Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

«Сез инде ике атна элек үлгәнсез бит!..»

«Бу сүзләрдән эсселе-суыклы булып киттем», - ди ир.

Фото: pixabay.com/ru
Фото: pixabay.com/ru

Стәрлетамактан Сергей Семенов яшәү урыны буенча стоматология поликлиникасына килгән. Пенсионер регистратурага документлар биргән, ә хезмәткәрләр аңа ...аның үлгән булуын хәбәр иткән. Өстәвенә, бу ике атна элек булган.

«Паспорт мәгълүматлары минеке, барысы да минеке. Ни өчен үлем диагнозы юк, барысы да гаҗәпләнделәр. Барыннан да бигрәк банк карталарын, пенсия түләүләрен туктатуларыннан, паспортны «аннулировать» итүләреннән курыктым», - ди ир.

Баксаң, пациентларның барлык мәгълүматлары теркәлә торган «Промед» программасына Сергей Семеновның тулы адашының үлем датасын керткәннәр. Ул Саратов өлкәсендә яшәгән. Аларның хәтта туган көннәре дә янәшә - аерма ике көн генә.

Башкортстанда стоматолог ярдәмен шулай да алган ир. Соңрак тере Сергей Семенов өчен барлык мәгълүматларны тергезгәннәр. Үз чиратында, пенсионер медиклардан аңа йөрәк-кан тамырлары системасының холтер-мониторингын узуда ярдәм итүен сораган, дип яза Кызыл таң.

Автор: Гөлия Мөгаллимова