Габдулла Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында үз урынын тапкан шәхес. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез мактанычы, горурлыгы. Бүгенге көнгә Габдулла Тукай иҗатын һәм биографиясен барлауга багышланган бик күп гыйльми хезмәтләр язылган, Тукай энциклопедиясе басылып чыкты. Шуңа да карамастан сөекле Тукаебыз иҗаты һәм биографиясе белән танышуны дәвам итәбез.
Язмабыз Тукайның Петербургка килгәч университет врачы Александр Робертович Поль белән очрашуы турында.
1912 елның 20 апрелендә Г. Тукай Уфадан Петербургка килә. Вокзалдан извозщик яллап М.Бигиевның йортына юнәлә, анда 5 көн яши. Кунакларга йөри, яңа танышлар барлыкка килә, дуслары белән очраша. Очрашуларның берсендә Тукай дусларыннан аерым номер алып торасы килүен белдерә. Аның соравы буенча дуслары аны Невский проспектка якын “Казанская” исемле кунакханәнең (йорт номеры 5) бер бүлмәсенә урнаштыралар. (2007 елның 24 июнендә бу йортның фасадына Г.Тукайга багышланган мемориаль такта куелды).
Петербургта шагыйрьнең бизгәк авыруы тагы да көчәеп китә. Күрәсең, аның авыруына Петербург климаты да тәэсир итми калмагандыр. Юридик факультет студенты Шакир Мөхәммәдъяров Тукайның күңелен күтәрү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Тукай янына университет врачы А.Р. Польне алып килә. Поль, авыруны карагач аның иптәшләренә туберкулезның соңгы дәвергә кергәнлеген, Тукайга Петербургтан тизрәк китәргә һәм санаторийга барып дәваланырга кирәклеген белдерә.
Бу очрашу турында Г.Тукай болай дип язып калдыра:
Кирәк номерымда, кирәк Сафа әфәндедә шулай күңелле вә ямьле тормыш белән Петербургта тагы бер атналар үткәргәч, иптәшләр мәслихәте белән, Петербургның дарелфөнүн табибен, зогъфем сәбәпле, минем номерыма китерттек. Ул, мине карап, кымыз эчәргә кирәклеген вә бик тиз Петербургтан китәргә тиешлеген сөйләде. 13 көн Петербург “ризыгын” ашагач, тагы Уфага таба сәфәр киттем.
(Мәкаләи махсуса // Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. Казан, 2003. 369 б.).
С.Петербург шәһәренең Үзәк Дәүләт архивыннан А.Р. Поль турында азрак мәгълүматлар сакланган.
Александр Робертович Поль 1876 елның 29 сентябрендә туган. Православ динендә, С.Петербург шәһәрендә яши. Император Хәрби медицина академиясендә тәрбияләнә. 1900 елның 10 ноябреннән яхшы билгеләр белән генә укып бетереп лекарь исеменә лаек була. Белгече буенча венерик авырулар, эчке әгъзалар һәм балалар авырулары врачы.
Академиядә укыганда Хәрби ведомстваның стипендиясен алган өчен 4 елда 10 ай ярым хәрби хезмәт итәргә тиеш була. 1900 елның 10 декабреннән аны Литовски полкына кече врач итеп җибәрәләр. Запаска чыккач, 1906 елның мартыннан Петербург университетына врач булып урнаша һәм С.Петербургның укыту округы попечителе ярдәме белән университет бинасыннан казна фатиры да ала. Шулай ук аңа университетның авыруларны кабул итү бүлмәсендә дә яшәү шартларын тудыралар. Университет хезмәткәрләренә, аларның гаиләләренә, лабораторияләрдә килеп чыккан бәла-казадан ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аның һәрвакыт эштә булуы администрация өчен дә бик мөһим була.
1912 елны Александр Робертович Поль Габдулла Тукай белән очраша, аңа дәваланырга киңәшләр бирә. Шушы кыска гына очрашу Тукайның күңеленә кереп кала. 12 майда Уфадан Петербургка дусты Кәбир Бәкергә язган хатында ул А.Р. Польне “пәйгамбәр” төсле кеше дип атый. Мөхәммәдъяров Шакирга врачка күрсәткәне өчен кат-кат рәхмәт белән искә ала торган була.
А.Р. Поль җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: университетның попечитель комитеты әгъзасы булып тора. 1913 елда “Романовлар династияснең патшалык итүләренә 300 еллык юбилее” уңаеннан медаль белән бүләкләнә.
Титуляр советник кызы София Николаевна Ермолаева белән гаилә корып 3 малай үстерәләр (Николай, Валентин һәм Мстислав). Тик гомере генә бик озын булмый. 53 яшендә, университетта эшләп йөргән килеш, 1923 елның 12 августында вафат була.