Тик ана ашыгыч ярдәм чакыртмаган.
Фото: pixabay.com
Приморье өлкәсендәге Сибирцево авылында 4 августта бер бала кайнар суга пешә. Аны әнисе үзе дәвалап маташа, табибларга соң гына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, баланы коткара алмаганнар.
Фаҗига булган көнне 27 яшьлек әни кеше өй эшләре белән шөгыльләнә. Аның 9 айлык баласы да шунда була. Ул ходункида басып тора, әнисенең эшләгәнен күзәтә.