Найти в Дзене

Мамадыш районында табылган борынгы кулъязмалар

Берничә ел элек без Татарстан Республикасы Мамадыш районына оештырылган фәнни экспедициядә катнашкан идек. Уйлашып, киңәшләшеп, йөрү маршрутларын билгеләп, үзебез өчен кирәкле мәгълүматлар җыеп, эшкә тотындык.

Беренче авыл итеп Түбән Ушмы авылын сайларга булдык һәм ялгышмадык та. Өйдән-өйгә кереп сораштырып, ниһаять, беренче табышларыбыз куандырды: шунда ук дүрт кулъязма китап табылды. Аның икесе гарәп грамматикасына кагылышлы, өченчесе төрле догалар, аларның хасиятьләре турында, дүртенчесе җыентык рәвешендә язылган. Соңгысы бигрәк тә кыйммәтле табышлардан саналырга хаклы, чөнки шагыйрь Колмөхәммәд бине Солтанбәкнең 1812 елда гарәп теленнән иҗади тәрҗемә итеп язылган “Нәсаих мәнзумә” һ.б. әсәрләре китерелә. Аларны әдипнең туганы Нигъмәтулла бине мулла Мөхәммәдсафа Солтанбәков үзенең кызы укысын өчен 1902 елның 14 ноябрендә күчереп язган булган. “Нәсаих мәнзумә” әсәреннән бер өзек:

Йир йөзендә ничә төрле гыйбрәтләр вардыр сиңа,

Ач күзеңне гыйбрәтилә назарыңны сал аңа.

Наим ирүр гафләтилә адәм углы дөньяда,

Уйгануы ул гафләтдин бәгъдәл-бәгус гокъбәдә.

Бер китапта көннәр турында кызыклы язмалар урын алган. Анда атнаның һәр көнендә нинди эшләр эшләү өчен килешә, уңышлы була икәнлеге тәфсилләп язылган. Мәсәлән, шимбә көнне нәрсәләр эшләү өчен бик яхшы:

“Шимбә көн – ауга чыкмак, йорт гыймарәт итмәк, сәфәр чыкмак, кан алдырмак, дәва кылмак, хәҗәт теләмәк, никах итмәк”.

Хәзерге заманда һәр авылда кулъязма китап табу – ул бик сирәк күренеш. Гадәттә, аларның төшеп калган битләре яки аерым кәгазь битләре генә табылып, шулар белән канәгатьләнергә дә туры килгәли, чөнки алары һәрвакыт очрап тора.

Бу авыл электән үк бик дини авыл булганлыктан, табылган материалларда бик күп догалар урын алган. Алар арасында ниндиләре генә юк: “Нурнамә”, “Догаи мәрҗан”, “Исме әгъзам”, “Салават” һ.б. Язмалар арасында шигъри формада язылган бер кызыклы авыз ачу догасы игътибарны җәлеп итте:

“Руза тоттым ният белән,

Авыз мин ачтым нигъмәт белән,

Ходай биргән дәүләт белән.”

Бүгенге көндә шул рәвешле авыз ачучылар бармы икән әле? Чөнки хәзер бер дини китапта да мондый төр шигъри догаларны очратып булмый, хәтта мөмкин түгел, гәрчә алар элек күптөрле булып, бик популяр булсалар да.

Югарыда телгә алынган авылда басма китаплар да табылды. Әмма аларның күбесе тулы түгел иде: я башы юк, я ахыры юк, дигәндәй. Шулай да чагыштырмача тулырак күренгән китаплар бераз булды: “Кальгаи хәйбәр”, “Шәрх “Гайнел-гыйлем”, “Алты бармак” һ.б. Шундый төр китаплар аркылы безнең әби-бабаларыбыз үгет-нәсыйхәтләр укып тәрбияләнгәннәр.

