Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Ике яшь кенә, димә!

Бу юлы Русия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе каршындагы Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге «Илһам» берләшмәсенең истәлекле юбилее уңаеннан оештырылган чара ике көн буе дәвам итте. Чөнки дә «Без бит Илһамлы, яулыйк Җиһанны!» төбәкара әдәби-туган якны өйрәнү конференциясенең югары кимәлдә үткәрелүенә шактый җитди сәбәпләр бар иде. Беренчедән, онытмыйк, якташлар, — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең

Бу юлы Русия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе каршындагы Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге «Илһам» берләшмәсенең истәлекле юбилее уңаеннан оештырылган чара ике көн буе дәвам итте. Чөнки дә «Без бит Илһамлы, яулыйк Җиһанны!» төбәкара әдәби-туган якны өйрәнү конференциясенең югары кимәлдә үткәрелүенә шактый җитди сәбәпләр бар иде. Беренчедән, онытмыйк, якташлар, — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Икенчедән, ут күршебез Татарстан АССРының 100 еллыгы. Өченчедән, Туймазы районы барлыкка килүгә 90 ел. Аңлашыла ки, күркәм чараны оештыручыларның үзләрендә икеләтә-өчләтә җаваплылык хисе тоюы һич тә гаҗәп хәл түгел.

Тәбрикләүләр урынлы!

... Шулай итеп, конференция үз эшен башлады. Тәүдә мәртәбәле кунакларны «Илһам» оешмасы җитәкчесе, РФ һәм БР журналистлар берлекләре әгъзасы, икътисадый фәннәр кандидаты, ике әдәби премия лауреаты Нурия Вәлиәхмәтова җылы тәбрикләде. Арытаба исә автор — шагыйрь һәм композитор Зәбир Хәлимов башкаруында «Илһам» берләшмәсе Гимны яңгырады. Дулкынландыргыч-илаһи минутлар... Кызганычка каршы, күңел тетрәндергеч моңсу мизгелләр дә кичерергә туры килде һәвәскәрләргә. 79нчы яшендә гүр иясе булган каләмдәшләре, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, җырчы-музыкант Зәбир Шакировны бер минут тынлык белән хөрмәтләп искә алды «илһам»лылар... «Ул безнең өчен чын мәгънәсендә дус, искиткеч яхшы күңелле кеше иде, — дип ассызыклады Нурия Закир кызы. — Олы югалту... Урыны оҗмахта булсын, исеме озак елларгача хәтерләрдән җуелмасын иҗат иясенең!»  Әмин...

Арытаба конференция делегатларын котлау өчен сүз «Бабай утары» этнографик комплекс хуҗасы Фәнир Галимовка бирелде. Әйткәндәй, чарада катнашучылар нәкъ шушы гүзәлләрдән-гүзәл табигать почмагында сыену тапты, күңелләрен кабатланмас чагу мизгелләргә баету бәхетенә иреште. Мәгълүм ки, Фәнир әфәнде якташларыбызга гына түгел, башка төбәк вәкилләренә дә яхшы таныш. Республика күләмендә сәләтле һәвәскәр композитор-башкаручыларның берсе буларак танылган ир асылы ул. 200дән артык җыр, өч шигъри һәм музыкаль җыентыклар авторы. Мәртәбәле исемнәре дә байтак: БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, мактаулы РФ энергетика белгече, Туймазы шәһәренең почетлы гражданы, «Русиянең татар авыллары» Ассоциациясе башлыгы. Кыскасы, милләт язмышы мәнфәгатендә янып-көеп, җан атып йөрүче замандашларыбызның берсе.

