Найти тему
Татарский Мир

Юмарт кулы саекмый

Оглавление

Күптән түгел 30 август - Республика көне булып узды. Шул көннәрдә узган Милләт җыенында татар халкы өчен зур әһәмияткә ия булган, замана йогынтысында башка халыклар арасында эреп югалмыйча, үз кыйбласыннан тайпылмыйча милләтне алга таба үстерү юлларын тәкъдим иткән документ – гамәл стратегиясе кабул ителде. Кешене милләт хадиме, үз милләтенә тугрылыклы шәхес итеп үстерүнең төп юлы - мәгариф. Гамәл стратегиясендә дә мәгариф үсешенә зур урын бирелә.

ХХ гасыр башы татар халкының милләт буларак иң югары үсеш алган чоры дип исәпләнелә. Бу, әлбәттә, аң-белем һәм милли тәрбия бирү йогынтысында ирешелгән югарылык.

Милли мәгариф системасы дәүләт тарафыннан бер тиен дә матди ярдәм күрмәгән заманда ничек итеп милләт шул дәрәҗәгә күтәрелә алган соң?

Билгеле инде, халыкның киләчәге өчен янып йөргән байлар, сәүдәгәрләр, хәйриячеләр һәм татар зыялылары мәгариф үсешенә зур ярдәм күрсәткәннәр. Алар ярдәме белән мәктәп-мәдрәсәләр төзелгән, китапханәләр ачылган, китаплар бастырылган, мөгаллим һәм мөгаллимәләр хәзерләү өчен курслар оештырылган, сәләтле шәкертләргә югары белем алу өчен шартлар тудырылган һ.б. Бу эшкә өлеш кертүчеләр арасында яхшы таныш исемнәр: татар сәүдәгәрләре Апанаевлар, Юнысовлар, Аитовлар, Казаковлар, прииск хуҗалары булган бертуган Рәмиевләр һ.б. бар. Алар акчасына “Мөхәммәдия”, “Хөсәения”, “Галия” мәдрәсәләре, ятимнәр йортлары төзелә.

Казан байлары арасында иң олы хөрмәткә лаеклы хәйриячелек эшен Юнысовлар күрсәткән дисәк, ялгыш булмас. Чөнки, мөселман дөньясында иң беренче балалар йорты 1844 елның 6 декабрендә Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар иганәсенә ачыла. Монда 7 яшьтән 16 яшькәчә булган балалар тәрбияләнә. Аларга Коръән, ислам нигезләре, арифметика (урысча), гарәп, фарсы, рус, төрки телләре һәм төрле һөнәрләр өйрәтелә. Балаларның кием- салымы, урын-җирләре ел саен яңартылып торыла. Алар балалар йорты файдасына Печән базарында урнашкан һәм елга 1400 сум табыш бирә торган 14 (лавка) кибетләрен бирәләр. Казанда иң яхшы балалар йортыннан исәпләнгән бу ятимханә 1917 елга кадәр эшләп килә.

Юнысовлар  гаиләсе
Юнысовлар гаиләсе

XIX гасырның икенче яртысында татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә җәдидчә белем бирү мәктәп-мәдрәсәләре ачыла башлый. Аларда дин белеменнән тыш дөньяви фәннәр: хисап, география, физика, химия, тарих, алгебра һ.б.лар буенча белем бирү төп максат итеп куела. Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе яңа тип уку йортларының беренчеләреннән санала. Бу мәдрәсәне танылган эшкуар һәм дин әһеле М.Галеев үз акчасына Бохарда укып кайткан олы малае Галимҗан Баруди өчен салдыра. Мәдрәсәне салуда шулай ук сәүдәгәр Ә.Я. Сәйдәшев, миллионер М.-С.Галикәев, танылган бай һәм хәйрияче Ә.Г.Хөсшенов, фабрикант Г.И.Үтәмешев һ.б. зур өлеш кертәләр.

