Найти в Дзене

ТАССР оешуы: шул замандагы эксперт Г.Баруди фикере

Оглавление

Татарстан җөмһүрияте файдалы булырмы?

24 июнь, пəнҗешəмбе көн, гает алды, җөмһүрият игълан итү алды булу мөнəсəбəте белəн һəр җирдə акрынлап əзерлек бара, гомуми мөселманнар арасында бераз хəйранлык бар: мөселманнар өчен файдалымы, зарарлымы шөбһəсе җаннарын борчый иде.

Коммунистларга мəхəббəт итə алмыйлар, аларның дингə карашларын җирəнгеч күрəлəр. Коммунистларда да саксызлык, уйлап эш итмəү бар, тəҗрибəсезлек күп иде. Динлелектəн тəкъдимнəре, динсезлек кануны нигезлəреннəн булганда да, халыкның карашларын җəлеп итеп, сəясəтлəрен ныгытканча, хөкүмəтлəрен тəмам урнаштырганча, яхшы мөгамəлə һəм ягымлылык белəн һəр төркемне ихтирам белəн, һəр фирканың фикерен хурламыйча, яхшы мөгамəлə тиешле. Кешелəр дə шуны тели иде. Болар фиркаларының мəҗбүри кагыйдəлəреннəн, асыл яхшылыкларынан һичкайсын аермыйча шаулыйлар, ачык исламга һəм башкаларга əдəпсезлек кылалар. Мөселман халкы – диндар, ышанычлы, саф күңелле, гəүдə, дин турысында əдəпсезлек кылуны һич күтəрмилəр. Шул сəбəпле: «Бу коммунистлар хөкүмəт кешелəре булсалар, һəммə хəл, эш һəм килешү төзү болар кулында булса, мөселманнарга файда булырмы икəн?» – дип зур шөбһəдə торалар. Лəкин боларның бу шөбһəлəре урынлы шөбһə түгел. Бу хөкүмəтне Шура (Совет) хөкүмəте [белəн] чагыштыру, тугры Шураның үз идарəсе белəн күбесе мөселман исемендəге яки татар коммунистлары аркылы булган идарə белəн чагыштыру тиешле.

Галимҗан Барудиның көндәлек дәфтәре
Галимҗан Барудиның көндәлек дәфтәре

Татар җөмһүрияте дигəч тə, дин торгызу һəм ислам тарату җөмһүрияте түгел, һаман да коммунизм ысулынча төзелгəн аермалы бер җөмһүрият. Болар төп Шура кануны нигезе белəн төзелсə дə, мөселманнарның хəллəре, татарларның рухи хəллəрен яхшырак аңларлар, җан тартмаса да, кан тарта дигəн кебек, чит адəмнəргə караганда аңлашыбрак эш күрерлəр. Һəрнəрсə дə башта туганда җитешмəгəн була, бара-бара төрле фикерлəр тоташу, сəясəтлəр үзгəрү сəбəпле, үзгəрешлəр, күркəм хəллəр булырга мөмкин. Диндар булмасалар да, динне рəсми сурəттə түбəнəйтмəслəр, иншалла, игътибарлы рəвештəрəк мөгамəлə итəрлəр. Аеруча болар фəкыйрьлəрне яклыйбыз дəгъвасында. Мөселманнарның фəкыйрьлəре бигрəк тə ышанычлы, диндə ныклы. Ирекле-ирексез бу коммунистлар да уңлашырлар, карашларын үзгəртерлəр. Бу мəгънəне җөмһүрият игълан ителгəн (1920 нче елның 25 июне) җомга көн намазыннан соң халыкка яхшы аңлаттым, тəбрик иттем. Ахыры хəерле булу өчен Аллаһтан халык белəн бергəлəп телəдем.

Татарстан җомһүриятенə караш һəм аның юлы

Татар хөкүмəте, Төрек җөмһүрияте дигəч тə, аның хакимнəре һəм əгъзалары диндар, мəчеттə күренер, гыйбадəт əһеллəре булу өмете тиешле түгел. Аеруча дин хөкүмəттəн аерылган, хөкүмəт яклавыннан чыккан заманда, сəясəтнең дингə мөнəсəбəте бөтенлəй калмаган вакытта, бу эшлəрне өмет итү тиешле түгел. Бары бу җөмһүрият алган татарлар, бер дəрəҗəдə сəяси өстенлеккə ия булган Болгар төреклəре сəясəтлəрен яхшы йөртсеннəр, идарəлəрендə яхшы мөгамəлə итсеннəр, идарəлəреңдə булган төрле халыкларны үзлəренə җəлеп итеп, яхшы ныгысыннар, алдагы көннəрдə дə халык боларның тарафына күчсен, һəрвакыт болар тарафында булып, хөкүмəтебез дип, аны якларлык рəвешкə килеп,килəчəклəрен тəэмин итсеннəр. Шул хəлдə зур өметлəр туарга мөмкин булыр.

Мөселманнар үзлəренең яхшы ихтыярлары белəн диннəрен тотсыннар, диннəрендə ныклык кылсыннар, гыйбадəт кылсыннар, мəчет салдырсыннар, мəдрəсə һəм мəктəп торгызсыннар. Тыючы булмас, ихтыярлы булырлар, архиерей мəчет салудан тыймас, инспектор мəдрəсə салудан туктатмас, алдап-сылтап чукындыручы булмас. Берəүгə мөселманлыкка юл күрсəтүчене Сахалинга җибəрүче булмас, һəркем кайсы дин тотса, ихтыярлы булыр, ничек гыйбадəт кылса, каршы килүче булмас.

