Хастаханәгә илтүче-алып кайтучы сукмакларны ташландык маскалар "бизи".
Вируслы кешенеке дә булырга бик мөмкин алар. Адым саен куркыныч чир сагалаганда маскаларны теләсә кая атмасак иде, өйгә кайткач чүп савытына салыйк, миче булганнар ягыйк. Кем тияр инде ташландык маскага дияргә ашыкмыйк, тиеп куючысы да бар. Аннан ул вирусның ни дәрәҗәдә "нур сибеп" ятуы да билгеле түгел, өйрәнелсә дә ялган булыр. Шушы көннәрдә үзем белгән ике авылдашым якты дөньядан китте. Әлеге зәхмәт аркасында. Шуңа күрә сакланыйк, бер-беребезне дә саклыйк, чир таратучылар булып саналмыйк.Ул маска вируслы кешенеке дә булырга мөмкин бит...