Найти тему
Татарский Мир

"ГЫЙЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕ БУЕНЧА БЕРЕНЧЕ!" Габдессәлам Габдерәхим улы - таш мәчетләр төзүче һәм сәрхүшләргә каршы көрәшүче Икенче мөфти

Оглавление

Ризаэтдин Фәхретдин империя чоры оренбург мөфтиләре арасында Габдессәлам Габдерәхим улын (1825 – 1840) дини гыйлем дәрәҗәсе буенча беренче урынга куйган. Габдессәлам белемне туган илендә – Казан һәм Оренбург мәдрәсләрендә алган, гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштергән, ләкин русча бик авырлык белән генә укый һәм сөйләшә торган була. Аны шәкерт вакытында ук, казах даласына вак алыш-биреш белән җибәреп, сәяси мәгълүмат туплауга җәлеп иткәннәр. Оренбург Чик буе комиссиясе аны, шулай ук, тәрҗемәче буларак та файдаланган.

1799 елны Габдессәлам Оренбург җәмигъ мәчетенә имам итеп билгеләнә. Чынлыкта әле мәчет төзелмәгән була, ләкин 1786 елгы зур янгыннан соң сызылган яңа шәһәр планында мөселманнарга яшәү өчен бер квартал һәм анда мәчет буласы урын билгеләнә.Ризаэтдин Фәхретдин империя чоры оренбург мөфтиләре арасында Габдессәлам Габдерәхим улын (1825 – 1840) дини гыйлем дәрәҗәсе буенча беренче урынга куйган. Габдессәлам белемне туган илендә – Казан һәм Оренбург мәдрәсләрендә алган, гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштергән, ләкин русча бик авырлык белән генә укый һәм сөйләшә торган була. Аны шәкерт вакытында ук, казах даласына вак алыш-биреш белән җибәреп, сәяси мәгълүмат туплауга җәлеп иткәннәр. Оренбург Чик буе комиссиясе аны, шулай ук, тәрҗемәче буларак та файдаланган.

Мулла йортында. К.Ф. Гун рәсеме, 1862 ел.
Мулла йортында. К.Ф. Гун рәсеме, 1862 ел.

Мәчетсез имам

1799 елны Габдессәлам Оренбург җәмигъ мәчетенә имам итеп билгеләнә. Чынлыкта әле мәчет төзелмәгән була, ләкин 1786 елгы зур янгыннан соң сызылган яңа шәһәр планында мөселманнарга яшәү өчен бер квартал һәм анда мәчет буласы урын билгеләнә.

Шушы 1781 елгы  үрнәк проект буенча Оренбург һәм Троицкида казна хисабына таштан мәчетләр салынган.
Шушы 1781 елгы үрнәк проект буенча Оренбург һәм Троицкида казна хисабына таштан мәчетләр салынган.

Оренбургта мөселманнар бик аз санда булып, аларның күпчелеген җәмәгать эшләре белән килгән казах солтаннары яки тирә-як мөселман дәүләтләренең илчелекләре вәкилләре һәм башка чит ил кешеләре тәшкил иткән. Габдессәлам мулла тырышлыгы белән Александр I 1802 елның 6 августында Оренбургга яшәүчеләр һәм бирегә сәүдә эшләре белән килүче өчен мөселман халыклары өчен казна хисабына мәчет төзү турында указга кул куя. Гыйбадәт бинасы 1805 елның 25 гыйнварында ачыла. Соңрак олы улы Габдерәүф Оренбургның беренче таш мәчетендә имам була.

Мөфти

1825 елны Габдессәлам мөфти итеп билгеләнә һәм 1826 елның 15 февралендә Уфада яңа җаваплы вазифа керешә. Ул мәчет төзергә рөхсәт сорый һәм... рус шәһәрендә беренче мөселман кварталын формалаштыра. 1828 елны хакимият тарафыннан аңа бирелгән планда хәзергә буш квартал үзәгендә мәчет, аның почмакларында уң якта өстә мөфти йорты урыны, сул якта мәчет хезмәткәрләре һәм мөсафир мөселманнар өчен торак урыны күрсәтелә.

1828 елда Казах даласында сәүдә эшләре гөрләп барган Арчаның 2-нче гильдия сәүдәгәре Мөэмин Хуҗасәитов, мөфти гозерен үтәп, бу олы эшкә алына.

Уфадагы беренче таш мәчетнең хәзерге фотосы.
Уфадагы беренче таш мәчетнең хәзерге фотосы.

Шулай итеп, мөселман җәмгыяте оешканчы һәм мулла билгеләгәнче үк шәһәрдә 1830 елны таш мәчет калкып чыга. Мөэмин бай мәчет янында 1834 елны имтихан бирергә һәм башка үз эшләре буенча Мәхкамәи шәргыягә килгән дин кардәшләре һәм казыйлар яшәү өчен вакыф йорты җиткерә.
Еш кына мәчеттә җомга һәм гаетләрне Габдессәлам мөфти үзе башкарган, кайбер вакытта бу вазифаны казыйларга тапшырган. Аның Әхмәди исемле улы Уфаның таш мәчетенә имам итеп билгеләнә.

Илдус Заһидуллин