Найти тему
Татарский Мир

МӨХӘММӘТҖАН ХӨСӘЕНОВ: Беренче мөфти, шәех, дипломат, офицер, разведчик, алпавыт, түрә, оратор...

Җәмигъ мәчет һәм мөфтият бинасы күренеше, Уфа. Прокудин-Горский фотосы.
Җәмигъ мәчет һәм мөфтият бинасы күренеше, Уфа. Прокудин-Горский фотосы.

Империя чорының оренбург мөфтиләре арасында Мөхәммәтҗан Хөсәен улы шәхесе игътибарны җәлеп итә. XVIII гасырның икенче яртысында аның кебек рус хакимиятенә хезмәттә дини белемен карьера ясау өчен оста файдаланып, югары дәрәҗәгә ирешкән башка шәхес булмаган, дип әйтергә мөмкин.

Мөхәммәтҗанның бабасы Мансур – Идел буеннан Бохарага барып укыган беренче шәкерт, асыл ватанына әйләнеп кайткач фарсы телендә дини хезмәт язган голәмә булып танылган.

Xәләл икмәк пешертүче

Мөхәммәтҗан Казан төбәгенең Борындык авылында 1756 елны туган. Дини белемне Оренбургтан ерак түгел урнашкан Каргалыда (Сәгыйт бистәсе), аннары Бохарада туплый. Ш.Мәрҗани язганча, егет сыра яки шәраб эшләүдән калган калдыкларны кушып пешергән икмәкнең хәләл булмавы хакында өч Бохара голәмәсеннән фәтва ала. Бу хакта Каргалы галимнәренә хәбәр итә. Фәтва шәһәрләргә таралгач, татарлар арасында шактый җәнҗал чыга. Күрәсең, икмәк пешереп сатучылар рецептларын үзгәрткәннәр яки татарлар үзләре хәләл икмәк пешерә башлаганнар.

Мөхәммәтҗан Бохарадан туган иленә 1777 елны әйләнеп кайта, мөдәррис булып эшли, аннары Кабулга барып белем эсти, кайткач шәехлек кыла. Мөхәммәтҗан Бохарага да, Әфганстанга да белем туплаудан тыш, хакимият кушуы буенча разведчик буларак мәгълүмат җыярга җибәрелә.

1785 елдан империя хакимияте Казах даласын тыныч юл белән Русиягә кушу, колонизацияләү планын тормышка ашыра башлагач, ул төп фигурага әйләнә, Оренбург төбәгенең «беренче ахун»ы итеп раслана. 1788 елны Мәхкамәи шәргыя рәисе – мөфти – итеп билгеләнгәч тә арадашчы-дипломат вазифасын калдырмый.

Казан университетының шәрәфле әгъзасы

Мөхәммәтҗан мөфти беренче булып Идел-Урал төбәге мөселманнарына дөньяви белем бирү проектын эшли. Аның нигезенә Казанда университет җитәкчелегендә, Уфада губернатор карамагында мөселманнар өчен махсус гимназияләр ачып, аларны тәмамлаган кешеләргә университетта уку мөмкинлеге булдыру фикере салынган була. Проект кәгазьдә генә калса да, бу документ Мөхәммәтҗанны мөселман җәмгыятенең киләчәген кайгырткан шәхес буларак бәяләргә мөмкинлек бирә.

Мөфти 1816 елның 14 февралендә Казан император университеты Советының шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителә. Бу исемлектә ике генә мөселман бар. Икенчесе – аның кияве, генерал-майор, Бөкәй кыргыз (казах) урдасы ханы Җиһангир Букеев. Мөфти, шулай ук, Санкт-Петербург ирекле икътисад җәмгыяте әгъзасы итеп кабул ителә.

Тулырак биредә карагыз: ТАТАРСТАН журналы. Тарих сәхифәләре // Мөхәммәтҗан Хөсәенов – беренче мөфти

Илдус Заһидуллин