Кариле авыл халкыныӊ җәмәгать эшләрендә актив катнашуын еш билгеләп узабыз.
Урамнарныӊ төзеклегенә, чишмәләрнеӊ чиста-пөхтәлегенә, зиратларыныӊ чистартылган булуына бу авылга килгән һәркем игътибар итә.
Болай да начар булмаган зират коймаларын яӊарту кирәклегенә инанып, авылда үзара салым акчасын шуӊа юнәлтергә булганнар.
Зират коймасын сүтү, аварга торган карт агачларны кисү, зират эчен тәртипләү эшенә эшмәкәрләр дә, гади халык та бик теләп алынган. Тиз арада зиратны 849 меӊ 453 сумга төшкән яӊа койма белән әйләндереп тә алганнар, бу эшне шәхси эшмәкәр Закиров Радик егетләре башкарган. Авыл халкы ярдәм кулы сузган авылныӊ җанатарлары булган һәркемгә рәхмәтен белдерә.