Мөселманнар хакында иң файдалы, афəте аз, зарары ким хөкүмəт булса, бу җөмһүрият рəвешендəге, гади һəм табигый тормыш мəслəгендəге, халыкны гадилек һəм фитри (табигый) хəлгə кайтарырга телəүче, бу рəвешле социалист хөкүмəте һəм сəясəте булырга мөмкин. Бары сугышлар бетеп, иялəре – югары һəм түбəн əгъзалары – бар да чын хисле, туры юллы булулары, алдакчы, ялганчы, фиркачы булмыйча, җитди юл иялəре булу шарт. Тəҗрибəлəре артса, халык белəн яхшы хисаплашсалар, гаделлек һəм вөҗдан иялəре риза булырлык дəрəҗəгə ирешерлəрдер. Вəллаһү йəһди мəн йəшəъ (Аллаһ кемне тели, шуны туры юлга күндерə – А.Г.)!

Мөфти Г. Баруди язмасы
Мөфти Г. Баруди язмасы

Аллаһ Тəгалə «Касас» сүрəсендə Фиргавен һəм Бəни Исраил мөнəсəбəтлəрен тасвирлаганда əйтə: Тəрҗемəсе: «Җир йөзендə зəгыйфь саналган бəндəлəргə булышлык һəм яхшылык итүне, аларны эш башлары итүне, аларны җирлəр һəм малларга хуҗа итүне телибез. Җир йөзендə аларны урнаштыруны, Фиргавен, Һаман һəм гаскəрлəренə алардан курыкканнарның хəллəрен күрсəтергə телибез».

Бу аятьлəр Фиргавен белəн Бəни Исраил турысында. Лəкин мəгънəсенə караганда, Аллаһның зəгыйфь һəм гаҗиз халыкка ахырда ярдəм итү гадəте булуына күз салганда, бу җөмһүрият һəм Шура хөкүмəте үзлəрен яхшы төзəтсəлəр, ислам хикмəтеннəн, дин серлəреннəн баштагы юлбашчылары кебек гыйбрəт алсалар, бу җөмлəгə керүлəре һəм бу аятьнең аңлатканына ирешүлəре мөмкин ки, нигездə, [ул] – фəкыйрьлəр һəм зəгыйфлəргə мəрхəмəт, изүче һəм горур байларга катылык өчен корылган мəмлəкəт. Лəкин əхлаксыз күп адəмнəрнең катышуы, комсыз адəмнəрнең эш башларына менүлəре, хикмəткə игътибарсыз, чамасыз, деспотларча идарəлəре белəн байтак нəфрəт казаналар. Түбəн хезмəткəрлəре надан дус китергəн файдаларны китерəлəр, фəкыйрьлəр һəм байларның тигез нəфрəтлəрен җəлеп итəлəр. Бара-бара, бəлки, төзəлерлəр, уянырлар. Бу юлның исламга никадəр мөнəсəбəте барлыгы, исламның рухына ничек якынлыгы башка урында язылыр, иншалла. Кыскача əйткəндə, без бу җөмһүриятне яхшы каршылыйбыз, тууын яхшы күрəбез, торуын һəм төзəлүен телибез.

Бу җөмһүриятне игълан итүдə, күп дини сүз катыштырмау шарты белəн булса да, галимнəрне, аеруча мөфтине катыштырган булсалар, халыкның мəхəббəтен җəлеп итүдə күп тəэсир иткəн булырлар иде, халык бар да бергəлəп телəгəн һəм торгызган булып күренер иде. Лəкин бу рəвеш мөмкин булмаган, ягъни үзлəренчə мөмкин табылмаган, имеш. Мəҗлес сөйлəшүлəрендə мөселман коммунистлар тарафыннан бу телəк əйтелсə дə, рус иптəшлəре: «Алай булса, поплар, архиерейлар катышуы тиешле килер дə, бигрəк дини төс алыр,» – дип, курку күрсəткəннəр һəм куркытканнар. Мөселманнар күпчелек белəн өстенлек итəрлек булсалар да, эш башында ук каршылык чыгаруны яраклы эш итеп күрмəгəннəр. Үзлəре генə катышуны кирəкле күреп, эш итүне билгелəгəннəр.

1920 елның 25 июне, җомга көн, җөмһүрият игълан итү көне булуны матбугат һəм хатлар белəн игълан иттелəр. Җомга көн иртүк һəркем – олы һəм кече – үз тирə-ягын себереп арулар, урамнар аруланыр, һəркем ул көнне – беренче татар җөмһүрияте көнен – гомуми эш белəн башласын, һəркемнең эшлəп ашавына кенəзлек, мирзалык торышыннан, ул бозык тормыштан, тəкəббер тормыштан ераклашсын өчен, бер хəерле фал тоттылар.

Чыннан да, иртəнге сəгать 6–7 лəрдə халык, хуҗа һəм фатирчы, йорт эчлəрен һəм каралты-кураларын арулап, урамнарын себерергə чыктылар. Хөкүмəт арбалары килеп төяп алып китүгə, чүплəрне өеп əзерлəп куйдылар. Иртəнге сəгать тугыз булыр-булмаста, билгелəнгəн программа буенча, халык мəйданга туплана башлады.

Галимҗан Баруди, 1920 ел.