Найти тему
Балтаси - Хезмэт

14650 куб метр органик ашламаны сигез көндә басуга, җир куенына салганнар

тирес сыекчасын басуга кертәләр
тирес сыекчасын басуга кертәләр

Элеге дә баягы хуҗалыкныӊ алдынгы механизаторы Әмир Гарифуллин үзенеӊ көчле тракторы белән шланг аша зур басым белән бирелгән тирес сыекчасын басуга кертеп барган.

«Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы мегаферма төзегәч, моныӊ кадәр терлектән чыккан тизәкне кая куеп бетерерләр, дигән төртмәле сүзләр дә ишетелде. Дөрестән дә мегаферма янында, фәнни тел белән әйткәндә «лагуна»га җыелган сыекчаны трактор арбасына салып кына басуга чыгарып булмый бит.

«лагуна»га җыелган сыекча
«лагуна»га җыелган сыекча

Монда җаен тапканнар, Мәскәү шәһәре компаниясе белән килешү төзеп, сыекчаны турыдан-туры җиргә кертүне оештырганнар. Элеге дә баягы хуҗалыкныӊ алдынгы механизаторы Әмир Гарифуллин үзенеӊ көчле тракторы белән шланг аша зур басым белән бирелгән тирес сыекчасын басуга кертеп барган. 10 көн булганчы 100 гектар җиргә органик ашлама кертелгән. Көннәр салкынча тормаса, бер атнада эшне тәмамлый идек, ди Әмир Рәфыйк улы.

Баш мөхәррир

Фото, видео: автор