Гомумән, конференциягә чакырулы кунаклар арасында һәрдаим шөһрәт-дан казанган чордашларыбызга кытлык юк иде. Татарстанның атказанган фән эшмәкәре, профессор, «ТР туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» рәисе, Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эш буенча Комитет башлыгы Альберт Борханов исеме киң билгеле, әлбәттә. Күренекле галим чыгышы ифрат күпкырлы, фәһемле мәсьәләләрне үз эченә алган иде: «Ык елгасы бассейны тарихын һәм мәдәниятен тикшерүгә кагылышлы кайбер сораулар һәм Идел-Урал төбәге халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклауда әдәбиятчеләрнең һәм туган якны өйрәнүчеләрнең роле». Альберт Әхмәтҗан улы басымлаганча, тулаем Ык бассейны мисалындагы кебек үк, археология, мәдәният һәм архитектурага караган өлкәләрдә Туймазы районы әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән. Димәк, бу җәһәттән башкарыр эшләр байтак. Әйткәндәй, күпчелек «илһам»лылар туган якны өйрәнүчеләр сафында актив хезмәт куя. Атаклы фән эшмәкәре чыгышы алар өчен чын-чынлап фикер алышу, бай тәҗрибә туплау мәктәбе булды, дисәк, ялгышмабыз...

Бәйрәм кичәсе үз чиратында күңелле дулкыннарда агышын дәвам итте. Альберт Әхмәтҗан улы һәвәскәр каләм осталарын кечкенә юбилей уңаеннан ихлас тәбрикләде. Бөтендөнья татарлар конгрессы исеменнән (җитәкчесе Р. З. Закиров) ана телен саклауга зур өлеш керткәне өчен Нурия ханымга Рәхмәт хаты тапшырды, киләчәктә дә үзара тыгыз хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде. Шулай ук бер төркем «Илһам» әгъзалары — Нурия Вәлиәхмәтова, Рим Хәсәншин, Рәзинә Сабирова, Сәлия Гарифуллина әдәби һәм тарихи кыйммәтләрне тарату буенча хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләренә лаек булды.

Делегатлар (ә алар җитмештән артык кеше иде) тарафыннан янә дә зур кызыксыну-игътибар белән кабул ителгән телмәрләрнең берсе Фәкил Сафин исеменә бәйле. Сүз дә юк, ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе башлыгы, «Мәйдан», «Көмеш кыңгырау» басмаларының баш мөхәррире, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Александр Грибоедов исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, талантлы композитор фикере һәвәскәр иҗатчылар өчен үтә мөһим. Фәкил Миннемөхәммәт улы берләшмә эшчәнлегенә ихлас соклануын яшермәде. Аның игътибарын аеруча Мөҗәһит Хәйретдиновка арналган күләмле стенд җәлеп итте. Герой бюсты исә тәмам күңелен арбады. Батыр яугир хакында байтак ялкынлы юллар теркәгән иҗат ияләре Шаһинур Мостафин, Илдар Юзеев, Самат Шакировларны ихтирамлап искә алды...

Әдип «Илһам» оешмасының икееллыгы уңаеннан үзенең «Адашкан таң» китабын да бүләк итте. Янә дә барча берләшмә әгъзалары «Мәйдан», «Көмеш кыңгырау» басмаларына ия булды. «Белгәннәрдән өйрәнәбез!», дип горурланырлык җирлек бар...

Өйрәнәбез, дигәннән. Конференция вәкилләре каршында телмәр тотучылар байтак фәһемле-файдалы мәгълүмат белән уртаклашты. Мисалга, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, тәрҗемәче, Александр Грибоедов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Әлфия Ситдыйкова татар телен саклау, өйрәнүне камилләштерү буенча эш тәҗрибәсенә тукталды. Күчтәнәчкә алып килгән әсәрләре («Дөнья тәгәрмәче», «Хәсән Заманов», «Утлы җимеш») белән дә куандырды. Нурия Вәлиәхмәтованың Мөҗәһит Хәйретдиновка арналган «Антка тугрылык саклап» китабына югары бәһа бирде. Үсә-камилләшә, остара-чарлана, димәк, «илһам»лылар!

«Шигъри-моңлы дулкыннарда тибрәлик...»

Ә инде чираттагы кунакны чара сәбәпчеләре күптәнге якын танышларыдай каршылады. Мансур Сафин әдәби берләшмә хәрәкәтен тәүге көннән диярлек җентекле күзәтә. ТР һәм РФ Язучылар берлекләре, Халыкара әдәби фонд әгъзасы, язучы, журналист, бихисап премияләр лауреаты буларак, һәвәскәрләргә төпле киңәшләре, урынлы кисәтүләре белән ярдәмләшә. Мансур Габдулла улы һәрьяклап үрнәкле каләм тибрәтүчеләргә махсус Диплом, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды, ихлас теләкләрен җиткезде. Бүләкләнүчеләр арасында әдәбият сөючеләргә күптән таныш исемнәр — берләшмә җитәкчесе, Тамара Фәрваева, Тимерҗан Идрисов, Юлия Дәүләтбаева, Закуан Сәлимшин, Гөлнар Әхмәтшина, Алефтина Копылова. Котлыйбыз!

