Кече Лызи авылы миллилекне онытмый яшәүче җирлекләрнең берсе.
Кече Лызи җирлегендә нинди генә чара узса да, милли киемнәрдән булган егет-кызлар кунакларны җыр-бию белән каршы ала. Елның-елында сайлауларны да зур оешканлык белән уздыралар биредә. Менә сайлау көнне дә 1087нче номерлы сайлау участогында көн дәвамында халык җырлары белән заманчалары да яңгырады. Авылның мәдәният җанлы егет-кызлары