Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

ХӘЛӘЛ КӨЧ БЕЛӘН ЯШӘҮ КЫЙССАСЫ

Рәсим Хәбибуллин

Элегрәк заманда олы яшькә ирешкән ир белән хатын, инде кайдадыр җиң сызганып эшләрлек көчләре булмаса да, ислам шәригате кушканча, калган гомерләрен үз көннәрен үзләре күреп, хәер сорашмыйча гына уздырырга тырышалар. Боларның аз гына акчалары була, ире базарга барып шул акчаның яртысына мамык, яртысына ризык ала. Алган ризыгы бер көн ризыкланырга җитә. Ә хатын алган мамыкны эшкәртеп, язып, йоннан җеп эрли. Икенче көнне иртә белән ир әзер җепне базарга барып сата да, булган акчасының беразына янә ризык ала, калганына мамык ала. Янә җеп эрләнә, янә базарда сатыла. Олы яшьтәге ир белән хатын шулай тормышларын бер җайга салып хәләл көч белән гомер итәләр. Бер көнне шулай ир хатыны эрләгән җепне сата да, ризык та, мамык та алып өлгерми, ике ирнең үзара оршышканнарын, бер-берсенә сугып алганнарын күреп, алар янына килә дә, ни өчен оршышканнары белән кызыксына. Болар икесе бертуганнар икән, шулай ук базарда нәрсәдер сатканнар да, акчаларын югалтканнар. Шул акча югалтуда алар бер-берсен гаеплиләр, хәтта сугышырга әзер булалар. Җебен саткан ират бу ике бертуганны тынычландырырга тырыша, туганнарга алай акча югалтканнан дошманлашу килешмәс, дип үгет-нәсихәт бирә, һәм үзенең җеп сатып алган акчасын аларга бирә һәм өенә хатыны янына буш кул белән кайтып керә.

- Әй сөекле хатыным, мине орышсаң орыш, гафу итә алсаң гафу итәрсең, мин бит ризык та, мамык та алып кайтмадым, - дип, базарда булган хәлләрне аңлатып бирә.

- Әй тормыш иткән сөекле ирем, ничек инде мин сине орышыйм, син бит бик изге гамәл кылгансың, дошманлаша язган ике бертуганны татулаштырып кайткансың. Бүген инде кичәгедән калган ризыкларны җыйгалап ашарбыз, иртәгә Аллаһы үзенең ярдәмен бирми калмас әле, - ди. Алар булган каты-котыларны җыеп ашыйлар да, ир белән хатын нигезгә тыгылган, өй күтәргәндә калган сүсләрне җыештыралар да, хатын шул калдык-постык сүстән җеп эрли.

Ир янә китә базарга җепне сатарга. Көн буе базарда басып торуына карамастан җепне беркем дә алмый. Килеп тотып карыйлар да, җеп черек сүстән эрләнгәнен күреп, алмыйча китәләр. Карый кырыенда басып торган ир балык сата, бер балык калган берсе дә алмый. Җеп хуҗасы балык сатучыга тауарларын алмашырга тәкъдим ясый. Балык сатучы ризалаша, чөнки икенче көнгә чаклы балыкның бозылуы бар.

- Әй сөекле хатыным, җепне беркем дә алмады, менә балык сатучыга җепне бирдем, ул миңа шушы балыкны бирде.

- Бик яхшы иткәнсең сөекле ирем, менә мин аны хәзер чистартып пешерермен дә, ризыкланырбыз, Аллаһының рәхмәте белән.

Хатын балыкны чистарта башлап, ярып та җибәрә, балык эченнән зур гына энҗе-мәрҗән килеп чыга. Хатын ирен чакыра, икесе дә бик шатланалар. Балыкны пешереп ашыйлар. Икенче көнне ир мәрҗәнне алып зәркәнчегә бара. Зәркәнче әйтә иргә:

- Мин сиңа күп хак бирә алмыйм, алты мен алтынга риза булсаң, мәрҗәнеңне алам, - ди.

- Мин риза алты мен алтынга. Тик син аны миңа бүген үк бирсәң әгәр.

- Менә син яхшылап санап ал, мин сине һич алдарга җыенмыйм, - ди зәркәнче.

Ир шундый зур акчага ия булу бәхетеннән күп кенә ризык, хатынына бүләк алып кайта. Яхшылап мул ризыклы табын артына ашарга утыргач, ишекне шакыйлар. Хуҗа ишекне ачса, бер хәерче басып тора:

- Әй Аллаһының колы, минем өч көн ашаганым юк, миңа бераз ризык бирә алмассызмы икән, өегездә тәмле ризык исе дә чыккан, - дип ялвара хәерче.

