүлектә тәрбияләнүче балалар Алексей Николаевичка үзәре яраткан спорт төре символын тапшырды.

Бинаның икенче катында ГТОның ВФСК тестлау муниципаль үзәге урнашкан. Үзәкнең 5 еллыгына нормативларны кабул итү җиңеләйтелде, ә иң мөһиме – заманча төс алды.
Үзәк җитәкчесе Владислав Коптилин кунакларга озынлыкка сикерү, идәннән гәүдәне күтәрү һәм башка сынаулар буенча зоналарны күрсәтте. Ату  нормативлары электрон винтовка һәм монитор белән җиһазландырылган аерым залда кабул ителә.
Үзәктә ГТО нормаларын кабул итү өчен яңа сертификатлы җайланмалар – тартылу өчен турник, идәннән сыгылу, алга иелү өчен эскәмияләр, урыннан сикерү өчен билгеләр ясалган сукмаклар һәм башкалар кайтарылуы көтелә. Бу «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында БР яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы булышлыгында, шәһәр хакимиятенең урындагы бюджет чаралары ярдәмендә тормышка ашырылачак. Хәзер барлык сынауларны да диярлек (йөзүдән тыш) бер урында үткәрергә мөмкин булачак.

Алексей Шмелев билгеләвенчә, Октябрьский үзенең чемпионнары һәм спорт мастерлары белән ихластан горурлана. Бүгенге көнгә иң мөһим бурыч – массакүләм дәрәҗәгә чыгу һәм спортка мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итү.