«Бабай утарлары гөрләп торсын,

Нигез-ташлар булсын ныктан-нык.

Өйдә һәрчак булсын байлык, муллык,

Җан-йөрәктә булсын туганлык!»

Әлеге шигъри юллар авторы кем икән, беләмсез? Дөп-дөрес, Рамил Мотаһар улы Чурагулов. РФ, БР, ТР Язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатыйх Кәрим премиясе лауреаты. Һәм, билгеле инде, бихисап танылган җырлар авторы. Күчтәнәчкә махсус язылган «Туган көнең белән, Илһам!» әсәрен алып килгән ул. Тәэсирләнгән делегатлар җырны аягүрә тыңлады, дәррәү алкышларга күмде... Тагын бер сәнгать әһеле, республикабызның атказанган артисткасы Лилия Рәсулева да үзенчәлекле бүләк — «Сагыну» җырын (Н. Вәлиәхмәтова сүзләре, Р. Игъдиев көе) тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Әсәр тәү тапкыр башкорт телендә яңгырады. Тирә-юньгә илаһи көй-аһәң агылды... Продюсер Рөстәм Латыйпов булышлыгында яшь җырчы Айдар Латыйпов концерты да тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Делегатлар шәхсән үзләре дә битараф-җавапсыз калмады — Рамил әфәнденең «Улым, кызым, ярым-бәхетем» җырына төшерелгән клипта артистлар сыйфатында чыгыш ясады. Сәхнә маһирлыгы да чит-ят түгел икән үзләренә!

... Нәкышлы-зәвыклы бизәкләр сыман, тәбрикләүләр бер-берен алыштыра килә. Октябрьскийның сугыш, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе полковник Мәсгуть Галләмов, Туймазы районы «Авылара үзәк китапханә» директоры Әлфия Шәйдуллиналар «Илһам»га Рәхмәт хатлары тапшырып, яңадан-яңа биеклекләр, югарыдан-югары үрләр тели. «Туган як» гәзитенең баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Аида Ханнанова да үз нәүбәтендә берләшмә җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшыра. Мәгълүм булганча, һәвәскәрләр яраткан милли басмабыз белән байтак еллар дәвамында уңышлы хезмәттәшлек итә, үз иҗат җимешләрен гәзит укучылар хөкеменә чыгара килә. Ягъни мәсәлән, халык арасында ана телен таратуга, әхлакый-мәдәни тәрбия бирү эшенә лаеклы өлешен кертә. Киләчәктә дә тугры юлыннан тайпылмасын ялкынлы-балкышлы «Илһам»!

... Әйе, биниһая җылы фикерләр, эчкерсез котлаулар мулдан яңгырады «Бабай утары»нда. Әмма ләкин бәйрәм кичәсе

җыр-моңсыз, дәртле биюләрсез тулы булмый, килешәсездер. Халкыбыз гореф-гадәтләренә ярашып бетми чөнки... Чү, бу нинди ифрат таныш көй соң әле. Тальяны өздерә генә, йөрәкнең иң нечкә кылларын сискәндерә-назлый... Фән Вәлиәхмәтов. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Чын мәгънәсендә тугры милләт иҗатчысы. Ясалмалыкның әсәре дә юк аңарда. Хәер, купшылыкка мохтаҗ да түгел. Үзенә генә хас яңгырашлы тавышы-аһәңе, тирәнтен фикерләве, шаян-җор сүзгә бай сөйләме белән кемнәрне генә әсир итми ул. Шундый дәрәҗәле шәхес үзе үк күркәм чара бизәге. Артык сүз куерту кирәкми дә...

