Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!
Мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, адәм баласы үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнлеген аңлый башлыйдыр, мөгаен. Дөньяны танырга өйрәткән, гыйлемле-белемле иткән укытучыга карата мөнәсәбәт гасырлар буена үз кыйммәтен югалтмаган һәм хәзер дә, заманалар үзгәреп, мәгарифтә бер-бер артлы