Икенче көнне Түбән Ушмы авылында алган яхшы тәэсирләр белән Өчәли исемле авылга юл тоттык. Әлеге авылны халык “өч өйле” дигән сүзләрдән ясалган, дип саный. Авылга нигез салучылар итеп өч кешене атыйлар: Юнысай баба, Биги баба һәм Тукай баба. Алар бу җирләргә килеп урнашып үзләре һәм гаиләләре өчен өч өй салалар һәм яши башлыйлар. Башка халык шуларның өйләрен күреп, “өч өйле” дип йөртә башлаган, соңрак, сүзләре бераз үзгәреп, “Өчәли” формасына әйләнгән, имеш.

Борынгы кулъязмаларга хәтле, башта безне борынгы биналары таң калдырды. ХIХ гасыр ахырында төзелгән волость конторасы, ХХ йөз башында салынган мәчет, элекке кибет, шәхси йортлар, хәзерге китапханә бинасы – барысы да архитектура истәлекләре булып саналырга хаклы. Мәчетне төзегәндә, аны төзүче осталар тарафыннан бер кирпечкә кайчан салынуын белдереп, ап-ачык итеп, гарәп графикасында, кабер ташларындагы шикелле: “1909 нчы елда” дип уеп язылып куелган.

Экспедиция вакытында борынгы китаплар өйрәнү
Экспедиция вакытында борынгы китаплар өйрәнү

Өчәли авылында да берничә кулъязма китап табылды. Беренчесендә гарәп телендәге “Китабе Кафия”, татар телендәге “Китабе Әбү Шахма” һ.б. хезмәтләр урын алган. Палеографик билгеләре буенча XIX гасыр ахырына карый. Шулай ук “Кисекбаш китабы”, төш юрау, тән тартмак хакында язылган ике борынгы кулъязма китап та игътибарга лаек.

Каты кәгазьне киндер тукыма белән төреп китап рәвешендә эшләнгән гади бер дәфтәр кызыклы гына табыш булды. Аны 1961 елның 15 мартында Хәсбикамал Мөхитытдин кызы ясап, шунда кайбер Коръән сурәләрен, салаватлар, багышлаулар, мөнәҗәтләр язган. Димәк, югарыда әйтелгәнчә, китап ясау традициясе үткән гасырның 60 елларында да дәвам ителгән.

Басма китаплардан уңдык дип әйтергә мөмкин: “Китаб әл-лөбаб” (гарәп телендә), “Рәхәти дел”, “Кисекбаш китабы”, “Рисаләи Газизә”, “Догаи исме әгъзам һәм башка шәриф догалар”, “Китабе рисаләти фил-җәнаиз”, “Хасияте дога кәнҗел-гареш” һ.б. Бер басма Коръән кып-кызыл тукыма белән төрелеп эшләнгән.

Бөрсет-Сөкәчи авылында да булырга өлгердек. Биредә кулъязма китаплар очрамаса да, аның каравы, кулъязма битләр табылды. Аларда төрле догалар, мөнәҗәтләр, җырлар, төш юраулар, хатлар, шәҗәрәләр, кыйссалар һ.б. нәрсәләр язылган.

Бер мөнәҗәттән өзек тә китереп узыйк:

“Анадин тугса угланлар,

Хәзерләрләр шәриф исемен,

Гомер бетеп, әҗәл җитсә,

Керер гүргә газиз җисемең.

Адәм баласының өч туе,

Аның берсе исем туе,

Икенчесе никах туе,

Өченчесе үлем туе.”

Җырлардан да мисал китермәсәк, ярамас, мөгаен:

“Уфа тавы, Уфа тавы,

Уфа тавы түгәрәк,

Яннарыңа барыр идем,

Булсам сары күбәләк.

Безнең турда салкын чишмә,

Җиләк пешә ярында,

Миннән артык түгел әле

Сөя торган ярың да.”

Мамадыш районында йөреп тә, Түбән Тәкәнеш авылына кермичә калу зур ялгышлык булыр иде, чөнки ул элек 1930-1932, 1935-1963 елларда Тәкәнеш районының үзәге булган. Аның составына хәзерге Мамадыш районы авыллары гына түгел, хәзерге Саба, Кукмара районнары салалары да кергән.

