Октябрьскийда үткән «Уйна, гармун!» бәйрәмендә Милләтләр һәм Гармунчылар аллеяләренә нигез салынды.
2020 елда шәһәр мәдәният йорты һәм аның филиалы — «Нур» клубының «Уйна, гармун!» проекты Русия Президенты грантлары фонды конкурсында җиңүче булды. Проект Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бу уңайдан шәһәребездә «Уйна, гармун!» дип аталган зур халык бәйрәме оештырылды. Аның рәсми өлеше Милли мәдәниятләр үзәгендә үтте. Гармун бәйрәменең әһәмиятенә, киләчәгенә багышланган конференциядә Башкортстан Башлыгы хакимиятенең иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы урынбасары Г. Ялчыкаева; БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Р. Үтәшева һәм аның урынбасары, философия фәннәре кандидаты, доцент А. Хәлиуллина; Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Г. Якупов; Уфа «Нур» татар дәүләт театры директоры Ф. Габидуллин; Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Ә. Ишмөхәмәтов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. Шмелев төбәк тарихы, аның бүгенгесе, ирешелгән казанышлар турында сөйләп үтте. Үз чиратында БР Башлыгы хакимиятенең иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева гармун бәйрәменең милли уен коралларын популярлаштыруга булышуын, буыннар бәйләнеше өзелмәвенә уңай тәэсир итүен билгеләде.
— Бу — үзенчәлекле, кызыклы проект. Октябрьскийның сайлануы очраклы түгел. Беренчедән, ул бик матур, төзек шәһәр. Икенчедән, биредә сәләтле кешеләр яши. Бәйрәмнең елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итүен телим, — диде Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Римма Үтәшева.
Әйткәндәй, грант акчасына яхшы сыйфатлы баян сатып алынган, ул «Нур» клубына тапшырылган. Ир-атлар һәм хатын-кызларга сигез комплект милли киемнәр дә тектерелгән. Алар шәһәр кулланышында калдырылачак.
Гармунчылар бәйрәме оештырылган көнне ил күләмендәге «Яшел Русия» экологик һәм «Яшел Башкортстан» гомумреспублика чаралары да узды. Моңа бәйле, «Дуслык» паркында Милләтләр аллеясе, ә «Нур» клубы биләмәсендә Гармунчылар аллеясе булдырылды.
Бәйрәм чаралары Төрекмән бистәсендә дәвам итте. Төбәкнең иң хөрмәтле өлкәннәре һәм ветераннары йортлары янында гармунчыларның музыкаль йөреше үтте. Шулай ук биләмәдә ветераннар, гармунчылар һәм башка кунаклар өчен милли камыр ризыклары белән чәй табыны әзерләнде.
Арытаба фестиваль «Нефтьче» паркына күчте. Биредә күргәзмә-ярминкәләр, милли уен-ярышлар, күңел ачу программалары оештырылды. Бәйрәмгә милли татар фольклоры, халык башкару сәнгате жанрында эшләгән һөнәри һәм үзешчән коллективлар һәм солистлар, шулай ук традицион мәдәниятне иҗади тергезү белән шөгыльләнгән оешмалар, этно-тарихи реконструкция клублары, халык киеме театрлары, бизәү-кулланма сәнгате һәм халык кәсепләре осталары чакырылган иде.
Республика фестивалендә танылган милли көй-биюләр, такмак-җырлар башкарылды. Быел бәйрәмдә Әлшәй, Баулы, Бәләбәй, Бүздәк, Дуван, Ярмәкәй, Илеш, Кырмыскалы, Туймазы, Чакмагыш, Ютазы районнарыннан, Бәләбәй, Благовещен, Яр Чаллы, Нефтекама, Стәрлетамак, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән 29 башкаручы, 12 коллектив, барлыгы 112 кеше катнашты. Гармунчыларның иң яшенә — 5, ә иң өлкәненә 93 яшь иде.
Төбәктәге «Уйна, гармун» бәйрәме егерме еллык тарихка ия. Шушы чорда ул меңнән артык катнашучыны һәм 20 меңгә якын кунакларны җыйган. Бу бәйрәмнең башлап йөрүчеләре — Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Хөснуллин, Владислав Альбаев, Фәһим Чанышев, Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы карамагындагы «Дуслык» гармунчылар ансамбле. Әлеге ансамбль Венер Фаезов җитәкчелегендә эшли. Венер Вәзир улы «Нур» клубында 20 елдан артык хезмәт куя. Гармунчы улы буларак, шушы музыка коралына кечкенәдән мәхәббәт рухында тәрбияләнә. «Асылъяр» вокал һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе һәм клубның аккомпаниаторы булып тора.
Тәлгать Таймасов «Дуслык» гармунчылар ансамблендә ул оешканнан бирле — 20 ел уйный. Тәлгать Мирхәй улы гармунчы гына түгел, талантлы актер да, «Нур» клубындагы бер генә спектакль дә аның катнашлыгыннан башка узмый.
Васил Шакир улы Закиров күршесеннән күреп, гармун белән кызыксына башлый. 10 ел элек «Нур» клубына килә һәм гармунчылар коллективына кушыла.
