Шәһәребездә халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән күләмле эшләр башкарыла. Төрле программалар ярдәмендә күпфатирлы йортлар һәм ихаталар ремонтлана, җәмәгать биләмәләре төзекләндерелә.
Ремонт эшләре барышын күзәтүдә тотуга, сыйфатын бәяләүгә зур игътибар бирелә. 8 октябрьдә шәһәрдә гомуми милекне капиталь төзекләндерү һәм подъездларны комплекслы ремонтлау программалары тормышка ашырылуын Төбәк операторының генераль директоры Павел Сафонов һәм Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Анатолий Дубовский тикшерде. Анда шулай ук шәһәр хакимияте, коммуналь хуҗалык һәм торак күзәтчелеге бүлеге, подрядчы оешмалар, идарә итүче компанияләр вәкилләре катнашты. Комиссия берничә йортта башкарылган эшләрне карап чыкты.
Ленин проспектындагы 14нче йортның түбәсе капиталь ремонтланган. Йорт советы рәисе Валентина Соколова белдерүенчә, иске шифер түбә су үткәрү сәбәпле торак милекчеләре тарафыннан аны алыштыруга Төбәк операторына гариза бирелгән. Ремонт эшләре агымдагы елның апрелендә башланган, әмма пандемия аркасында алар бераз тоткарланып торган. Түбәне төзекләндерү ике ай элек тәмамланган. Ремонт барышында шулай ук чарлак та җылытылган. Йортның инициатив төркеме башкарылган эшләрне тикшергәндә ачыклаган җитешсезлекләрне подрядчы оешма кыска вакыт эчендә бетергән. Гомумән, йортта яшәүчеләр ремонт белән канәгать, дип билгели рәис.
Арытаба комиссия Куйбышев урамындагы 2нче йортның төзекләндерелгән подъездларын карады. Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларның подъездларын ремонтлау программасы республика Башлыгы Р. Хәбиров йөкләмәсе буенча 2024 елга кадәр тормышка ашырыла. Программага милекчеләр финанс өлеш кертми. Алар бары тәкъдим ителгән исемлектән эш төрләрен, диварлар бизәлешен, төсләрне сайлый. Ремонт кысаларында агач тамбур ишекләре һәм тәрәзәләр пластикка алыштырыла, почта тартмалары яңартыла, энергия саклагыч яктырткычлар куела, штукатур-буяу эшләре башкарыла, керү урыннары төзекләндерелә.
Чираттагы тукталыш — Бакча боҗрасы урамы буенча 63нче йорт (рәсемдә). Биредә бинаның алгы ягы төзекләндерелгән. Йорт советы рәисе Анна Ветрещак комиссия әгъзаларын ремонт ничек башкарылуы һәм ачыкланган җитешсезлекләр белән таныштырды. Төбәк операторы җитәкчесе П. Сафонов сыйфатлы итеп төзекләндерелгән объектлар гына кабул ителәчәгенә һәм кимчелекләр эшләрне башкаручылар тарафыннан бетерелергә тиешлегенә басым ясады.
Ахырда Бакча боҗрасындагы 42нче йорт каралды. Анда подъездлар төзекләндерелгән, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәре капиталь ремонтлана. Барлыгы Октябрьскийда 47 йортта 53 төр эш башкару планлаштырылган. Бүгенге көндә капиталь ремонт программасы буенча эшләрнең 21 төре башкарыла, 28е инде тәмамланган. 24 күпфатирлы йортта 69 подъезд ремонтланган, калган 12сендә җитешсезлекләр бетерелә.
Шәһәр хакимиятендә узган чараның икенче өлешендә килгән кунаклар, хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы А. Шмелев катнашлыгында күпфатирлы йортлар советы рәисләре белән очрашу оештырылды. Анда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Республика вәкилләре шәһәрдә тормышка ашырылучы күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга һәм подъездларны төзекләндерүгә уңай бәя бирде һәм торак милекчеләренең күпчелеге канәгать калуын билгеләде.
Арытаба сүз йорт комитеты рәисләренең үзләренә бирелде. Алар, нигездә, подъездларны ремонтлау мәcьәләсен күтәрде. Бигрәк тә үзләренең йортлары исемлектә булмаучылар зарланды. Кызганычка каршы, 2020-21нче елларга адреслы исемлеккә «стандарт булмаган» подъездлы (элекке тулай торак яки «малосемейка» рәвешендәге) күпфатирлы йортлар кертелмәгән. Республика вәкилләре бу мәсьәлә киләчәктә хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде һәм ремонтланган йортларда яшәүчеләрне башкарылган эшләргә сакчыл карарга чакырды.
Алсу Фазлетдинова.