Күргәнебезчә, бар икән! Берсе - 2нче лицей-интернат укучысы тэрҗемә итсә, икенчесен Айгел Шәрәфиева, Тарих институты галимләре белән берлектә әзерләде. Бәлки укучыларыбыз башка үрнәкләрне дә беләдер? Бугенге компьютер заманында комикс-китапларның кирәге бармы? Япония, техник яктан нинди генә алга киткән ил булса да, анда халык китапларны һәм комиксларны әле дә яратып укый, яшьләр генә түгел, олылар да. Бу аларда мәдәниятнең бер тармагына әверелгән, ягъни субкультура булган инде. Безнең яшьләр болай яза: "Китаплар укымыйбыз, чөнки алар кызыклы түгел, яки анда рәсемнәр бик аз! Шуңа күрә без сезгә татарча комикслар ясадык!" (https://vk.com/tatcomic). Әле бу тәҗрибәне безнең зур нәшриятлар дәвам итәргә бик уйламый кебек. Күрәсең, авторлар хокукы да үз йогынтысын ясый торгандыр. Югыйсә, безнең үзебезнең авторларыбыз һәм оригиналь хикәяләребез бар бит. Яшь буынга татарча комикслар кирәкме? Кирәк булса, ниндиләре: гади тәрҗемәме, яисә оригиналь әсәрләрме? Ягез, без эксперимент ясап карыйк!