Гыйбрәтле хәл
Бер апа сөйләде:
- 30га җиткәндә генә кияүгә чыктым. Яратып түгел. Балабыз туды. Барысы да яхшы иде. Тик минем күңел генә ризасызлык белдерде. Иремне күрә алмаслык хәлгә килдем. Чөнки аерыла алмый идем. Яшәргә урыным юк иде. Үлсә, котылырмын, ир-атлар бетмәгән дип уйладым. 35кә дә җитмичә үлде. Хәзер үзем дә 60ны уздым. Ялгыз яшәдем. Бала үстерәм дип икешәр эштә эшләгәч, вакыт үткәне, гомер узганы сизелмәгән дә. Иремне сагынып, юксынып яшәдем гомер буе. Яратканмын ич мин аны... Әйбәт иде ул... Хәзер әнине сүгәм, әтине сүгәм, эчтән генә. Мәктәпне, укытучыларны, бөтен дөньясын сүгәм. Ник аңлатмаганнар миңа ирне санлап, хөрмәт итеп яшәргә, гаиләне сакларга кирәген?! Ник?! Йөрәгем ярсып чыга үкенүдән.
P.S. Аллаһ бу хатынга ир нигъмәте, бала нигъмәте биргән, гаиләле иткән. Ә ул риза булмаган. Тагын бер ягы: бик чибәр булган. Шул чибәрлеге дә алдаган аны. Ирләр карата алам дип уйлаган. Аллаһ насыйп итмәсә, әллә нинди супер чибәр бул, парыңны таба алмыйсың((.