Найти тему
Татарский Мир

Иганәче мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев (1865-1885)

Сәлимгәрәй Тәфкилев 1805 елның 5 декабрендә Бәләбәй өязе Килем авылында атаклы татар алпавыт гаиләсендә дөньяга килә. Туганнары кебек үк, гимназиядә түгел, русча белемне өйдә укытучы ярдәмендә үзләштерә. Дин сабагын һәм татарча укый-язарга авыл мөгаллиме өйрәтә.

1826 елны 21 яшендә унтер-офицер булып Павлодар гусар полкында хезмәт итә башлый, 1828-1829 елгы рус-төрек сугышында катнаша. 1833 елны штаб-ротмист хәрби дәрәҗәсе ала, 27 яшендә отставкага чыга һәм туган авылына кайтып алпавыт хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлый. Җәмәгать хезмәтен дә чит итми: 1848–1851 елларда Бөгелмә өязе дворяннары җитәкчесе булып тора. 1854 елны хаҗ кыла. Истамбулда вакытта рус илчеләре белән бергә аны Габделмәҗит солтан кабул итә. Сәлимгәрәй, шулай ук, Сириядә була.

Хаҗдан Сәлимгәрәй үзгәреп кайта:
тирә-як мәчетләргә һәм мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтә башлый.

1865 елны император указы белән мөфти итеп билгеләнә.

Дүртенче мөфти  Сәлимгәрәй Тәфкилев. Рәсем: http://www.idmedina.ru/
Дүртенче мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев. Рәсем: http://www.idmedina.ru/

Казан миссионеры Н. И. Ильминский да мөфти итеп бай алпавытны билгеләүне империя структураларының зур ялгышы дип саный; үзенең байлыгы, абруе һәм йогынтысы белән С. Тәфкилев Мәхкамәи шәргыянең мөселманнар арасында дәрәҗәсен күтәрде, аны ябылудан саклап калды дип тәнкыйтьли.

Сәлимгәрәй мөфти, Уфа шәһәренең иң бай мөселманы буларак, шәһәр татар җәмгыятенең кайбер социаль мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала. 1860 еллар башында Уфа каласының Мәхкамәи шәргыя, аның янындагы мәчет һәм вакыф йорты урнашкан почмагында, нигездә, хәерчеләр яши. Мөфти үз хисабына мәчет янындагы иске, ташландык йортларны сатып алып, Мәхкамәи шәргыя тирәсендә «мөселман кварталы»н төзи башлый.

Тәфкилев 1876 елның ноябрендә үз хисабына вакытлы приют бинасы ачып, 2 картны һәм 4 ятим малайны тәрбиягә алдыра. 1878 елны приютны яңа ике катлы бинага күчерә, 1882 елны инде биредә 7 карт һәм 18 ятим малай тәрбияләнә. Тәрбияләнүче малайларны дин сабагына мөгаллим килеп укыта, алар мәчет каршындагы мәдрәсәнең рус сыйныфында да укыйлар, үскәч шәһәр һәм һөнәр училищесында белем алалар. Сәлимгәрәй, приют чыгымнарын каплау өчен, ел саен 10 мең сум акча сарыф итә. Сәлимгәрәй үлгәч тә аны тоту Тәфкилевләр өстендә була.

Тәфкилевләр  йорты, Уфа. Бинаны тол калган Фатыйма бикә банкка арендага бирә. Фото: http://retrostreets.com/rossiya/ufa/ulitsa-sovetskaya
Тәфкилевләр йорты, Уфа. Бинаны тол калган Фатыйма бикә банкка арендага бирә. Фото: http://retrostreets.com/rossiya/ufa/ulitsa-sovetskaya

Беренче хатыны Касыймнан мирза Әсфәндияр кызы Гайнелхәят Килем авылында 29 яшендә вафат була. Шуннан соң Сәлимгәрәй хатынының туганы, Сөләйман Дәүләткилдиев кызы Фатыймага өйләнә. Балалары булмый. Ул, иреннән тол калып, 1912 елны 85 яшендә вафат була. Үзе яшәгән 80 мең сум дип бәяләнгән йортын вакыф итеп мәчеткә калдыра.

Илдус Заһидуллин