Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Яңа фатир — яңа тормыш!

Республика көне якынлашкан мизгелләрдә шәһәребездә шатлыклы вакыйга булды. 38нче микрорайондагы Ләйлә Мәрданшина урамындагы 2нче йортта яңа фатир хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасы үтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел башыннан шәһәребездә дүрт кеше торак белән тәэмин ителгән. Бүген исә янә тугыз шәһәрдәш фатир ачыкычлары алды. Ел ахырына кадәр тагын өч өй «туе» үткәреләчәге

Республика көне якынлашкан мизгелләрдә шәһәребездә шатлыклы вакыйга булды. 38нче микрорайондагы Ләйлә Мәрданшина урамындагы 2нче йортта яңа фатир хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасы үтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел башыннан шәһәребездә дүрт кеше торак белән тәэмин ителгән. Бүген исә янә тугыз шәһәрдәш фатир ачыкычлары алды. Ел ахырына кадәр тагын өч өй «туе» үткәреләчәге күзаллана.

Л. Мәрданшина урамындагы 2нче йорттагы тугыз бер бүлмәле фатир ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шушы төркемгә караган башка затларны торак белән тәэмин итү буенча урындагы үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатларында, шәһәр хакимияте тарафыннан муниципаль килешүләр нигезендә сатып алынган.

9 катлы күпфатирлы йортны төзүче — «Стронег»ның АҖ-нең бүлендек җәмгыяте «Инвестстрой». Барлык фатирлар да шәхси исәпләү приборлары, шулай ук счетчиклы җылылык бирүне көйләү блогы, электр плитәсе белән җиһазландырылган.

Октябрьский шәһәре хакимиятенең 2020 елның 9 октябрендәге 3085нче карары белән расланган 11нче торак комиссиясе утырышы беркетмәсе белән яңа фатирлар югарыда әйтеп үтелгән гражданнарга бүлеп бирелде һәм ачкычлар тапшырылды. Күптән көтелгән вакыйга уңаеннан фатир хуҗаларын хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. Шмелев, «Инвестстрой» җәмгыяте идарәчесе Ф. Әхмәтшина, «Жилсервис-Стронег» идарә итүче компаниясе директоры Р. Әхмәдиев, «Дәүләт милеген исәпкә алу һәм торак сәясәте идарәсе» учреждениесе директоры А. Галеева котлап, яңа йортта бәхетле, имин тормыш итүләрен теләде.