Найти тему
Газета «Туган як»

Өлкәннәр тәҗрибәсе яшьләргә зур үрнәк ул

Халыкара өлкәннәр көне — олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт күрсәтү, аерым игътибар юнәлтү чарасы. Гомерен халык иминлеген, закон һәм тәртипне саклауга, җинаятьчелек белән көрәшкә багышлаган кешеләргә рәхмәтлебез.

Ветераннар тәҗрибәсе — ул яшьләрне тәрбияләү өчен кулланылучы нигез. Алар һөнәри осталык, фидакарьлек, хезмәткә тугрылыкка нигезләнгән гореф-гадәтләрне яңа буыннарга тапшырырга тырыша. Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Радик Еникеев — нәкъ шундыйлардан. Ул утыз елга якын гомерен милиция хезмәтенә багышлаган.

Радик Идиятулла улы 1965 елда, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, Октябрьский шәһәре Эчке эшләр бүлегенә урнаша. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәтендә беренче адымнарыннан ук яхшы әзерлекле егет үзен уңай яктан күрсәтә, вазыйфаларын җентекләп өйрәнеп, өлкәннәр тәҗрибәсен үзләштерә. Берничә ел кизү бүлегендә хезмәт итә. Анда инде ул үзе дә милициянең яшь хезмәткәрләре өчен тәҗрибәле остаз була.

Җинаятьчеләрне эзләү һәм кизү бүлекләрендә эшләгән дәверендә Радик Идиятулла улы, вакыт белән исәпләшмичә, үз эшен оператив һәм намус белән башкара.

— Безнең заман хәзергедән шактый аерылып торды. Тик бүген дә, дистә еллар элек тә хокук саклау органнары өчен беренче урында шәһәрдәшләрнең тормышы һәм иминлеге булды. Әйе, элек җинаятьләр азрак иде. Әмма хәзер техника тәэминаты да, полиция кадрларын әзерләү дә сизелерлек аерылып тора. Ул вакытта кизү бүлегендә шулкадәр хезмәткәр юк иде. Сменага бүлек начальнигы ярдәмчесе — дежурный, аның ярдәмчесе һәм машина йөртүчеләр чыга иде. Участок вәкилләре дә безнең белән кизү торды һәм гаилә җәнҗаллары буенча барды. Безгә, кизү торучыларга, тикшерү-оператив төркем башка адрес буенча эшләсә, җинаять урыннарына да барырга туры килде. Биредә миңа элекке хезмәттә алган чыныгу һәм тәҗрибә ярдәм итте. Шуңа күрә тәүлек эчендә ачылмаган җинаятьләр калганын хәтерләмим, — дип искә ала Радик Еникеев кизү бүлегендә эшләгән елларын.

Берничә ел дәвамында тыл буенча начальник ярдәмчесе, төбәк инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары булып хезмәт сала ул. Шушы вазыйфадан подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга китә. Пенсиягә чыккач та Радик Идиятулла улы җәмәгать эшендә актив катнашуын дәвам итә, шәһәр эчке эшләр бүлегенең ветераннар советын җитәкли. Үз вазыйфаларын үтәүгә зур җаваплылык белән карый ул. Гомерен милиция эшенә багышлаган ветераннарга ярдәм итү — изге эш, дип саный. Радик Еникеев бүген дә күңел күтәренкелеген, рух ныклыгын югалтмаган. Ул якты уйлар, киләчәккә планнар белән илһамланып яши.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге җитәкчелеге һәм шәхси составы барлык ветераннарны чын күңелдән тәбрик итә. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер тели.

Юлия ВЕНЮКОВА, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.