Авыл зур булса да, археографик материал башка авыллар белән чагыштырганда бераз азрак булды. Димәк, авыл зурлыгы, район үзәге булуы материал табуда бернинди дә роль уйнамаганлыгына тагын бер кат инандык.

Шәмәк авылында 7 кулъязма дәфтәр табылды. Алар арасында бәетләр, мөнәҗәтләр, багышлаулар күп очрый. Хәтта барыбызга да таныш булган “Сак-Сок” бәетенең бер варианты да табылды. Ул “Татар халкы иҗаты” томлыкларында китерелгән бәетләрдән берникадәр аерыла:

“Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокның тавышын ишетәсе,

Ишек алдында җигелгән пар ат,

Әнкәй каргагач, яралды канат.

Моңлый моңларсың, сайрый сайрарсың,

Балаңны очырдың, кемгә еларсың?

Кигән бүрегемне алып куегыз,

Намаз алдыннан дога кылыгыз.”

Басылган китапларда ана сары күлмәк кигән диелсә, бу бәеттә исә комач күлмәк дип телгә алына.

Бер кулъязма биттә үзенчәлекле, кызыклы никах яңарту рәвеше язылган. Янәсе, никах яңартасы кеше хатынына әйтер: “Син фәлән фәлән кызы, үзеңнең хәләлең фәлән фәлән углына вәкил кылдыңмы?” хатыны: “Вәкил кылдым,” – дип әйтер. Соңыннан ире: “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Үземнең тәхтә никахымда булган хатыным фәлән фәлән кызы тарафындан вәкәләтән, үз тарафымдан әсаләте зәүҗәти имраәти әйай,” – дип өч мәртәбә әйтер һәм белгән догасы белән дога кылыр икән. Бүгенге көндә бу рәвешле никах яңартулар бер дә күзәтелми, күренми һәм ишетелми. Әллә хәзерге дин түрәләре “традицион" татар исламын белмиләрме, әллә гаиләләр бик нык булганга, яңартып тору кирәге калмый микән?!

Табылган кайбер материаллар
Табылган кайбер материаллар

Шәдче авылында да берникадәр археографик маериал туплый алдык. “Догаи мөстәҗаб”, “Бәдәвам китабы”, “Бакырган китабы”, “Кырык хәдис”, “Тәрҗемәи Әмали”, “Кыйссадан хосса”, “Мөһиммәтел-мөслимин”

Түбән Шүләнгер белән Урта Шүләнгер авылларында йөргәндә безгә тарих укытучысы З. Гыйлаеваның бик зур ярдәме тиде. Аның ярдәме белән Түбән Шүләнгердә “Кырык хәдис китабы”, “Хәзрәти Мәрьям”, “Рисаләте фи бәян... ”, Коръән тәрҗемәсе, “Исме әгъзам”, “Кырык хәдис” һәм башка шундый басма китаплар табылды. Урта Шүләнгердә исә бары тик кулдан язылган бер шәмаил генә таптык, дип бераз күңелсезләнсәк тә, ул, шактый борынгы булганга, безнең кәефләрне күтәрде.

Ни өчендер, Урта Сөн авылында археографик материал азрак табылды. Бәлки, үзебезнең дә арыганлык нәтиҗәсе булгандыр. Ә менә Түбән Сөндә исә табылган материалның иге-чиге булмады. Чөнки үзебез дә бөтен көчебезне җыеп, Урта Сөндә табылмаган материалларга үч итеп дигәндәй, йөгерә-йөгерә эзләүдә булдык.

Хәсәнша авылында да материал табу буенча хәлләр яхшы түгел иде. Бу инде аңлашыла да: авыл әле күптән түгел генә барлыкка килгән.

