Дөньяда һөнәрләр күп, әмма алар арасында син сайлаган түгел, ә бәлки үзе сине сайлаганы була. Шуларның берсе — тәрбияче.
Әлеге белгечлеккә ия булучылардан зур җаваплылык һәм түземлек, күптөрле белем-тәҗрибә, даими иҗади эзләнү, эшкә гел дә яңалык кертеп тору сорала. 4нче «Ләйсән» балалар бакчасының тәрбияче ярдәмчесе Бибинур Әсгать кызы Мәхмүтова нәкъ шушы сыйфатларны үзендә туплаган. Бар булмышы белән яраткан эшенә бирелеп, балалар бакчасы һәм нәни тәрбияләнүчеләренең тормышы белән яшәүче затлардан ул. Бибинур ханымның исеме дә күркәм сыйфатлары турында сөйли сыман. Аралашкан вакытта аңардан килгән ихласлык, якты нурларның җылысын тойгандай буласың...
Тумышы белән Ярмәкәй районнынан булган мәкаләм героеның шәһәребезгә килү тарихы ничек икән?
— «Ләйсән» балалар бакчасы белән танышлык уйламаганда башланды. Бирегә улымны урнаштырырга килгән идем. Шул вакыттан балалар бакчасындагы җылы мохит, сабыйларның самими йөзләре, гөнаһсыз карашлары күңелемне биләп алды. Яңа гына дөньяны таный башлаган шушы нарасыйларны тәрбияләүгә өлеш кертәсем, алар белән йөрәк җылысын, наз-яратуымны бүлешәсем килде. Бәхеткә, теләгем тормышка ашты, 2002 елдан тәрбияче ярдәмчесе булып эшлим, бүгенге көндә безнең төркемгә 21 бала йөри.
Эшегез нидән гыйбарәт?
— М. Горький баланы «Кечкенә кеше» дип атаган. Яшь буынны сабый чактан ук тәрбияли башлау һәм бу эштә алтын урталыкны таба белү кирәк. Тәрбияче бер үк вакытта ышанычлы дус та, белемле остаз да, яхшы психолог та булырга тиеш. Ул сабыйларны мөстәкыйльлеккә, дөньяны танып-белергә, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтә, шулай ук балалар бакчасында уңайлы мохит тудыруга көч сала. Һәр сабыйның үзенә генә хас булган сәләте бар. Берәүләр матур итеп җырлый-бии, икенчеләр шигырь сөйләргә оста, ә өченчеләр төзү, нәрсәдер иҗат итүне ярата. Безгә шул сәләтләрне күрә, үстерә белергә кирәк. Моның өчен эшебездә төрле ысуллар кулланабыз, белемне арттыру, тәҗрибә уртаклашу максатында осталык дәресләре оештырабыз.
«Ләйсән» балалар бакчасында туган телне өйрәнү мөһим юнәлешләрнең берсе дип беләбез?
— Нәкъ шулай. Ана теленә мәхәббәт балалар бакчасыннан ук тәрбияләнергә тиеш. «Ләйсән»дә бу өлкәдә даими эш алып барыла. Малай-кызлар рәсемнәр аша татарча сүзләрне өйрәнә, моннан тыш аларны милли гореф-гадәтләр, йолалар, танылган шәхесләр белән таныштыру максатында төрле чаралар үткәрелә. Бу туган телдә сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгеләре да, татар халкының «Сабантуй», «Нәүрүз», «Сөмбелә» кебек бәйрәмнәре дә. Алар яшь буында телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Узган елдагы чыгарылыш төркемендәге балаларны мисалга китерәсем килә. Хәтта урыс милләтеннән булган малай-кызлар да туган телне бик яхшы үзләштерде, бәйрәм чараларында татарча шигырь-җырларны да башкаралар иде. Әйткәндәй, үземнең ике балам да халкыбызның теле, мәдәниятенә ихтирам хисе белән үсте. Алар бүген дә туган телен онытмый, күбрәк татарча аралаша, моңа чиксез куанам, димәк, гаиләдә биргән тәрбия нәтиҗәле булган.
Ата-аналар белән элемтәдә эшлисезме?
— Әйе, аларның теләктәшлеге, киңәшләре безгә зур көч бирә, эшебездә булыша. Әти-әниләр белән тәрбия элемтәбез һәрчак янәшә бара. Бергәләп әзерләгән чаралар — моның үрнәге. Алар ата-аналар һәм сабыйларны үзара тагы да ныграк татулаштыра, бердәм командада эшләргә өйрәтә. Яратып, кадерләп, уйнатып тәрбия биргәндә генә яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин.
Шушы һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?
— Беркайчан да! Чөнки бу һөнәр — минем яшәү рәвешем. Һәрбер бала бердән-бер, кабатланмас бит ул. Аларны ничек бар, шул килеш кабул итәргә, ихлас яратырга гына кирәк. Нәкъ шушы хис мине балалар бакчасына алып килде дә. Сабыйлар белән аралашкан тәүге көннәрдән үк инде алардан башка яши, эшли алмаячагымны аңладым...
Ял вакытында нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
— Татар артистларының концертларын карыйм. Бигрәк тә Илсөя Бәдретдинова ошый. Ул бик матур итеп туган телдә аралаша, иҗаты да үзенчәлекле, башкалардан аерылып тора. Шулай ук инде арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова, Хәния Фәрхиләрнең җырларын тыңларга яратам.
... Әңгәмәбез ахырында Бибинур ханым хезмәттәшләренә һәм 4нче «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире Гөлчәчәк Зинур кызы Бәшировага теләктәшлекләре, һәрчак ярдәм-киңәшкә әзер булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фидакарьлеге өчен мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән билгеләнгән Бибинур Әсгать кызына игелекле хезмәтендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын, алдагы көннәрдә дә зирәк һәм акыллы балалар белән эшләргә язсын дигән теләктә калабыз!
А. ФАЗЛЕТДИНОВА.