«Бездән сезгә җавап булсын»

Ниһаять, хөрмәтле юбилярларга чират җитә. Республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәзинә апа Сабирова тыңлаучыларны башкорт халык җыры белән әсәрләндерә, каләмдәшләренә шигъри юллар багышлый, Президиум вәкилләренә үз китапларын бүләк итә. Сәрия Ахунова, Тимерҗан Идрисов, Рәшит Кашапов җитәкчелегендәге «Сердәшләр» ансамбле чыгышлары таңга калдыра. Баксаң... Могҗизалар моның белән төгәлләнми икән лә. Әдәби оешма әгъзалары арасында... һөнәри клоун да бар ләбаса! Марат Минниәхмәтов — Мәскәү циркы артисты, эстрада һәм цирк артистларының халыкара конкурслар лауреаты. Алай гына да түгел, Гавана яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты. Америка, Япония, Европада уңышлы чыгыш ясаган шәхес.

... Залдагылар тын да алмый тамаша күзәтә. Тере куян белән тылсым бигрәк тә гаҗәпкә калдыра. Күз алдында куяннан бәлеш пәйда булсын әле! Менә нинди әкияти могҗизалар тудырырга сәләтле «илһам»лылар. Кайсы гына һөнәр вәкилләрен ымсындырмый-мавыктырмый серле Шигърият галәме, уйласаң... Әйткәндәй, конференциядәгеләр халкыбызның сөекле улы, мәшһүр әдип Әнгам Атнабаевның туган тиешлесе Марат әфәнде (шөгыле буенча ул умартачы) белән күрешү форсатына иреште. «Безнең берләшмәдә әгъза булуына карамастан, турыдан-туры аралашу ихтималлыгы моңачы тәтемәгән иде. Ниһаять, бүген очраштык», ди Нурия Закир кызы. Дөнья дигәнең гаҗәеп киң дә, шул ук вакытта ифрат тар да төшенчә. Кемнәргә генә тап булмыйсың яшәеш чорында, күпләрегез шаһиттыр, мөгаен...

Конференция барышында Нурия Закир кызы ике ел эчендә башкарылган эшләр турында күләмле хисап та тотты. Аерым алганда, агымдагы елның сентябрь башына оешмада 190 кеше исәпләнә. Шуларның 48 проценты Башкортстаннан. Калганнары — күрше Татарстаннан (45 процент), Русия төбәкләреннән (7 процент). Берләшмәнең максаты — халыкара дуслыкны ныгыту, туган телне саклау йөзеннән сәләтле һәвәскәр шагыйрь, язучыларны, тарих-туган якны өйрәнүчеләрне, композитор-җырчыларны төбәк оешмасына туплау. «Ирешелгәннәр белән хушланып калырга ярамый, — дип басымлый Нурия ханым. — Әсәрләр өстендә җентекле эшләү, тәрҗемә өлкәсенә игътибар көчәйтү зарур. Һөнәри тәнкыйтьчеләр, әдипләр безгә ешрак ярдәм кулы сузса иде, дигән теләктә калабыз. Фәкать бергәлектә генә көч икәнлеген хәтердән чыгармыйк». Әйе, казанышлар хәзинәсен даими тулыландырып тору мотлак, илһам чишмәсен саектырырга ярамый!

