Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

КОРЪӘН ЙОЛДЫЗЛАР ХАКЫНДА

яндекскартинки
яндекскартинки

Рәсим Хәбибуллин

Һәркем, балачакта йөзен күккә төбәп йолдызларның күплегенә һәм төрлелегенә гаҗәпләнми калмый торгандыр. Шул йолдызларга карап, үзенең фантазиясен эшкә җигеп, күңеле белән булса да күккә ашып йолдызлар арасында сәяхәт кылмыйча калган яшүсмер юктыр мөгаен. Мәктәп укучылары чыгарылыш елында, ягъни 11 сыйныфта йолдызларның аз гына булса да серләрен ача торган астрономия фәне белән танышалар.

Астрономия - ике грек сүзеннән төзелгән; астрон - йолдыз һәм номос - канун. Димәк, астрономия фәне, йолдызларның, гомумән күк җисемнәренең бер-берсе арасында булган бәйлелекне, кануннарын өйрәнүче фән була. Галимнәр телендә әйтсәк, астрономия күк җисемнәренең хәрәкәтләрен, аларның табигатен, яралтылышларын һәм үсешләрен өйрәнә.

Инде астрономия дәреслегенә күз салыйк, авторы: Е.П.Левитан, “Просвещение” нәшриятында 2004 нче елда басылган, 5 нче бит: “Күк җисемнәре даими хәрәкәт итәләр, үзгәрәләр һәм үсәләр,” -диелгән. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

“Сезнең файдагызга төнне һәм көнне, Кояшны, Айны һәм йолдызларны яралтты, алар Аллаһы әмере белән хәрәкәт итәләр. Бу эштә фикер йөртә белүчеләр өчен тирән сабаклар бар.” (16. 12.) Бу аятьтән аңлашыла ки, Аллаһы Тәгалә күк җисемнәренә бер канунга буйсынырга әмер биргән, ә фикер йөртә белгән гыйлемле кешеләргә шул кануннарны ачып өйрәнергә куша. Астрономия фәне нәкъ менә шул кануннарны ачу өстендә эшли дә инде. Тагын бер-ике аятьне карап үтик әле. “Төгәл тәртип белән үз юлларында даими хәрәкәт итүче Кояшны һәм Айны файдалы кылды. Төнне һәм көнне сезгә уңайлы итте.” (14. 33.) Аллаһы төнне һәм көнне, Кояш белән Айны барлыкка китерде. Алар күк гөмбәзендә йөзеп йөрергә тәртип ителде.” (21. 33.) Бу ике аятьтә дә, Аллаһы Тәгалә безгә Кояш белән Айның тәртип белән үз юлларында (орбиталарында) хәрәкәт итүләре хакында хәбәр бирә.

Без беләбез, барытик 1540 нчы елда гына астроном Николай Коперник күк җисемнәренең хәрәкәт иткәннәрен, Җирнең Кояш тирәли әйләнгәнен ача, әмма аның ачышы дөнья җәмәгатьчелегендә хуплау тапмый. Киресенчә, аның ачышын дәвам иткән өчен Джордано Бруноны 1600 елда чиркәү әһелләре яндыралар, хәтта 1633 нче елда Галилео Галилейне чиркәү әһелләре хөкемгә тартып, үзенең “Җир Кояш тирәли хәрәкәт итә,” дигән фикереннән баш тартырга мәҗбүр итәләр.

Безгә гомер буе “Ислам фәнгә каршы килә,” дип лаф ордылар. Чынлыкта исә барсы да киресенчә. 1400 ел элек иңдерелгән Коръән кешеләрне белем алырга чакыра, күк җисемнәренең хәрәкәт итүләре хакында хәбәр бирә. Ә, чиркәү әһелләре. әле 400 ел гына элек галимнәрне тереләй яндыра иделәр.

Дәреслекнең шул ук 5 нче битендә: “Планеталар, йолдызлар һәм галактикаларның үзләренең тарихлары бар, аларның кайберләре миллиард ел белән исәпләнә.” Ә, Аллаһы Тәгалә болай бәян итә: “Аллаһы алты көн эчендә күкләрне һәм Җирне яралтты. Аннан соң Гарешкә Үзенең хакимлеген урнаштырды. Ул төнне көн белән каплап аларны даими алыштырып тора. Кояшны, Айны һәм йолдызларны Үз боерыгына буйсындырып яралтучы Аллаһыдыр...” (7. 54)

Хөрмәтле укучылар! Бу аятьтәге “алты көн” турында дөрес аңларга кирәк. Чөнки, “алты көн” безнең көннәр белән хисап ителми. Вакыт ул - чагыштырмача төшенчә. Моны дөрес аңлар өчен “Нәрсә ул вакыт?” дигән сорауга билгеләмә бирик. Вакыт ул - хәрәкәт. Димәк, вакыт белән янәшә хәрәкәт итә алсак, безнең өчен вакыт туктар иде. Тирәнерәк аңлар өчен мисал китерик. Әйтик, ике йөк машинасы янәшә бер юнәлештә һәм берүк тизлек белән барсалар, алар бер-берсенә карата туктап калган кебек булалар һәм бер машинаның йөген икенче машинага, туктап торган машинага йөк төягән кебек, күчереп була. Нәкъ шушы мисалдагы кебек, вакыт белән янәшә барырга була. Моның өчен безгә яктылык тизлеге белән, ягъни 300000 км/сек. тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк. Вакытның чагыштырмача булуы хакында Аллаһы Тәгалә: “Фәрештәләр дә, Рух та Аллаһы билгеләгән урынга, илле мең елга тигез бер көндә менәрләр.” (70. 4) Димәк, Аллаһы Тәгаләнең “алты көн” диюе, безнең Җир хисабы белән 300000 елга дигәнне аңлата.

Янә дәреслектәге шул ук биттәге бер җөмләне карап үтик әле. “Планеталарның Кояштан төшкән яктылыктан ялтыраганнарын сез беләсез. Алардан аермалы буларак, Кояш - үзе яктылык бирүче күк җисеме.” Коръәндә дә шушы мәгънәгә ия булган аять бар: “Аллаһы күктә йолдызлар хасил итте һәм аларга урыннар билгеләде, анда яктыртучы Кояшны һәм ялтыраучы Айны барлыкка китерде.” (25. 61)

Дәреслекнең 11 нче битендә: “Борын заманнарда ук, кешеләр ерак сәфәрләрдә төнлә йолдызларга карап, көндез Кояшка карап сәяхәт иткәннәр,” -диелә. Коръән безгә бу турыда: “Юлларда адашмый йөрергә төрле галәмәтләр һәм йолдызлар хасил кылдык.” (16. 16)

Хөрмәтле укучылар! Күргәнегезчә, Коръән аятьләре аша Аллаһы Тәгалә кешене белем алырга чакыра икән. Нинди генә фән өлкәсендә галимнәр ачышлар ясамасыннар, алар хакында, моннан 1400 ел элек иңдерелгән Коръәндә мәгълуматләр бар. Шулай булгач, без тирән белем алырга уйлыйбыз икән, даими рәвештә дәрестә алган белемне Коръән аятьләре белән ныгытырга тиешбез. Ислам дине белән фәнне бергә үреп фикерләргә һәм яшәргә өйрәнергә тиешбез. Чөнки, Аллаһы безне Коръәннең башыннан алып ахырына чаклы белем тупларга, фикер йөртергә, иманны үстерергә, акылны эшләтергә чакыра. Шул белемне алырга юнәлеш этәргеч биреп, төрле фәннәргә бәйле мәгълуматләр бирә.