Найти тему

Ризаэтдин Фәхретдин әүлияләр турында

Адәм балалары арасында һәрвакытта Аллаһы Тәгаләгә әүлияләр (дуслар) булырга мөмкин. Ләкин шушы әүлияләрне билгеләп белү, Рәсүлуллаһ хәбәреннән башка мөмкин түгел. Чөнки кешеләрдә, әүлиялекне белер өчен, шуннан башка юл юк. Дөньяда булган гадәттән тыш нәрсәләр һәм, фәлсәфә терминына күрә, «табигать хаталары» – хакыйкать хәлдә, тышкы сәбәпләргә багланып та, шул сәбәпләрнең адәм балаларыннан яшерен торуыннан гыйбарәт нәрсәләр. Шуңа күрә бер нәрсәнең бер вакытта гадәттән тыш нәрсә булып, икенче бер вакытта гадәти нәрсә булуы мөмкин. Мәсәлән, телефон – сәбәпләре мәгълүм булмаган бер вакытта гадәттән тыш нәрсә, әмма сәбәпләре мәгълүм булганнан соң икенче вакытында гадәти нәрсә [булып] санала. Ирләр белән катышмый торып, нәсел үрчетү һәм үлгән тәннәргә кире җан кертү, аннан туган сукырларның күрә алу сәбәпләрен табар өчен тырышучылар бар. Болар шушы максатлары юлында төн-көннәрен белмичә тырышалар һәм даими тәҗрибәләр белән шөгыльләнәләр. Әгәр дә шушы эшкә ирешкән булсалар, болар, безгә күрә, гадәттән тыш нәрсәләр булсалар да, үзләренә күрә, табигый бер эш булачагы мәгълүм. Шуның өчен гадәттән тыш нәрсәнең әүлиялеккә дәлиле юк. Әгәр дә берәр гадәттән тыш нәрсәнең кәрәмәт булуы Коръән һәм хәдисләрдән аңлашылса яки Рәсүлуллаһ тарафыннан хәерле үлем белән хөрмәтләнгән булачаклары хәбәр бирелгән кешеләр [сәхабәләр] кулыннан чыкса, шуларга кәрәмәт булу белән хөкем кылу дөрес булса да, алардан башка сурәттәге гадәттән тыш нәрсәләргә кәрәмәт булу белән хөкем кылу арттыру һәм исраф булачагында шөбһә юк. Гомәр бине әл-Хаттаб хәзрәттән чыккан бер гадәттән тыш нәрсәне (әгәр дә кабул ителгән юл белән күчерелгән булса) кәрәмәт дип хөкем кылырга яраса да, Гомәр бине Габделгазиз, шулай ук Әбү Язид әл-Бистами, Җүнәйд һәм Шәбли кебек адәмнәрдән риваять ителгән гадәттән тыш нәрсәләр (әгәр дә кабул ителгән юл белән күчерелгән булсалар) хакында кәрәмәт булу белән хөкем кылу – дуамаллык һәм юкны юраган дәгъвадән башка нәрсә түгел.

Олуг галим Ризаэтдин Фәхретдин
Олуг галим Ризаэтдин Фәхретдин

Кыскасы: бер гадәттән тыш нәрсәнең кәрәмәт булуын белү, я пәйгамбәр тарафыннан ачык хәбәр бирелү яки кайбер хәдисләре шуны ныгыту белән генә мөмкин булыр. Кәрәмәт хакындагы хәбәрләрнең урта гасырларда бик күп булып та, бүген бетүенең сәбәбе бик ачык. Урта гасырларда матбугат юк иде. Махсус кешеләр арасында ифрат дәрәҗәдә олуг галимнәр булуына карамастан, гади халык гомуми рәвештә ифрат дәрәҗәдә надан иде. “Җәрех вә тәгъдил” [хәдис сөйләүчене гаепләү яки мактау, ягъни дөрес сөйлиме-юкмы икәнен тикшерү фәне] галимнәре шәехләр һәм мөридләрнең хәдисләренә (алар каршында, мөселманга яхшы уйлау мәҗбүри, шуның өчен нинди сүз ишетсәләр дә, кабул итәләр, дип) ышанмыйлар яки бик нык тикшереп, шөбһә урыны калмаганнан соң гына, кабул итәләр, әмма гадәти хәбәрләренә әһәмият бирмиләр иде.