Бүген исә тантана уңаеннан берләшмәнең Мактау кәгазьләре белән аеруча актив затлар — Сания Гарифуллина, Рәвилә Әхмәтгалиева, Фәнил Миннегалиев, «Өч таган» ансамбле (җитәкчесе Р. Низамов), Айгөл Гәрәева, Рәшит Кашапов, Сәрия Ахунова билгеләнде. Күпсанлы коллектив белән идарә итү маһирлыгы, оста җитәкчелеге; оешма тарафыннан ирешелгән уңышлар, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына махсус әзерләнгән җыентык өчен (премия лауреатлары төбәк дәрәҗәсенә чыкты) Нурия ханым «Совет халкының фашистик Германияне Җиңүенә 75 ел» медаленә лаек булды. Янә бер тарихи вакыйга — тырыш-уңган, өлгер-елгыр җитәкче Карабаш бистәсенең Һади Атлас исемендәге халык музей-китапханәсе (җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтов) коллективы тарафыннан Шәһадәтнамә һәм истәлекле гыйззәт билгесе белән бүләкләнде. «Татар халкының үзаңын, мәдәниятебезне үстерүдә күрсәткән фидакарьлегегез, изге эшләрегез, милләтебез мәнфәгатен кайгыртып кылган игелекле гамәлләрегез өчен хөрмәт йөзеннән» тапшырылган амәнәт үзе үк күп нәрсә хакында сөйли түгелме. Хәер, бу очракта Нурия Закир кызының дулкынланган халәттә җавап сыйфатында бәянләгәннәре урынлыдыр. «Билгеле, мин бик шатмын. Шушы ике ел эчендә талантлы милләттәшләребезне җыйнап, кечкенә оешмадан башлангыч алган берләшмәбезне төбәк кимәленә чыгара алуыма сөенәм. Оешмабызның Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты дәрәҗәсенә күтәрелүе үзе зур бәхет. Әлбәттә, болар барысы да уртак тырышлык, ныкышмалылык нәтиҗәсе. Рәхмәт, дуслар! Ә инде шәхсән миңа килгәндә, кабул иткән бүләкләремне, медальләрне кадерле тормыш иптәшемә, газиз балаларымның әтиләре Нәсих Фәтхулла улы Вәлиәхмәтовка багышлыйм. Кызганычка каршы, ул арабызда юк инде, аның вафатына 21 сентябрь көнне 13 ел тулды... Ничекләр куаныр иде тормыш юлдашым безнең өчен!» Иманым камил. Бакыйлыкка күчкән якыннарыбыз һәрдаим безнең өчен ихластан шатлана, борчыла да. Үзләре дә безнең күңел-йөрәк түрендә ядкарь булып саклана килә ич алар...

... Һәр нәрсәнең ахыры була, дигәндәй, шаулы-гөрле бәйрәм дә азагына якынлаша. Тик дуслар, каләмдәшләр, теләктәшләр хушлашырга ашыкмый. Һәммәсен уртага салып, иркенләп гапләшер чак, киңәшләшер, туйганчы фикерләшер өчен менә дигән мөмкинчелек. Сихри Табигать кочагында, һич көтмәгәндә, кызыклы уй-фаразлар калкып чыгучан бит ул.

«Илһам нурлары сүнмәс,

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомергә!», дип дәлилли иҗатташлар. Ак юл булып озын-озакка сузылсын һәвәскәр әдәбиятчыларның якты киләчәк офыклары. Әлегәчә шәйләнмәгән киңлекләрне иңләргә-буйларга насыйп булсын, сокланып вә бераз көнләшеп тә укырдай әсәрләр дөнья күрсен. Өметле яшь буын вәкилләре дә тату-дус берләшмә сафларына кушылырга ният белдерсен. Илһам кошы канатларында сәяхәт дәвам итсен!

Илһам алдык

Конференциядә булдым

Туймазы шәһәрендә.

Олы апа, абыйлар бар,

Күренә яшьләре дә...

Киттек «Бабай утары»на,

Автобуска төялеп.

Хәйран калып карап тордым,

Агачларга сөялеп.

Әкият дөньясы мени,

Нәрсә генә юк монда,

Хәтта аккошлар да йөзә,

Күлләрендә дулкынлап.

Музейлары һуш китмәле,

Хәтерләтә үткәнне.

Бала чакта фәкыйрь генә

Киемнәрдә үскәнне...

Еллык җыелган отчетын

Тәкъдим итте Нурия.

Сүзе катгый, чөнки үзе

Төпле белемгә ия.

Кунаклар да сүз алдылар,

Берәм-берәм чиратлап.

Менә бер офицер чыга,

Адымын горур атлап.

Фән Вәлиәхмәтов килгән,

Гармуннарын күтәреп.

Рәхмәт сиңа, моңың белән

Күңелләрне күтәрдең.

Байтак шигырьләр сөйләнде,

Җыр-биюләр бихисап.

Танцы өлеше башлангач,

Биергә иде исәп.

Сөйләштек тә, көлештек тә,

Биедек тә өздереп.

Бер алыксыган күңелне

Була мени түздереп.

Аннан инде ял итәргә

Ятакларга таралдык.

Җаннарыбызга бер көндә

Тылсымлы илһам алдык!

Рәвилә Әхмәтгалиева, Бакалы районы, Мостафа авылы.

Сәлия Гарифуллина.