Октябрьскийда ябык футбол мәйданчыгы төзелә
Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр. Шәһәрдә спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә елдан-ел зуррак игътибар бирелә. Октябрьскийлыларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Йөзү бассейны, спорт мәктәпләре, заманча спорт мәйданчыкларының ишекләре һәркем өчен ачык. Әлбәттә, бу чик түгел, спорт объектлары төзелеше дәвам итә.
Бер ай элек ВНИИГИС янында заманча футбол мәйданчыгы төзелә башлады. Бу җаваплы эшкә «Нефтемодулькомплект» фәнни-җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре алынды. Яңа объектта «Девон» клубының футболчыларына ел әйләнәсенә күнекмәләр ясарга мөмкин булачак. Аларның күнекмәләреннән буш вакытларында монда ВНИИГИС хезмәткәрләре дә уйный алачак.
— Октябрьскийда социаль җаваплы эшкуарлар булуы сөендерә. Шуларның берсе — «Нефтемодулькомплект» җәмгыяте җитәкчесе Рәмис Мамаев. Ул җитештерүне үстерүдән
тыш, шәһәрнең киләчәгенә дә зур өлеш кертә. Спорт объектларын төзү шәһәр, балалар үсеше өчен бик әһәмиятле. Алар күбрәк булган саен яшь буын физик яктан нык булып үсүенә өмет зур, — дип билгеләде шәһәр хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов.
Без барган вакытта төзелеш мәйданчыгында кырмыска оясындагы сыман эш кайный иде. Эшчеләр корылманың каркасын җыюны тәмамлап киләләр, беррәттән конструкция өстенә тент тарту башкарыла иде.
— Бүгенге көндә төп залны махсус япма белән каплау эшләре бара. Футбол кырының гомум мәйданы 1200 квадрат метр тәшкил итә, анда махсус түшәмә җәеләчәк, трибуналар урнаштырылачак. Шулай ук 180 квадрат метрда янкорма да төзелә. Анда керү урыны һәм чишенү бүлмәләре булачак. Манеж янында төзекләндерү эшләре дә планлаштырыла. Атап әйткәндә, вак таш түшәләчәк, эскәмияләр куелачак һәм чәчәклекләр ясалачак, — дип сөйләде «Нефтемодулькомплект» җәмгыяте мастеры Сергей Кудряшов.
Эшләр көйле барса, яңа спорт объектын агымдагы елның декабрендә сафка бастырырга җыеналар. Манеж ачу нинди рәвештә булачагы, әлбәттә, эпидемиологик хәлдән торачак. Вәзгыять яхшырса, аны, билгеле футболчыларны чакырып, онытылмаслык матур бәйрәм рәвешендә оештыру күзаллана.
... Яңа спорт объекты футбол сөючеләрне шатландырып, озакламый үз ишекләрен ачар. Киләчәктә шушы мәйданчыкта да чын футбол йолдызлары кабыныр дип өметләнәбез.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотосы.