Найти тему
Лилия Габдрафикова

"Әргән Гыйлаҗ" яисә ничек татарлар яшереп музыка тыңлаган

Оглавление

Татар мөселман җәмгыятендә аерым кешенең халык алдында чыгыш ясавы– җырлавы, биюе гасырлар буе, бигрәктә дин әһелләре ягынан, хупланмаган, харам эш дип каралган. Шуңа күрә дә татарларда музыка сәнгате озак вакытлар "тоткын" рәвешендә тора. Әмма халыкның музыкага, моңга булган омтылышын тыеп бетерү мөмкин булмаган.

Мәдрәсәләрдә шәкертләр кача-поса яңа җырлар өйрәнгәннәр, уен коралларын үзләштергәннәр. Ә урта һәм олы яшьтәге кешеләр музыка тыңлар өчен икенче төр юллар эзләгәннәр.

Мәсәлән, ХIХ гасыр ахырында шәһәр татарларының йортларында музыкаль сәгатьләр, төрле музыкаль тартмалар (шкатулкалар) тоту гадәте булган.

ХIХ-ХХ гасырлар чатында яшәгән шәһәр татарлары, бер аз акчалары булса, менә шундый музыкаль шкатулкалар алганнар.  Бу механизм мещаннар йортларында да, морза вә башка зыялы гаиләләрдә дә очраган. Фото: https://mus-col.com
ХIХ-ХХ гасырлар чатында яшәгән шәһәр татарлары, бер аз акчалары булса, менә шундый музыкаль шкатулкалар алганнар. Бу механизм мещаннар йортларында да, морза вә башка зыялы гаиләләрдә дә очраган. Фото: https://mus-col.com

Баерак татарларның торакларында хәтта берничә сәгать булып, алар төрлечә вакытны күрсәткәннәр; шул рәвешле бер-бер артлы суккан, җырлаган сәгатьләр үзенчәлекле бер көй тудырганнар.

Бер яктан карасаң, сәгатьнең харамы юк, икенчедән, хәйләкәр хуҗа бары үз ягын кайгырткан.

Татар байлары нинди дә булса музыкаль механизмга ия булырга тырышканнар. Хәллерәкләр арасында “Стелла” дип исемләнгән музыкаль тартма модада булган. Мөмкинлекләре чиклерәк булганнары исә кечерәк тартма - “Аристон” сатып алуны кулай күргәннәр. Тора-бара бу тартмаларга татар халык көйләрен бакыр тәлинкәләргә (пластинкаларга) яздырып та тыңлау гадәте керә башлый.

Бу эш белән Казанда Гариф Минкин, соңрак аның укучысы Гыйлаҗетдин Сәйфуллин шөгыльләнгән. Үзе яшәгән Яңа Татар бистәсендә аны “әргән Гыйлаҗ” дип тә йөрткәннәр. Минкин һәм Сәйфуллин музыкаль сәгатьләрне дә ремонтлап көн күргәннәр. Печән базарында мастерскойлары да булган. Әлбәттә, бу эшләрне муллалар кабул итмәгәннәр, аларны төрлечә каргаганнар.

Менә шундый "җырлы" сәгатьләр хәллерәк татар йортларын бизәп торган.  Бу сәгать Татарстанның Әлмәт районы Кичучат авылында урнашкан татар мәгрифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддин йорт-музееның матур экспонаты.
Менә шундый "җырлы" сәгатьләр хәллерәк татар йортларын бизәп торган. Бу сәгать Татарстанның Әлмәт районы Кичучат авылында урнашкан татар мәгрифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддин йорт-музееның матур экспонаты.

Дин әһелләренең музыкага каты бәрелүе бу чордагы татар җыр-биюләренең шәһәрләрдә күбрәк рестораннар, трактирлар һәм фәхеш йортларында башкарылулары белән дә бәйле.

1905-нче елдан соң шәһәрләрдә таралган әдәби-музыкаль кичәләр ("әдәби ахшам"нар), спектакльләр шушы трактир музыкасының альтернативасы буларакта барлыкка килә. Ләкин беренче еллар бу кичәләрне олы буын кешеләре бик кыен кабул итәләр. Һаман татар музыкасының төрле шикле урыннар белән булган бәйләнеше камачаулап тора.

"Граммофонга җырлап, милләтне .... мәсхәрә итеп"

XX -нче гасыр башында бөтенләй икече төрле техника белән яздырылган, граммофон пластинкалары кулланышка керә башлый. Алар арасында үзешчән татар җырчыларыныңда язмалары була.

Мәрьям Искәндәрова, Нәфисә Позднякова, Камил Мотыйгый, Хөсәен Йосыпов, Мәхфүзә Булатова башкаруында яздырылган җырлар аеруча популяр була.
Граммофон почта открыткасында
Граммофон почта открыткасында

Кай-бер язмалар исемсез, тик кушаматлар гына куелган була. Бу инде хатын-кыз башкаручыларга кагыла. Граммофон язмаларының сыйфатлары, башкару осталыклары турында төрлечә фикерләр очрый. Тукай, мәсәлән, аларның кайберләрен “мәче мырлавы” яисә “майланмаган арба шыгырдавы” белән чагыштырган.

Хәзер граммофонга җырлау фахишәләр вә төрле эшсез, ашсызлар кәсебе булды, граммофонга җырлап, милләтнең сәмгын (слухын) мәсхәрә итеп бетерделәр,” – дип тә язган әче телле шагыйрь. Бу фикер татар үзешчән музыкантлары, югарыда әйтеп үткәнчә, озак еллар ресторан, трактирларда гына чыгыш ясайлары белән дә бәйле.

Әлбәттә, сату өчен языдырылган пластинкаларда югары сәнгать сораулары да иң соңгы чиратта күзаллангандыр. Бу чордагы татар шәһәр музыкасы шушы буржуаз вакытның бер авазы була: халык арасында кыска җырлар, такмаклар, татарчага үзләштерелгән урыс көйләре тарала.

Граммофон файдасы

Шулайда граммофон язмаларының татар халкының милләт буларак берләшүендә, аның мәдәни үсешендә роле зур. Сәгыйть Сүнчәләй язуынча, бу чорда грамофоннар шәһәрдә генә түгел, авылда да һәрбер мулла һәм хәтта мужик өендә дә була.

Татар язмаларының сыйфаты турында матбугат битләрендә фикер алышу башлана. Бу гәҗит-журнал язмалары халыкның гөмүмән музыкага булган карашы үзгәрүгә дә этәргеч көч булып тора.

Мәсәлән, Беренче дөнья сугышы алдында кайбер җәдид мәдрәсәләрендә шәкертләргә төрле уен коралларында уйнарга рөхсәт ителә, биредә хәтта хор һәм оркестр да оештырыла.

... Вакыт арбасы булмасада, граммофон язмалары аша без ата-бабалырыбыз заманыны сулышын, ХХ гасыр башы татар мәдәнияте йолдызлары - Камил Мотыйгый, Габдулла Кариев тавышларын ишетә алабыз.

Бу тема буенча:

Почему татары не слушали музыку и как они придумали свою звукозапись

Татарский моң в музыке Казахстана, как татарин создавал казахский гимн, оперу и вальсы

Вы слышали голос богатого татарина (подсказка: это голос Габдуллы Кариева)?