Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Кайда хезмәт хакы күбрәк?

Һәркайсыбыз лаеклы хезмәт хакы турында хыяллана. Илебезнең кайсы шәһәрләрендә ул иң югарысы икән, белик әле.

Фото: pixabay.com/ru
Фото: pixabay.com/ru

Хезмәт хакы күләме буенча рейтинг төзелгән. Безнең илдә иң югары хезмәт хакы өч шәһәрдә: Мәскәүдә, Көньяк Сахалин һәм Салехардта икән. 2020 елның беренче яртысында иң югары уртача хезмәт хакын илебез башкаласында яшәүчеләр алган. Анда бу күрсәткеч - 103 мең сум.

Рейтингта икенче урынны биләүче Көньяк Сахалинда әлеге сан 97 мең сум тәшкил итә. Өченче урындагы Салехард шәһәрендә гомер итүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 93 мең сум. Ә менә Сургутта яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 77 мең сум, Ханты-Мансискида - 75 мең сум.

Шунысын да билгеләргә кирәк: югары хезмәт хакын нигездә углеводород чыгару тармагында алалар, дип яза Кызыл таң.

Автор: Миләүшә Латыйпова