Хөсәения мәдрәсәсе, Оренбург
Хөсәения мәдрәсәсе, Оренбург

1889 елда Оренбург шәһәрендә абыйлы-энеле Хөсәеновлар тарафыннан ачылган “Хөсәения” мәдрәсәсе тагын бер мисал. Мәдрәсәдә укулар түләүсез һәм читтән килүчеләр өчен интернат та оештырыла, уку кирәк-яраклары, ашау-эчү, кием-салым – бөтенесе дә әлеге байлар хисабына була. Моннан тыш, ел саен мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам итергә мөмкинлек алалар.

Егерменче гасыр башында Хөсәеновлар барлыгы кырыклап мөгаллимгә эш хакы түләп тора, ике йөзләп мәктәп һәм мәдрәсәне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итәләр.

Оренбург шәһәрендә гомер иткән һәм шулай ук татар мәгарифен үстерүдә зур роль уйнаган абыйлы-энеле Рәмиевларны да онытып булмый. Алар Оренбург өлкәсендәге күп кенә авылларда мәчет-мәдрәсәләр салдыруда ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, Юлык авылында мәчет салдырып, аның каршында ир балалар өчен мәктәп-мәдрәсә бинасы төзиләр. 1905 елдан соң Гәүһәр Рәмиева тырышлыгы белән монда кыз балалар мәктәбе, кул һөнәре өйрәтү курслары ачыла.

Рәмиевлар гаиләсе, Льеж, 1914, арасында Садри Максуди да бар.
Рәмиевлар гаиләсе, Льеж, 1914, арасында Садри Максуди да бар.

Шул ук елларда, башлыча Рәмиевлар иганәсе исәбенә җәмәгать китапханәсе эшли башлый. Аны, өстәмә хезмәт хакы алып, Рәмиевлар мәчете мәэзине һәм аның хатыны тоталар. Китапханә дүр көн ир-атлар, ике көн хатын-кызлар өчен билгеле бер вакытта ачык була.

Китапханәләр ачылу татар халкы өчен тагын бер яңалык була һәм алдынгы фикерле байлар үзләреннән булдыра алганча ярдәм күрсәтәләр. Мәсәлән, Казан сәүдәгәре Габдулла Йосыф улы Апанаев “Шәрыкъ” клубы китапханәсен даими рәвештә китаплар белән тулыландырып тора. Сәүдәгәр Кәримовлар, 1906 елда Әхмәтһади Максудиның беренче мөселман “Китапханәи Исламия”сен төзү турындагы фикерен хуплап, үзләренең китап бастыру оешмасындагы 150 урынга исәпләнгән уку залы өчен зур бина бүлеп бирәләр, китапханә фондына төрле эчтәлектәге 448 китап бүләк итәләр.

1898 елдан башлап татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә хәйрия җәмгыятьләре төзелә башлый. Алар ярдәме белән татарча театр һәм концертлар куела, экскурсияләр, зурлар өчен төрле курслар оештырыла, лекцияләр укыла. Белем алучы ярлы шәкертләргә матди ярдәм күрсәтелә, яхшы укыган шәкертләргә стипендияләр билгеләнә.

Хәйрия җәмгыятьләре оештыруда һәм алар эшчәнлегендә хатын-кызлар да зур активлык күрсәтәләр. Хатын-кызлар тырышлыгы белән Уфада, Мәскәүдә, Бакуда һ.б. шәһәрләрдә хатын-кыз хәйрия җәмгыятьләре оеша.

Татар халкы арасында бүгенге көндә дә байлыклары миллионнар белән исәпләнгән байларыбыз бик күп. Ләкин алар байлыкларын халык мәнфәгате, милләт үсеше өчен кулланырга ашыкмыйлар. Ник алар тарих битләренә күз салып, бабаларыбыздан үрнәк алмыйлар икән?

Юмарт кулы саекмый, - ди бит татар халкы.