1 ноябрьдән "Халык участок инспекторы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башлана.
Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү «Комсомольская правда» (www.kp.ru) сайтында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның регионара этабында Буа эчке эшләр бүлегеннән полициянең өлкән лейтенанты Раил Камалов җиңү яулаган иде. Ул Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.
Төбәкләрдә җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге "Комсомольская правда" нәшрият йортының сайтында (www.kp.кu) бастырылган. Тавыш бирү өчен шул сайтта теркәлергә кирәк, шулай ук социаль челтәрләр аша кереп тә тавыш бирергә мөмкин.
Сайтта "Халык участковые" баннеры урнашкан "Җәмгыять" яисә "Конкурслар" бүлекләрен табарга. Биредә финалга узган һәр участковый турында материаллар бар. Аннан соң участковыйның фоторәсеменә басарга һәм тавыш бирергә.
Райондашлар! Тавыш бирүдә актив булыйк! Раил Камалов өчен тавышларыбызны кызганмыйк.