Зәйтүн Хаҗи улы Мөхәмәтҗанов музыкаль гаиләдә тәрбияләнә. Абыйсы үрнәгендә балачактан гармун белән кызыксына. Үсә төшкәч, шушы музыка коралына мәхәббәте тагы да арта, иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый.
Факил Николаевич Заһретдинов 6 яшендә үзаллы гармунда уйнарга өйрәнә. 2014 елда гармунчылар конкурсында җиңгәннән соң, барлык бәйге-фестивальләрдә дә диярлек катнаша башлый.
Рәзил Рәсим улы Фәррахетдинов гармунда 14 яшеннән уйный. Күп кенә җырлар, көйләр авторы да ул. Шулай ук тальян, баян, татар курае, синтезаторда уйный.
«Гармун — гомерлек дустым»
Фольклор ансамбльләре, башкаручылар, кунаклар белән әңгәмәләшеп алдык.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, виртуоз гармунчы Җәмил Хәсәнов — шәһәребездә үткән «Уйна, гармун!» бәйрәменең иң өлкән катнашучысы. Аңа 93 яшь!
«Гармун — гомерлек дустым, — ди Җәмил ага. — Музыка коралында уйнарга 6 яшемдә, икетуган абыемнан өйрәндем, кызганычка каршы, ул сугышта үлеп калды».
Җәмил Гарәфетдин улы тумышы белән Башкортстанның Шаран районыннан, әлеге вакытта Туймазы районында яши. Гармун, тальян һәм хромкада уйный, шулай ук милли уен коралларын ясау остасы да. «Уйна, гармун!» шәһәр, район, республика бәйрәмнәренең даими катнашучысы, күп тапкырлар лауреат исеме алган. Бүген тәҗрибәсен яшь буын белән бүлешә, яшьләрне гармунда уйнарга, милли уен коралын ясарга өйрәтә.
Илеш районының «Мирас» фольклор көйләре халык ансамбле җитәкчесе — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйльмулла Габдуллин сүзләренчә, соңгы елларда ансамбль яшь музыкантлар, вокалчылар һәм биючеләр белән тулыланган. Бу репертуарга заманча, кызыклы һәм үзенчәлекле әсәрләрне кертергә мөмкинлекләр ача. «Хөрмәтле гармунчыларның барысына да сәламнәрне җиткерәбез, — ди илешлеләр. — Шундый мәртәбәле гармун бәйрәмендә очрашуыбыз-танышуыбызга шатбыз. Күпләребезнең чәчләренә чал төшсә дә, күңелләребезнең моң чишмәсе саекмаган, дәрт сүрелмәгән әле. Без моны бүгенге күркәм бәйрәмдә күрсәттек. Оештыручыларга рәхмәтлебез. Йөрәкләребез типкән чакта, кулыбыздан гармуннарны төшермик. Киләчәктә очрашуларга кадәр, дуслар!».
«Бүздәк егетләре» күпчелектә татар көйләренә өстенлек бирә. Биредә районның төрле авылларыннан сәләт ияләре тупланган. «Мәдәни бәйгеләрдә даими катнашабыз, яшьләр белән тәҗрибә уртаклашуга да зур игътибар бирәбез», — ди алар. Җитәкчеләре Илфат Хәбиров 40тан артык җыр иҗат иткән.
«Ут» күршебез — Туймазы шәһәреннән килгән «Өч таган» триосы белән дә танышып үттек. Бу төркемдәге өч ир-егет: Фәрит Җиһаншин (тальян), Ингель Әхмәтҗанов (мандолина) һәм Роберт Низамов (курай) — күп сандагы конкурслар лауреатлары. Халыкара фестивальләрдә 4 тапкыр җиңүче булганнар, «Европа йолдызлары» халыкара фестивалендә Гран-при яулаганнар, «Казан сөлгесе» халыкара конкурс-фестиваленнән 6 диплом алып кайтканнар!
Сигез кешедән торган «Ярмәкәй егетләре» гармунчылар коллективы өч ел элек оештырылган. Репертуарларының зур өлешен җитәкчеләре — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Рәис Ханнанов иҗат иткән көйләр алып тора. Коллектив чыгышын якташлар гына түгел, шулай ук Татрстанның Актаныш, Азнакай районнары тамашачылары да яратып кабул итә.
Благовещен шәһәреннән «Дуслык» фольклор ансамблендә төрле һөнәр ияләре тупланган: шәфкать туташлары, укытучылар һ. б. «Репертуарыбыз башлыча татар халык җырларыннан тора, — ди үзешчән артистлар. — Төркемебезнең төп илһамчысы — халыкара конкурслар лауреаты Рим Борисович Сәйфуллин. «Дуслык»тан кала, мари, башкорт, урыс ансамбльләренең дә алыштыргысыз аккомпаниаторы ул».
Уфа кунаклары — «Дустар» төркеме (Лев Кулушев, Филүс Вәлиев) белән дә әңгәмәләшеп алдык.
