Статистика кеше тормышының барлык өлкәләрендә дә очрый. Юкка гына статистикадан башка дәүләт була алмый, димиләр.
Статистик мәгълүматлар нигезендә генә хакимият карарлар кабул итә, үз гамәлләрен фаразлый, икътисад һәм сәнәгать үсеше нәтиҗәләрен анализлый.
Унынчы юбилей Бөтендөнья статистика көне илебездә булачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында узачак. Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның апрелендә узачак.
Бу масштаблы чара беренче тапкыр цифрлы форматта, планшет компьютерлар кулланып узачак. Беренче тапкыр дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында үз-үзеңә һәм гаилә вәкилләренә электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге биреләчәк.