Юл уңаеннан Баскан авылына да тиз генә кереп чыгарга өлгердек, гәрчә, бу авылда эшләү безнең планга кермәсә дә. Чөнки авыллар бик күп, эчендә кайсыларын гына йөреп бетерик?! Басканда капка төбенә чыгып утырган бер әби безгә тоташ бәетләр язылган 2 кулъязма дәфтәр тапшырды. Анда нинди генә мөнәҗәтләр, бәетләр шигырьләр юк, менә бит бәхетең булса! Әле ул урамга чыкмаган булса, буш кул белән авылдан чыгып та киткән булыр идек әле. Бәетләргә килгәндә, аларның кайберләренең башында аңлатма да бирелә: Малтабар авылында элек уракка барганда атлары дулап чокырга төшеп үлгән игезәк кызлар бәете, Бакчасарай кешесен Тауларга базарга килгәндә үтергәннәр һ.б.

Баскан авылында әлеге материаллар күп булып тоелса да, Түбән Сөн авылында табылганнары белән чагыштырганда чүп кебек кенә булган, чөнки соңгысында гарәп графикасында язылган мөнәҗәтләр, бәетләр шигырьләр, җырлар һ.б. язылган 13 дәфтәр һәм берничә борынгы кулъязма китап һәм дистәгә якын басма китап табу бәхетенә ирештек. Бу безнең өчен, табылган материаллар саны буенча, үзенә күрә бер рекорд булды. Дәфтәрләрнең күбесе Хәсбикамал Мохитытдин кызыныкы булган булса кирәк. Чөнки берсендә түбәндәгечә юллар язылып куелган:

“Ушбуны йазгучы Мохитытдин кызы Хәсбикамал укучыларга бездән күб сәлам бәгъдә хәерле гомерләр теләб калабызлар һәм йалгыш хәрефләр бик күб булыр. Бу әби моны йаза белмәгәч, нә өчен кийәгазь исраф иткән диб салкын карамагызлар. Вәс-сәлам”.

Ниһаять, чират Ишки авылына да җитте. Бу авылны басма китаплар авылы дип тә атарга мөмкин, чөнки иң күп басма китап биредә табылды. Аларны санап бетереп булмаса да, кайберләрен әйтеп үтик: “Әүвәлен-нәзафәти...”, “Коръән тәһлилләре...”, “Исме әгъзам”, “Һәза хасияте догаи дәүләт”, “Һәртөрле маэсур догалар” (ташбасма), “Кыйссаи Сәйфелмөлек”, “Догаи мөстәҗаб”, “Раунакыл-ислам”, “Төхфәтел-мөлек тәрҗемәсе”, “Касыйдәи рубубия”, “Тәгълимел-гыйбадәт”, “Кыйраәт Коръән”, “Мохтасар гыйльме хәл”, “Ислам тарихы” һ.б. һ.б.

Көек-Ерыкса авылы авылында, киресенчә, бер иске басма китап та табылмады, ә кулдан язылган материаллар исә 2 кулъязма китап, 24 кулъязма бит, 4 кулъязма дәфтәрдән гыйбарәт булды.

Ырым трафаретлары элек авылларда өшкерүче әбиләр, халык табиблары кулларында бик киң таралган булып, Совет заманында алар юкка чыкканнар. Борынгы ырымнар, беренче чиратта, төрле авыру-сырхаулардан дәвалау системасының аерылгысыз бер өлеше булган. Хәсәнша авылында борынгы татар ырымнары табылуы бик куанычлы булды. Шуннан бер өзек тәкъдим итәбез:

“Нә кем башы зәхмәте ирсә, нә кем күз зәхмәте ирсә, нә кем тел зәхмәте ирсә, нә кем кул агырыгы ирсә, нә кем айак зәхмәте ирсә, нә тәндәге җөмлә зәхмәтләре ирсә, Тәңре кодрәте берлән мән ачдум”.

Археографик материаллар шактый күп табылу сәбәпле, барысын да бу мәкалә эчендә генә тасвирлап, сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да иң кызыклылары белән укучыларны таныштырып үтәргә тырыштык.