Август азагында Кукмара районында 62 яшьлек ир-атны үгез сөзгән.
Ир белән хатын урманга гөмбә җыярга барган булганнар. Алар гөмбә эзләп йөргәндә көтүлеккә килеп чыккан. Шулай уйламаганда аларга үгез һөҗүм иткән.
Хатынга зыян килмәгән, ә менә ярсыган үгез ирне чөеп ыргыткан һәм җирдән сөйрәп барган. Ирнең кабыргалары, иңбаш сөяге сынган. Сынган кабырга сөяге үпкәсенә зыян салганлыктан хәле