- Әй Аллаһының колы, син безне мактап йөрисең икән, без менә ашарга утырдык кына, әлбәттә сине ашатабыз. Әле алай гына түгел, Аллаһы безне олылап байлык та бирде кичә. Шул байлыкның яртысын сиңа бирәм, без инде олылар, безнең гомергә яртысы да җитә, син яшь күренәсең, син ул акча белән берәр эш ачып җибәрерсең, - ди хуҗа, хәерче кешегә ярдәм итә алуына шатланып.

Хуҗаның шул сүзләрен ишеткән хәерче:

- Мине сезгә илче итеп, сынар өчен Аллаһы җибәрде, мин фәрештәмен, без ризыкланмыйбыз. Синең ике бертуганны татулаштырганың өчен Аллаһы Тәгалә синең кулыңа мәрҗән йоткан балык тоттырды. Инде мин хәерче кеше рәвешендә кергәч тә юмартлык күрсәттең, Аллаһы синнән һәм хатыныңнан бик разый, картлыгыгызны мохтаҗлыктан азат булган хәлдә уздыруыгызны тели, - диде дә фәрештә, юк та булды.

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, карагыз Аллаһы Тәгалә ничек итеп үзләренең ашарга акчасы калмаса да, ике бертуганны татулаштырып изгелек кылган ир кешегә шушы дөньяда ук рәхмәтен биреп картлык көннәрен мохтаҗсылыкта, ачлы-туклы итеп уздырмас өчен байлык бирә.

Әйе, кайберәүләр әйтерләр, “бу бит бер кыйсса гына”, дип, ә бит уйлый белгән кеше өчен, без барыбыз да Аллаһының ярдәмен еш күреп торабыз, тик шул ярдәме өчен шөкер итә беләбезме?

Бер дус сөйли, “Машинам тимер юл кичүенә (переезд) җиткәндә ватылды. Туктадым, капотны ачып карадым, гаебен ачыкладым, төзәтер өчен 10 лы ачкыч кирәк, үземнең ачкычлар арасында нәкь шул ачкыч юк. Нәрсә эшләргә аптырап машина тирәли йөри башладым, шунда ниндидер тимергә китереп бастым, иелеп карасам 10Х12 ачкыч ята”, ди. Карагыз җәмәгать, әлбәттә ул ачкычны кемдер югалткан, әмма шул ачкычны югалтучыдан Аллаһы югалттырган, менә шушы кешегә ярдәм итәр өчен. Бу Раббыбызның ярдәме түгелме?

Дустымнан шөкер итүе хакында сорадым, “Нык шатландым инде”, ди. “Рәхмәт әйттеңме соң?” – дип сорыйм, “Кемгә, ачкычын югалткан кешегәме?” – ди....

Ярдәмне күргәндә шатланабыз, сүз дә юк, әмма шөкер итәргә, әкертенләп булса да намазга басарга, башкаларга ярдәм күрсәтү турында бик уйламыйбыз шул.

Аллаһы Тәгалә безне Үзенең аятьләре белән нәсихәт кыла, әмма без аңларга тырышмыйбыз шул.

“Әгәр сез диңгезләрдә йөргәндә бер куркыныч ирешсә, бер Аллаһыга ялвара башлыйсыз, әгәр сезне ул куркынычтан коткарып корыга чыгарса, янә Аллаһыдан башкага табына башлыйсыз, яки башка бозык эшләрне эшли башлыйсыз! Кеше Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә көфран нигъмәт кыла торган булды. Коры җиргә чыккач җирнең сезне йотуыннан имин булырсызмы? Әгәр җир сезне йота калса, сезгә кем ярдәмче булыр?.

Яки сезне тагы диңгезгә кайтаруыннан имин буласызмы? Икенче мәртәбә диңгездә булганыгызда өстегезгә каты җил җибәреп, үзегезне суга батырыр кәфер булганыгыз өчен, батырганыбыздан соң Безне шелтә итүчене тапмассыз”. (17. 67-69)

“Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, Безнең аятьләребезгә мәкер кыла башлыйлар. Әйт: "Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы. Чынлыкта фәрештәләребез сезнең мәкерләрегезне язып баралар". (10. 21)

Хәсрәт һәм зарар күргәндә сабыр булырга, Аллаһының күрсәткән ярдәменә шөкер итәргә өйрәнсәк иде хөрмәтле милләттәшләребез!