Яшәгән төбәкләре һәм милләтләре төрле булса да, аларны татар теленә мәхәббәт берләштерә! 26 сентябрьдә «Татарча диктант» дип аталган дөнья күләмендәге белем тикшерү чарасы үтте. Быел инде 5нче тапкыр оештырылучы акция татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, татар теле белгече һәм укытучысы һөнәрләре абруен үстерүгә юнәлтелгән. Диктант язу ел саен Русия һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә оештырыла. Агымдагы елда, коронавирус пандемиясенә бәйле санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында, ул онлайн тәртиптә узды. Шул ук вакытта Башкортстанда оффлайн мәйданчыклар да эшләде. Татарстанлылар Ибраһим Газиның «Сыерчыклар», Русия төбәкләрендә яшәүчеләр (шул исәптән, Башкортстанда) Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында», ә чит илләрдәге катнашучылар Афзал Шамовның «Өзелгән кыллар» әсәрләреннән өзек буенча диктант язды. Октябрьскийда оффлайн мәйданчык 11нче татар гимназиясе биләмәсендә оештырылды. Аерым сыйныфларда, барлык санитар кагыйдәләрне саклап, укучылар, укытучылар, ата-аналар — барысы иллеләп кеше диктант язды. Татар теленнән белемне тикшерү чарасында кемнәр катнашкан, диктант язу авыр булганмы, быел нинди үзгәрешләр кертелгән кебек сорауларга җавап табу максатыннан 11нче гимназиягә юл алдык. Беренчеләрдән булып мәктәп директоры Рөстәм Нәфыйков белән әңгәмәләштек. «Быелгы диктантның үзенчәлеге — интернеты булган һәр кеше анда катнаша алды, — ди Рөстәм Камил улы. — Башкортстанда проект кысаларында рәсми сигез мәйданчык эшләде. Аларның бишесе Уфада, калганнары — Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Октябрьский шәһәрләренең уку йортларында урнашкан. Пандемиягә бәйле, 50 кешедән артык җыелу тыелды, әсәрдән өзекләрне туры эфирда укыдылар. Минем фикеремчә, татарча диктант — мөһим проект. Телебезгә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләүче мондый рухтагы чаралар бүгенге заманда аеруча кирәкле. Анда катнашучыларның саны елдан-ел артуы куандыра. Димәк, диктант язу бөтен дөнья татарларын берләштерә». Укучылар, ата-аналарның фикерләрен дә белештек. Гөляз Хәмидуллина, 7нче сыйныф: — Без бүген сугыш темасына багышланган тирән эчтәлекле, мәгънәле әсәрдән өзек яздык. Мәктәптә яхшы укыгач, гаиләдә дә туган телдә аралашкач, диктант язу авыр булды дип әйтмәс идем. Гомумән, татар теленнән бәйге-олимпиадаларда даими катнашам, мондый чаралар белемне тагы да камилләштерергә булыша. Әти-әниемә, укытучым Илгизә Шәрип кызы Сәхәбетдиновага туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтлемен. Гөлүсә Хәйретдинова, 8нче сыйныф: — Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратып укыйм, шуңа күрә диктант язу җиңел тоелды. Туган телдән кала, башкортча диктант язуда да катнашканым бар. Гаиләдә үзебезнең милли бәйрәмнәргә, мәдәнияткә, шулай ук башка милләтләрнең дә гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләнәбез. Рамил Кашапов, Октябрьский нефть колледжы студенты: — Татар теленнән белемне тикшерү чарасында катнашу миңа сүз байлыгын арттырырга, кайбер онытылган сүзләрне хәтердә яңартырга мөмкинлек бирде. Әдәби телдә даими аралашмауга бәйле бераз читенлекләр булса да, диктантны канәгатьләнерлек дәрәҗәдә, «4»лелек яздым дип уйлыйм. Авылдагы туганнар, әти-әниләр татарча яхшы белә, мин үзем бөтен сүзләрне дә аңлыйм, сөйләмне генә бераз үстерү кирәк. Әти-әниләр фикере: «Диктант язганда, Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле повестен тулысы белән укып чыгу теләге туды. Бик фәһемле, күңелгә кереп калырдай матур әсәр». «Нинди нәтиҗә булуга карамастан, шуны билгелисе килә. Мондый проектлар бик файдалы, алар туган телне саклап калу, шулай ук халкыбызны берләштерү ысулларының берсе булып тора». «Экран аша гына диктант язуы авыр икән, диктор артыннан өлгереп булмый, яңгыраган, аңлашылмаган урыннары да булды. Оффлайн гына укысалар, уңайлырак булыр иде». «Диктант өчен җитди әсәрдән өзек сайлаганнар. Соңгы тапкыр мондый чараларда мәктәптә катнашкан кешеләргә андый текстны язуы авыррак булды. Шулай да, белемне тикшерү өчен яхшы мөмкинлек бу». Быел диктантны онлайн тәртиптә язучылар да күп булды. Бу уңайдан, аларга сүз бирик. Әлфия Шәйхлисламова, РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы: — Диктантны өйдә генә утырып яздым һәм Туймазы татар үзәгенә җибәрдем. Татар җанлы кеше буларак, дус-танышларны да диктантта катнашырга өндәдем. Чарага якын дустым, татар һәм урыс теле укытучысы Филүсә Латыйпова да кушылгач, ул тагы да бәйрәмчәрәк төс алган кебек булды. Танышлар диктантларын башта миңа җибәрде. Үзем өчен генә карап чыккан вакытта шуны аңладым: танышларым, классташларым һәм каләмдәшләрем телне камил белә, хаталары бөтенләй юк яисә аз гына күренә. Һичшиксез «5» һәм «4»леләр куярлар. Үткән ел мин үзем «бишле» билгесенә язган идем. Туган телне камил белүем белән горурланам. Татар филологиясе белгече, татар телендә иҗат иткән кеше буларак, башка билге алу минем өчен оят булыр иде. Шуңа гына борчылам: күп милләттәшләрем, барлы-юклы сәбәпләр табып, бу чарада катнашмады. Киләсе елларда да акция бар төбәкләрдә дә уздырылсын, катнашучылар күбрәк булсын иде. Телебез, милләтебез, халкыбыз югалмасын, яшәсен иде! ... Мәгълүматларга ярашлы, быел «Татарча диктант»та 30 ил, 60тан ашу төбәк, Татарстанның барлык районнары һәм 100 000нән артык кеше катнашкан. Нәтиҗәләрне чарадан соң 30 көн дәвамында www. diktant. tatar сайтына кереп карарга була.