Найти тему
Газета «Туган як»

Штаб — полициянең йөрәге

7 октябрьдә илебездә штаб бүлекчәләре оештырылуы көне билгеләнә.

Русия Эчке эшләр министрлыгы системасының мөһим өлеше, анализлау, планлаштыру һәм күзәтү үзәге ул штаб. Биредә тикшерү эше белән шөгыльләнмиләр, оператив бурычлар башкармыйлар, җинаятьчеләрне тоткарламыйлар, әмма моңа карамастан, штаб хокук саклау органнары эшчәнлегендә әһәмиятле урын алып тора. Дистә еллар дәвамында ул Эчке эшләр бүлегенең гамәли үсешенә булыша. Штабның төп бурычларына җитәкчелекнең идарә итү эшчәнлеген оештыру; биләмәдәге оператив хәлне, закон бозу сәбәпләрен һәм шартларын анализлау; идарәчелек карарларын һәм исәп-теркәү дисциплинасын күзәтүдә тоту, шулай ук статистик хисап һәм мәгълүмати-аналитик эшчәнлек алып бару керә. Әлеге бүлекчә эшен еш кына тиешле дәрәҗәдә бәяләп бетермиләр: янәсе, штаб хезмәткәрләре җылы бүлмәдә утыра, документлар-кәгазьләрне барлау белән генә шөгыльләнә. Дөреслектә бу алай түгел. Штаб полициянең барлык бүлекләренең теләсә нинди хәлдә дә өзлексез эшләвен тәэмин итә. Димәк, биредәге белгечләргә бар нәрсәне дә күз уңында тотарга кирәк. Еш кына штабны полициянең йөрәге дип тә атыйлар, чөнки бүлек-бүлекчәләрдән килгән мәгълүматлар монда туплана һәм арытаба төрле инстанцияләргә тарала.

Штаб хезмәткәрләре зур күләмдәге мәгълүматлар белән эшли. Бу эшнең нәтиҗәсе булып хокук тәртибенең һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшнең торышы турында тулы һәм объектив күзаллау алу, оператив-хезмәт, идарә эшчәнлеген оештыруда һәм гамәли тәҗрибәдә җитешсезлекләрне ачыклау, аларны бетерү юлларын билгеләү тора. Мәгълүматлар белән эшләү зур игътибар, тырышлык һәм куелган бурычны үтәүдә төгәллек таләп итә. Бу эштә хәтта кечкенә хата да була алмый, чөнки һәр документ артында кешеләр язмышы тора. Шуңа күрә хезмәткәрләр мәсьәләләрне хәл итүдә гадәти булмаган юлларны таба белергә тиеш. Гомумән, штаб хезмәте нигезендә ике мөһим шарт ята. Беренчедән, эшне зур җаваплылык һәм җиренә җиткереп башкару. Икенчедән, ведомство документлары-карарларын, директивлары яки күрсәтмәләрен үтәүдә катгый тәртипне саклау.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге штабын Сергей Каныгин җитәкли. Коллективта барысы өч кеше хезмәт куя. Анализ, контроль һәм планлаштыру инспекторы Рәмилә Тәлгать кызы Габдуллина штабта 2005 елдан эшли. Квалификацияле хезмәткәр криминаль төрдәге җинаять эшләренең статистик исәбен алып бара, структуралы бүлекчәләрнең эшчәнлеген көйләү буенча тәкъдимнәр кертә, җинаятьчелек буенча оператив хәлне тотрыклыландыру һәм сәламәтләндерү, шулай ук булган көчләрне һәм чараларны нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән идарә карарларын әзерләүдә катнаша.
Лена Маргаметдин кызы Миниәхмәтова бүлектә хезмәттә 2011 елдан. Тәҗрибәле белгеч штаб архивы эшчәнлеге өчен җавап бирә. Ул шулай ук җинаять эше кузгатудан баш тарту турындагы материалларны терки һәм аларның исәбен алып бара. Прокуратура белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен, җитәкчелек күрсәтмәләрен үтәүне дә күзәтүдә тота ул.

«Кемгәдер көне буе материаллар, документлар белән эшләү күңелсез тоелырга мөмкин, әмма безгә күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, — дип билгели штаб начальнигы Сергей Каныгин. — Бездә хезмәт куючылардан логик фикерләү, анализлау, хисап йөртү сәләте, дөрес карарлар кабул итә белү сорала. Шулай ук игътибарлы, таләпчән, аралашучан да булу зарур. Коллективыбыз бу таләпләргә җавап бирә, һәркем әлеге һөнәрне аңлы рәвештә сайлаган һәм үз эшенә җаваплы карый».

Сергей Алексеевич Эчке эшләр органнарында 2004 елдан хезмәт куя. 2009 елдан штабта эшли башлый, анализлау һәм планлаштыру инспекторы була. Ә инде 2019 елдан коллективны җитәкли.

Штаб начальнигы вазыйфаларына нәрсәләр керә икән? «Төп бурычым — үзара хезмәттәшлек итүче бүлекчәләр (участковыйлар, тикшерүчеләр, оперативниклар һ. б.) эшен яраштыру, шул рәвешле нәтиҗәлелекне арттыру. Прокуратура катнашлыгында хокук саклау юнәлешендәге эшлекле очрашулар, киңәшмәләр оештыру, шулай ук шәһәр хакимияте белән берлектә юл-транспорт кагыйдәләрен бозу, терроризм, экстремизм һәм башка җинаятьчел гамәлләрне кисәтүче программалар әзерләү, махсус уку-күнекмәләр оештыру юнәлешендә дә эшлибез. Моннан тыш, полициянең кизү бүлегендә гариза-мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм теркәүнең законга ярашлы башкарылуын, гражданнарның хокуклары бозылмавын күзәтүдә тоту, аңлату эшләре алып бару да безнең җаваплылыкта. Шәһәрдә тәртип урнаштыру, иминлекне саклау эшендәге уңай үсеш юнәлеше халыкта полициягә карашны яхшы якка үзгәртә, үзара ышанычны арттыруга булыша. 2020 елның беренче 6 ае күрсәткечләре буенча, республика күләмендә 56 шәһәр-район вәкилләре арасында Октябрьский Эчке эшләр бүлеге эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 8нче урынга иреште.
Форсаттан файдаланып, һөнәри бәйрәм уңаеннан штабта намуслы хезмәт иткән хөрмәтле ветераннар — Р. Мәрдамшина, И. Зәкиев, И. Арсланов, М. Ивановага һ. б., бүген аларның эшен лаеклы дәвам итүче хезмәттәшләргә ихлас тәбрикләүләрне җиткереп, ныклы сәламәтлек, имин һәм бәхетле тормыш телисем килә!».