Мөхәммәтсафа Баязитов 1877 елның 12 декабрендә Санкт-Петербург каласының касыйм татарларын берләштерүче 2-нче мәхәллә мулласы һәм бер үк вакытта Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаменты чиновнигы, төрки телләр тәрҗемәчесе, беренче татар "Нур" газетасы нәшире Гатаулла Баязитов (1846–1911) гаиләсендә туа.
Дини белемне Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үзләштерә. 1901 елны Мәхкамәи шәргыядә имтиханны уңышлы тапшырып, имам-хатыйб дини дәрәҗәсенә ия була. Шушы вакыттан башлап фатирлары каршында урнашкан мәдрәсәдә укыта.
Шәхси гимназия тәмамлап, 1903 елны Санкт-Петербург университеты Көнчыгыш факультетының француз-төрек бүлегенә укырга керә, ләкин тәмамламый. 1905–1911 елларда «Нур» газетасының редактор урынбасары, 1911–1914 елларда аның нәшире һәм мөхәррире була.
Мөхәммәтсафа 1914 елны берничә шәхес катнашында «Сыйрат әл-мөстәкыйм» (Тугры юл) исемле Бөтенрусия мөселман халык союзы уставын теркәргә алына. Оешманың максаты – мөселманнар арасындагы «сул» сәяси агымнарга каршы тору дип игълан ителә, устав, шулай ук, мөселманнарның дини-мәдәни тормышын оештыруны да күздә тота. Ләкин империя чиновниклары бу карагруһ оешманың ил масштабында иҗтимагый эшчәнлек алып барачагын уйлап, аның мөселманнарны берләштерүче институтка әверелүеннән шикләнәләр. Нәтиҗәдә устав теркәлми, союз оешмый кала.
Татар зыялылары һәм Дәүләт думасы депутатлары бу карагруһ иҗтимагый оешма уставы турында ишеткәч, аны оештыручыларга каршы чыгалар. Шул сәбәпле 1915 елның 28 июлендә Мөхәммәтсафа Баязитов мөфти итеп билгеләнү хәбәре татар җәмәгатьчелегендә тирән гарьләнү тудыра.
Яңа мөфтинең күпчелек нәсихәтләре һәм карарлары сугыш белән бәйле була. Әйтик, Уфа губернасына сугыш барган төбәкләрдән 100 мең кеше күченәчәге билгеле булгач, Баязитов 1915 елның 29 сентябрендә имамнарына мөрәҗәгать итеп, качакларның нинди дин тотуларына карамастан, яңа урында урнаштыру өчен ярдәм итүләрен үтенә. Мөфти 30 сентябрьдә Оренбург губернасы руханиларына мәчетләрдә сугышка киткән солдатларның гаиләләре файдасына тәлинкә белән акча җыю турында фәрман юллый.
Мөфтинең бик күп вакытын сугышка мобилизацияләнгән мөселманнарның дини ихтыяҗларын җайга салуны оештыру ала. Бу мәсьәләнең чишелеше дип частьләрдә хәрби муллалар билгеләү санала. 1915 елның июненнән 1916 елның июненә кадәр фронтка 30 хәрби мулла билгеләнә. Николай II-нең 1916 ел 15 июль Указы белән дивизияләрдә хәрби муллалар штатлары кертелә. Ярты ел эчендә бу урыннарга 12 кеше билгеләнә.
Февраль революциясе җиңгәч, Мөхәммәтсафа мөфти яңа хакимиятне – Вакытлы хөкүмәтне котлап, Петроградка телеграмм суга. 1917 елның 9 мартында руханиларга Россиядә хакимиятнең Вакытлы хөкүмәт кулына күчкәнен хәбәр итә. Муллаларны һәм мөселманнарны, Ватан алдында бурычларын онытмыйча, һәркем үз урынында илгә тугры хезмәт итәргә һәм җәмәгать тәртибен сакларга өнди. Муллаларга мәчетләрдә падишаһ һәм аның нәсел-нәсбәте исәнлегенә укыла торган догаларны үзгәртеп, Ватанның тынычлыгы һәм бәхете, шулай ук Вакытлы хөкүмәтнең иминлеге өчен кылырга кушыла.
Аннары үзе гариза язып, Вакытлы хөкүмәтнең 1917 елның 22 март фәрманы белән мөфтилектән төшерелә.
Совет чорында ул даими рәвештә әзерлекләнә, кулга алына. Азат ителгәннән соң, төрле вакытлы эшләрдә эшләп көн күрергә мәҗбүр була. Казанда хисапчылар курсларына укырга керә. Кайбер хәбәрләр буенча, бер үк вакытта яшерен рәвештә имамлык та итә. 1937 елда НКВД тарафыннан кулга алына (6 декабрь) һәм атып үтерелә (26 декабрь). 1989 елда аклана.
(Хәтер китабы)