Бу сәбәпле, объект ияләре һәм дөньяви файда китерә торган ау коручылар өчен мәйдан иркен калды (гади халык гомуми рәвештә надан, “җәрех вә тәгъдил” галимнәренә илтифат итмиләр, матбугат юк). Болар үз максатларына җитәр өчен, һәртөрле кәрәмәт хәбәрләре таратып тордылар һәм гади халык арасына тәмам урынлаштылар. Соңрак язучылардан бер төркем бу халык арасында таралган хәбәрләрне “мәшһүр” һәм “мөстәфыйд” [киң таралган] хәбәрләр җөмләсенә кертеп, китапларына яздылар. Хадими кебек ахырзаман галимнәре шушы нигезсез нәрсәләргә: “Үлгән пәйгамбәрләр һәм изгеләр аркылы Аллаһ Тәгаләгә ялвару һәм ярдәм сорау рөхсәт ителә, чөнки аларның могҗизалары һәм кәрәмәтләре үлемнәреннән соң тукталмый” кебек икенче бер нигезсез һәм ялган дәгъваларын төзеделәр. Әмма бүген кәрәмәт хәбәре тарату бик бәһале төшәчәк. Чөнки бүгенге халыклар арасында әүвәлге гасырларның аерым галимнәре дәрәҗәсендә олуг галимнәр булмаса да (бу сүз гомуми фикерләр ышануына күрә сөйләнә), бүгенге гади халык әүвәлге гасырлардагы халык мәртәбәсеннән бик югары һәм бик аңлы. Тарихчыларның имамы булган Мәсгуди Могавиянең чәршәмбе көн җомга намазы укуын һәм ничә меңнән гыйбарәт сәләфләрнең, шуңа һич каршы төшмичә, оеп җомга [намазы] укуларын риваять итә.

Бүген Русия мөселманнарының иң надан авылына, хәтта Истанбулдан солтан килеп, җомга намазын чәршәмбе көн укырга кушкан тәкъдирдә “Җомга намазының вакыты чәршәмбе көн түгел, бәлки җомга көн” дип әйтә алырлар һәм солтан сүзенә һич буйсынмаслар. Моннан башка, һәртөрле вакыйга һәм маҗараларга бүген милли матбугат контроль булып торганлыктан, юк хәбәрләр таратып та, зиһеннәргә урынлаштырып калдыруга мөмкинлек юк. Мәсәлән, бүген бер Габделкәрим мулла чыгарып та, ишаннар өстенлекләре хакында китап язса һәм җөмләдән:

“1. Безнең шәехебез Шәриф авылыннан Әхмәт хәзрәтне быелгы хаҗилар Гарәфә көнендә Гарәфәт тавында күреп, күрешеп кайттылар. Әмма үзе шул Корбан гаетен үз мәхәлләсе булган Шәриф авылында укыды.

2. Шәехебез белән юл йөргәндә, бик ачыктык та, шәехебез дога кылган иде, алдыбызда икмәк, кыздырган ит, бер савыт саф су пәйда булды.

3. Бервакыт Дим елгасы аркылы чыгарга туры килде, ләкин күпер дә юк, көймә дә. Шуннан соң шәехебез намазлыгын җәйде дә, икебез шуның өстенә утырдык та, [елга] аркылы чыгып киттек.

4. Бервакыт кырда барганда, мөридләр бик сусадылар. Шулвакыт шәехебез җиргә аягы белән типте дә, шуннан атылып чишмә чыкты һәм бер тарафка агып та китте.

5. Шәриф авылының башкортлары һәм кымызга килгән мөгаллимнәр кәрәмәт хәбәрләренә ышанмыйлар иде. Шәехебез беркөн урманга барганда бер бүре өстенә атланып, бүренең колакларыннан тотып, көн уртасында авылга кайтып керде һәм: “Кәрәмәткә ышанмый торган башкортлар, мөгаллимнәр! Менә инде күрегез!”, – дип, урам уртасында туктап торды, шуннан соң Шәриф авылы башкортлары һәм кымыз эчеп ятучы мөгаллимнәр, хәтта урыс марҗалары да кәрәмәт хәбәрләренә ышана торган булдылар.

