Көн туса, тагын күпмегә арткан бу зәхмәт дип телевизор экранына капланабыз, телефонга тотынабыз. Кайберәүләр әлегәчә бу чир юк, уйлап чыгарылган, кешене юкка куркыталар дип чаң какса, кемдер барлык саклану чараларыннан кулланырга, халык медицинасы белән якынрак танышырга тырыша, битлек-перчатка кими урамга да чыкмый, яки халык арасында таралган гыйбарәне истә тотып, өйдә утыра. Таҗлы вирус күбебезнең тормыш рәвешенә, эшенә үзгәрешләрен кертте, билгеле, китапханәләр эшчәнлегенә дә. Китапханәче бу афәт башланганчыга кадәр дә (күпләр күзаллаганча, эшкә килгәч китап укып, җылы оекбашлар бәйләп утырмый!) китап алып-биреп торучы сыйфатында гына эшли алмый иде инде.
Бу өлкәдә яңа эш башлаган кеше буларак, китапханәченең күп белергә, укырга, кызыксынырга тиешлеге таң калдырды. Картотека һәм каталог белән эшләү генә дә үзе бер гомер тәшкил итә. Яңа китаплар белән танышып, аларны үз фондыңда булдыру чаралары да китапханәче җилкәсенә йөкләнгән икән. Замана җилләреннән артта, укучың аң-белем дәрәҗәсеннән түбәнрәк каласың килмәсә, мәгълүмат чаралары белән танышып, гәзит-журналлар укып барырга да өлгер! Бурычлар моның белән генә тәмамланмый. Китапханәче китап эзләү-тәкъдим итү барышында укучысының ни белән кызыксынуын да аңларга, аның белем дәрәҗәсенә карап яңа китаплар тәкъдим итәргә дә, китапханәдәге чаралар, күргәзмәләр белән таныштырып өлгерергә дә тиеш. Бу шундый нечкә алымнар, сөйләшү-аралашу рәвешендә башкарыла, укучыңны үпкәләтмәскә дә кирәк (кайсыдыр игътибар таләп итә, кемдер китапханәченең үзенә якын килмәвен, тынычлап-иркенләп китаплар белән танышырга теләвен «тотып алырга»).
Соңгы елларда шәһәр китапханәләре информацион үзәккә әйләнде, үзәк китапханәдә юридик хезмәтләр дә күрсәтелә. Гомумән клублар эшчәнлеген берләштереп, төрле яшьтәгеләр өчен түгәрәкләр формасында да эшләп килде. Биредә текстлар җыю-басу, күчермәләр ясату кебек вак-төяктән башка, шәһәр халкына интернет белән куллану мөмкинлеге бирелде. Октябрьскийда узган, мәдәният бүлеге катнашкан барлык чараларда китапханәчеләр халыкка китап күргәзмәләре тәкъдим итте, шигырь уку бәйгеләре оештырды, куратор-волонтер хезмәтен башкарды.
2020 елның март аеннан һәркемнең тормышында кискен үзгәрешләр башланды, шәһәр китапханәләре ике ай бикле торганнан соң, укучыларны туплау, китап уку белән кызыксыну дәрәҗәсен саклап калу чараларына кереште. Китапханәдә кешеләр җыеп төрле чаралар оештырырга ярамау сәбәпле, социаль челтәрдә эшләү алымын үзләштерергә кирәк булды замана китапханәчесенә! Видеороликлар төшерү, истәлекле даталарга, танылган язучыларның иҗатына, тормыш юлына багышланган, кызыклы вакыйгаларга кагылышлы иҗат җимешләре социаль челтәрдә һәм «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Ютуб каналында чагылыш тапты. Кайсылары уңышлы, кайсылары бик үк түгел икәнен үзегез карап билгели аласыз!
Замана таләпләре кырыс, уздырыласы чаралар турында, укучыларны кызыксындыру максатында Мәдәният каналында анонслар урнаштырыла башланды. Оешманы яшь кеше җитәкләве дә уңай йогынты ясамый калмагандыр, кичәге директор Н. Скворцова белән китапханәләр системасының яңа җитәчесе Е. Гришкова көчләрен берләштерде. Үзәк китапханәдә, шулай ук, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар бу өлкәне җитәкләгән С. Чудакова да еш кунак. Яшьләр белән очрашулар вакытында үзенең хатирәләрен яңартып, киңәшләре белән уртаклашып китә ул. Шулай дәвам итә Октябрьский китапханәләре эшчәнлеге. Син дә кил, гәзит укучы, китапханәләр ишеге һәрвакыт ачык! Китапханәчеләр яңа укучыларын ачык йөз белән каршы ала, кирәкле мәгълүматны, китапны эзли.
Китапханәче бүген дә яңа эш алымнары, кызыклы чаралар турында уйлана, эзләнә. Китап сөючеләр, яңалыклар белән гәзит-журналлар аша танышып баручы укучылары белән бергә сөенә дә, көенә дә ул...