Модернизация татарской культуры рубежа XIX-ХХ веков связано с понятием о татарском буржуазном стиле жизни. В это время появились элегантные татары в костюмах и галстуках а-ля франка, было очень много изменений в повседневной жизни. Но стиль жизни предполагает еще определенную философию. Например, те же татары выбирали уже вместо среднеазиатских медресе колледжи западного образца...
Татарские интеллектуалы в этот период стали проводниками многих ценностей буржуазного общества - индивидуализма, просвещения, равенства возможностей, социальной ответственности частного капитала - среди мусульман Российской империи.
Небольшой фрагмент текста на татарском языке как о раз об особенностях этой новой философии. О чем мечтали и к чему стремились татары начала ХХ века: очень коротко и татарча.
Татарның яшәеш зәвыгы фәлсәфәсе
ХХ гасыр башы вәзгыяте татарлар арасында яңа ихтыяҗлар, киләчәкне күзаллаулар тудыра. Милләтне алга җибәрү өчен дини белем генә түгел, ә башка төрле гыйлемнәр, әйтик, хисап, техника, чит телләр һәм башка дөньяви фәннәрне яхшы белү дә кирәк дип табалар. Бу әлбәттә яшәешне шактый үзгәртә, бигрәк тә шәһәр җирендә.
Шул ук вакытта ислам диненә дә игътибар арта. Чөнки дөнья таләпләренә ияреп тә үз асылыңны югалтмыйча калуда укымышлы остазларның акыллы нәсихәтләре ярдәм иткән. Гыйлемле муллалар күп очракта алдынгы мөгәллимләр дә булган (Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Риза Фәхреддин, Зыя Камали, Габдрахман Гомәри, Фатих Мортазин һәм башкалар).
Шулай итеп, белемгә омтылу, милләтне үстерү, милли тәррәкыять (ягъни милли алгарыш, национальный прогресс) мәсьәләсе татар дөньясы өчен ул заманда иң кискен сорауларның берсе була. Татарлар бары тик шул юл белән барган очракта милләт алга таба үсеш алыр, югалып калмас дип өметләнәләр.
Мәктәпләр ачып, кызларны (киләчәк милләт аналарын) укытуны да мөһим юнәлеш дип таныйлар.
Шул уңайдан татар дөньясында күп яңа нәрсәләр милләт тәррәкыяте өчен дип эшләнелә:
Мәктәпләр, курслар ачу.
Мөселман җәмгыятьләре, Шәрык клублары ачу
Китаплар, газеталар, журналлар чыгару
Лекциялар, концертлар уздыру, спектакльләр кую
Аңлашылганча, белемгә омтылыш татар кешесе бу олы доньяда башка милләтләрдән ким булмасын, алай гына түгел, узып китсен, бай-мул тормышта яшәсен дигән ышанычлар белән бәйле була.
Төрле катлам татарлар берләшә башлый
Бу милләт тәррәкыятенә юнәлтелгән җымгыять эшләрендә татарның бик очрашмаган ике катламы, ике дөньясы бергә кушыла: морзалар/түрәләр һәм сәүдәгәрләр/муллалар. Һәм бу бик файдалы нәтиҗәләргә китерә.
Мәсәлән, Казанда Мөселман хәйрия җәмгыятен, Шәрык клубын оештырганда морза Алкиннар, Терегуловлар катнашып йөри. Әлбәттә, татар сәүдәгәрләре дә бу эштән читтә калмый. Кайбер мәктәпләрне ачканда да түрәләрнең яисә аларның хатыннарының ярдәм итүләрен күрәбез. Уфада – Тәфкилевләр, Җантуриннар, Солтановлар гаиләсе, Казанда – Алкиннар, Әхмәровлар һәм башкалар.
Газета чыгару эшендә дә морзалар белән бәйләнеш тыгыз була. Казанда, беренчеләрдән булып, 1905 елда Саидгәрәй Алкин “Казан мөхбире” газетасын чыгара башлый.
Моннан тыш, яшләр арасында Казанда татар студентлары оештырган “Шимбә” түгәрәген дә искә төшереп үтергә була. Алар беренчеләрдән булып татарча спектакльләр күрсәтләр.
Һәм шул очрашулар, уртак җәмгыять эшләре бер төрле зыялы мөхит тудыра. Бу инде гади гына урысларга ияреп йөрү булмый, ә шәһәрчә нигезгә таянып үсеп чыккан татар мөхите һәм үзенчәлекле татар мәдәнияте, һәм, әлбәттә, яшәеш зәвыгы.
Татар буржуаз яшәеш зәвыгы хас булган төркем әллә ни зур булмый. Алар арасында актив сәүдәгәрләр, газет-журнал, китап чыгаручылар, язучылар, журналистлар, мөгаллимнәр була. Тора-бара алгарыш яклы бу затларның милли тәррәкыять юлындагы омтылышлары гади халык арасында шактый тарала, ягъни модага әйләнә.
Коротко и на русском
Философия татарского буржуазного стиля жизни была простой и сложной одновременно. Во главе угла ставилось стремление к прогрессу ради гармоничного развития татарской нации, для её благосостояния и конкурентоспособности. Для этого началась модернизация культуры, реформирование системы образования, создавались национальные институты (благотворительные общества, газеты/ журналы и т.д.).
Для чего все это было нужно? Ведь многие богатые и образованные татары (те же дворяне) к тому времени считались вполне себе прогрессивными людьми? Лишь для одного - для татарского самосохранения. Тогда уже замаячила опасность превращения в безликих пользователей западной цивилизации, ассимиляции и предания забвению своих корней.
Татары начала ХХ века были готовы к переменам, но мечтали изменить условия своей жизни в гармонии с татарским естеством, в уважении и любви к своей семье, роду, происхождению, и к родной земле.