6. Шәехебезне зиярәт кылыр өчен дип, Бубида [данлыклы Иж-Буби авылы мәдрәсәсендә] укыган бер мулла Вятка губернасыннан килгән иде. Шәехебезне күреп, сөйләшеп утырганнан соң, ни өчендер шәехебезне үзе фараз иткән рәвештә тапмаган һәм күңеленнән: “Сәфәрем әрәм булды”, – дип хисаплаган. Ахшамнан соң тәһарәткә дип чыкса, бик куркыныч рәвештә бер бүре бу муллага каршы килгән. Мулла куркып, шәехебез янына йөгереп кергәннән соң, шәехебез чыккан да, бүрегә гыйбрәт белән: “Мин сезгә, кунакларны куркытмагыз, дип әйттем бит, шул сүземне ник оныттыгыз?...” – дип кычкырган. Бүре дә шул сәгать белән коерыгын бутап, шәехебезгә ялына башлаган һәм шуннан соң урманга киткән. Шулвакыт шәехебез Буби шәкертенә карап: “Сез менә тышкы ягыгызны гына төзәтәсез, шуның өчен бүредән куркасыз. Әмма без эчке ягыбызны (күңелебезне) төзәтәбез, шуның өчен бүре безнең үзебездән курка”, – дип, Буби шәкертенең йөзен "кызарткан” эчтәлегендә маҗаралар язса, һәр кешедән элек, Шәриф авылындагы куян куып йөрүче башкортлар протест ясарлар. Матбугатта Габделкәрим мулланы кырмыска оясына утыртылган адәм дәрәҗәсенә китерерләр.

Кәрәмәт хәбәрләре таралуга әүвәлге заманнар ирек бирүче иде. Әмма хәзерге заман мөмкинлек бирүче түгел. Бүген кәрәмәт хәбәрләре булмавының сәбәбе – бу.

Инглизнең иң зур сугыш көймәләреннән булган “Виктория”нең Тараблис Шам янында батуы бик күп адәмнәрнең хәтерләреннән чыкмагандыр. Маневрны карар өчен яр буена җыелган җәмәгать арасыннан яшь бер гарәп түрәсе иптәшләренә мәзәк хәл итеп, бөтен җәмәгать янында: “Иптәшләр, шушы инглиз сугыш көймәләреннән берсен батырсам, минем буш кеше түгел икәнлегем белән танырсызмы?” – дигәч, иптәшләре: “Хәзер кулыңны үбәбез, үзебез мөрид булабыз!”, – дигәннәр. Бу сүзне әйтеп бетерер-бетермәгәндә, “Виктория” дә бата башлап, берничә секунд эчендә диңгез төбенә киткән. Моны гарәп матбугаты “Гаҗәеп туры килү” исеме белән газеталарда яздылар һәм берсеннән-берсе күчереп, бөтен дөньяга тараттылар. Мондый нәрсәләрне бүгенге халык “туры килү” дип атый. Әмма борынгылар шундый нәрсәләрнең бик күбесен кәрәмәт дип санаганнар. Ерткыч хайваннарны буйсындыру белән кәрәмәт арасында мөнәсәбәт булмаса кирәк. Бүгенге фән әһелләренең тикшерүләренә караганда, кайбер адәмнәрнең күзләренә табигать тарафыннан шундый куәтләр куелган буладыр ки, шул күзләргә каршы торырга хәтта арысланнарның да көчләре булмый. Бер немец кызының Африка урманнарыннан коры кулы белән арысланнар тотып кайтуы газеталарда язылган иде.

Рәсүлуллаһ хәзрәт хасталар хакында әүлияләр каберләренә йөреп түгел, бәлки дога кылу белән боера, үзе дә шул вакыттагы тәҗрибәләргә күрә гамәл кыла иде. Хәтта Рәсүлуллаһның “Һәр чиргә дәва бар” (Сахихе Мөслим. – Т. 2. – Б. 184) дигән сүзендә бүген давалары табылмый торган хасталыкларның да киләчәк заманнарның берсендә дәвалары табылачагына ишарә бар. (Әлбәттә, бу дәваларны табар өчен Коръән һәм хәдис белән гамәл кылырга әһәмият бирми торган мөселманнар тырышмаслар). Хәзрәте Рәсүлуллаһның рөхсәте белән үзенең хатыны Өмме Сәләмәгә Әбү Таййибә исемле бер сәхабә кан алдырган иде (Сахихе Мөслим. – Т. 2. – Б. 184.). Сәгъд бине Әбү Ваккас хасталангач, Рәсүлуллаһ хәзрәт Харис бине Килдә исемле бер гарәп табибын чакырып, дәвалаткан иде (Үсд әл-габә. – Т. 1. – Б. 345).

Бу мәсьәләнең итәге бик озын һәм бик киң булганлыктан, бу кадәр белән кәнәгатьләндек.

"Шура" журналы. – 1914. – № 12. – Б. 376-377.