Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

«Йолдызлык» фестиваленең гала-концертыннан безнекеләр җиңү белән кайтты! 💥🎤🎊

16 сентябрьдә КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК 2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды.
Район сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең осталыклары белән таң калдырдылар.
«Вокал-соло» номинациясендә 8-11 яшьлекләр арасында Илүзә Гайнетдинова (җитәкчесе Әскарова Гүзәл Рәис кызы) «Иҗатта ихласлык өчен» махсус призына

16 сентябрьдә КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК 2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды.
Район сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең осталыклары белән таң калдырдылар.

-2

«Вокал-соло» номинациясендә 8-11 яшьлекләр арасында Илүзә Гайнетдинова (җитәкчесе Әскарова Гүзәл Рәис кызы) «Иҗатта ихласлык өчен» махсус призына лаек булды һәм тун белән бүләкләнде.
«Вокал-соло» номинациясендә 16-21 яшьлекләр арасында Илидә Җәләлиева (җитәкчесе Әскарова Гүзәл Рәис кызы) 3 урын яулады, акчалата премия, махсус бүләккә ия булды.
«Вокал ансамбльләр» номинациясендә «Зәлидә» вокал дуэты (Җәләлиева Илидә һәм Аубакирова Зәлия) 2 урын яулап, акчалата премиягә һәм «Созвездие-Йолдызлык»ның кул сәгатьләренә лаек булдылар.

-3

Афәрин, кызлар! Котлыйбыз! 👏🏼💐❤️
.
#балтач #балтаси #балтачрайоны #балтасинскийрайон #хезмэт #хезмәт #хезмэтгазетасы #хезмәтгазетасы #созвездие #йолдызлык #созвездиейолдызлык #созвездиейолдызлык2020 #эстрада #песни #танцы #котлыйбыз💐