Быел Мәүлид кичәсе 28 октябрьгә туры килә. Мөселманнар арасында бу көнне билгеләп уздыру, бәйрәм итү хакында һаман каршылыклар һәм тарткалашулар күзәтелә: берәүләр моны, бидгать гамәл, ягъни диндә булмаган яңалык дип, бәйрәм итүне өнәмәсәләр, икенчеләр, киресенчә, зурлап каршылау ягында. Кем хаклы, кем юк икәнен белү өчен, без үзебезнең олуг дин галимнәребездән сорарга тиешбез. Хәзерге көндә аларны көндез шәм яктысында да табу мөшкел булганлыктан, элекке мәшһүр шәхесләребезгә мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, безнең Ризаэтдин Фәхретдин (1859–1936) бар. Ул – бөтен көчен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган бөек татар галиме, тарихчы, язучы, дини реформатор, педагог, эпиграфист, шәркыять белгече, җәмәгать эшлеклесе, җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле. Шуңа күрә без Р. Фәхретдиннең сүзләренә колак салырга, фәтваләренә таянырга тиешбез. Аның мөхәррирлегендә ун ел буе чыккан атаклы “Шура” журналының “Мөрасәлә вә мөхабирә” (“Хат алышу һәм хәбәрләшү”) рубрикасында галимнең “Мәүлид бәйрәме” хакындагы сорауга җавабы язылган. Аны укучыларга тәкъдим итәргә булдык.
Мәүлиде нәби хакында “Шура”ның 3 нче санының (1910 ел) 69 нчы битендә мондый җөмләләр бар: “Һиҗрәттән соң өч гасыр үтте һәм шушы вакыт эчендә мөселманнар Мәүлид бәйрәмнәре ясау түгел, хәтта аның исеме дә булмады. Хафиз Ибне Хәҗәр: “Мәүлид гамәленең асылы – бидгать, өч гасырдагы изге сәләфләрнең берсеннән дә китерелмәде. Ләкин шулай булса да, ул үз эченә яхшысын да, яманын да алган. Аны уздыруда яхшылыкны булдырырга тырышса һәм капма-каршысыннан сакланса – ул вакытта яхшы бидгать була, юк икән – булмый”, – дигән. Хакыйкатьтә, сәхабәләр һәм табигыйннар заманында Мәүлид бәйрәме ясау булса, Мәүлид көне Корбан һәм Фитыр [Рамазан] гаетләренең көннәре кебек билгеләнеп калган булыр [иде], сира [пәйгамбәрнең тормыш юлын] язучылар да Мәүлид көне хакында бу дәрәҗәдә каршылык кылмаган булырлар иде. Риваятьләргә караганда, иң элек Мәүлид бәйрәме ясаучы ислам хөкемдары Ирбил падишаһы Күкбүре булды ([һиҗри] 630 елда вафат). Әндәлүс хафизларыннан Ибне Дәхия ([һиҗри] 623 елда вафат) Шәрекъ мәмләкәтләренә сәфәр чыккан вакытында бу хөкемдарга очрады һәм моның Мәүлид гамәле турындагы игътибарын күреп, “Әт-тәнвир фи мәүлид әс-сираҗ әл-мүнир” исемле бер китап язды. Күкбүре исә бу китап өчен, бүләк итеп, Ибне Дәхиягә мең алтын бирде".
“Шура”ның 3 нче саныннан күчергән сүзебез – бу. “Шура”ның үткән санында тәрҗемәи хәле язылган Кадәкыйның остазы Салих әл-Йәмәни үзенең бер әсәрендә мондый эчтәлектә сүз сөйли: “Мәккә Мөкәррәмәдә булган бидгатьләрнең иң олысыннан – мәүлид бәйрәме ясау. Рәсүлуллаһка сәхабәләрнең ихласлыгы һәм мәхәббәтләре һәркемнең ихласлыгы һәм мәхәббәтеннән артык иде, үз араларында Рәсүлуллаһ хәзрәтнең булуы өчен белүе мөмкин булмаган дәрәҗәдә шатланалар иде, ләкин шәригать чикләрен саклау турында кайгыртучанлыклары камил булу сәбәпле, мондый бәйрәмнәр ясамадылар. Асылда, мондый бәйрәмнәр Тәүрат һәм Инҗил әһелләре тарафыннан уйлап чыгарылды. Бу Мәккә халкы рәҗәб һәм шәгъбән айларында да бәйрәмнәр ясыйлар. Монда тора башлавыбызга өченче ел булды, һаман яңа бәйрәмнәр чыгып тора”.
Әгәр дә бер кеше һәртөрле очраклардан азат ителеп тотылган хәлдә, Мәүлид бәйрәме ясауны гыйбадәт һәм дини бер гамәл дип ышанса, бу эш – шөбһәсез, бидгать. Безнең гаҗиз фикеребезгә күрә, бидгатьнең яхшысы юк. Мөхтәрәм шәригать төзүче [пәйгамбәр] бәян итүенә туры килгәнчә, “Һәрбер бидгать – адашу”. Рәсүлуллаһ сүзенә каршы һичбер адәмнең сүзен кабул итмибез. Рәсүлуллаһ сүзеннән һәм аның хөкеменнән башка сүзләрне һәм хөкемнәрне танымыйбыз. Әгәр дә Мәүлид гамәлен дини гыйбадәт һәм шәригать төзүче [пәйгамбәр] тарафыннан әмер ителгән гамәл дип ышанмаса, ул вакытта, бер мөбах [гөнаһ та, савап та булмый торган] эш кенә булып кала. Мөбах эшне кылудан, әлбәттә, тыю юк. Сүзнең кыскасы бу: адашу булган бидгатькә керү ихтималы булганлыктан, Мәүлид бәйрәмен дини эш дип кылырга ярамый. Әмма дөньяви, гадәти һәм мөбах эшләр җөмләсеннән кылып эшләүдән, шәригать хөкемнәренә күрә, тыю күренми. Шуның өчен бу мәсьәлә хакында низаг кылышулар яраклы эш түгел. Бәйрәм ясаучыга да, ясамаучыга да кагылырга урын булмаса кирәк. Һәркем үз гакыйдәсенә күрә гамәл кыла бирсен.
Мөбах булган нәрсәләрнең, ният һәм чара булу кебек очраклар сәбәпле, гыйбадәт яки хәрам эшләр җөмләсенә керүе мөмкин. Бәхәснең бу өлеше безнең мәсьәләбезгә [карата] башка. Безнең үз аңлавыбызга күрә, яхшылык мәгънәсе белән (хәдис шәрифтә хурланган) булган “бидгать” сүзе бары тик дини эшләргә генә хас булып, дөньяви эшләр бидгать булу белән дә, Сөннәт булу белән дә сыйфатланмыйлар. Әгәр дә дөньяви бер эш хакында “бидгать” яки “сөннәт” сүзе кулланылганлыгы күренсә, аларны яхшы мәгънәгә түгел, бәлки тел мәгънәсенә генә йөкләү тиешле. Бер җиргә җыелып, тәравих намазы укучыларны күргән вакытында хәзрәте Гомәрнең: “Бу – яхшы бидгать”, – диюе шуңа йөкләнгән. Чөнки асыл тәравих намазы бидгать түгел, бәлки бер җиргә җыелу кадәрлесе генә бидгать. Тәравих намазында бер җиргә җыелу исә дини эшләрдән түгел, бәлки дөньяви эшләрдән булганлыгы өчен, “Һәр бидгать – адашу” хөкеме аны эченә алмый...
Шура. – 1914. – № 2. – Б. 56-57.