Лев: «Безнең иҗатта халык моңнары зур урын алып тора. Баян көйләренә татар-башкорт, урыс һәм бүгенге заман композиторларының җырларын башкарабыз. Мин фортепианода, Филүс гармунда уйный».
Филүс: «Октябрьскийда оештырылган «Уйна, гармун!» бәйрәмендә катнашуыма бик шатмын. Биредә мин үземне туган авылга кайткандай хис итәм. Гомумән, Октябрьскийга концертлар белән даими килеп торабыз, музыка колледжында 4 ел укыган кеше буларак, шәһәрнең елдан-ел яхшы якка үзгәрүен дә билгелисе килә».
Дамир Хәйбрахманов, Туймазы районының Илчембәт авылы: «Җыр-моң фестивале күптән күрешмәгән, сагындырган дус-танышлар белән очрашу, бергәләп бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге бирде, Кем белән генә танышмадык без бүген: һәвәскәр композиторлар да, виртуоз баянчылар да, җырчы-биючеләр белән дә!».
Төрекмән авылының яңа урамында яшәүчеләр: «Гармун бәйрәме халкыбызны тагы да ныграк берләштерде, татулаштырды. Берәүләр яшь чакта бергә эшләгән танышларын, элеккеге күршеләрен очратты, икенчеләр дусларының хәл-әхвәлләрен белеште. Бәйрәмнән соң да әле озак кына таралышмыйча тордык».
Рамил Мәҗитов, Ярмәкәй районы: «Оештыручыларга зур рәхмәт, бик шәп, эчтәлекле бәйрәм әзерләгәннәр. Төбәк халкы кунакчыллыгы, ачык йөзле булуы белән күңелдә җылы эз калдырды».
БР Халыклар дуслыгы йортының Бүздәк районындагы татар тарихи-мәдәни үзәгенең җитәкчесе Гүзәл Рамил кызы Гәүгарова: «Бүген безнең гармунчылар ансамбле бәйрәмдә матур милли моңнарыбызны башкара. Алар күп еллар инде мәдәни чараларга йөри, Әлшәй, Яңавыл, Чишмә һәм башка шәһәр-районнарда чыгыш ясый, бүләкле урыннар ала. Шулай ук Нефтьче паркында үзәкнең юртасын урнаштырдык, анда музей ядкарьләре күргәзмәсе, чәй табыны оештырдык. Бәйрәмгә килүчеләрне үзебез белән таныштырып, милли көйләрне тыңлатып, җырлатып-биетеп кунак иттек. Безнең белән бәйрәмгә шулай ук Бүздәк авыл биләмәсе башлыгы Артур Низамов, депутат Артур Ханнанов килде».
Башкортстан Республикасы Язучылар союзы рәисе, шагыйрь, җырлар авторы Нурлан Рәшит улы Ганиев: «Бүген бәрәкәтле Октябрьский җирендә гармун бәйрәме үтә. Мин аны халыкларның рухи бәйрәме дип әйтер идем. Күрүебезчә, биредә Башкортстаннан гына түгел, Татарстанның район-шәһәрләреннән дә катнашучылар җыелган. Бу фестивальгә мәртәбә өсти, аның кыйммәтен тагы да үстерә. Шунысы аерым игътибарга лаек: октябрьскийлылар, Төрекмән бистәсе халкы бәйрәмгә ихлас теләктәшлек күрсәтте, милли көйләргә кушылып җырлады, тальян моңнары астында татарча биюгә дә төшеп китте. Гармун бәйрәме елдан-ел зуррак таралу алыр дип ышанам, чөнки ул төбәктә гомер итүче төрле милләтләрнең дуслыгын-татулыгын күрсәтә, бердәмлеккә өнди».
Кайчандыр зур булмаган форматта үткәрелгән «Уйна, гармун!» бәйрәменең күләмле проектка әверелүенә нәрсәэтәргеч биргән соң? Бу сорауга «Нур» клубы мөдире Раушания Фәезова болай дип җавап бирә: «Дуслык» оешкан елларда гармун бәйрәмен клубта гына үткәрә идек. Берникадәр вакыттан чара турында ишетеп, Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан катнашучылар килә башлады. Узган елда инде аны урам бәйрәме итеп үткәрү нияте туды. Ә быел «Уйна, гармун!» Президент грантлары фонды ярдәмендә тагы да күләмлерәк итеп оештырылды. Әлеге проект буенча эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. «Уйна, гармун!» — илебездә гомер итүче халыклар мәнфәгатен берләштерүче, гореф-гадәтләрне тергезүче, мәдәниятебезне үстерүче бәйрәм буларак бар төбәкләрдә дә таралу алыр дип ышанабыз».
Октябрьскийда үткән «Уйна, гармун!» бәйрәмендә Милләтләр һәм Гармунчылар аллеяләренә нигез салынды.
2020 елда шәһәр мәдәният йорты һәм аның филиалы — «Нур» клубының «Уйна, гармун!» проекты Русия Президенты грантлары фонды конкурсында җиңүче булды. Проект Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бу уңайдан шәһәребездә «Уйна, гармун!» дип аталган зур халык