Нәрсә ул – моң?
Башы: Халкыбыз яшәгәндә, моң яшәр
Моң ул – курай, сорнай кебек борынгы уен коралларыбыз, тальян гармун күрекләренең, кәмән (скрипка) кылларының өзелеп-өзелеп сузган сагышлы тавышы да. Зөлфәт Хәким әсәренең бер герое: “Татар күңеле – скрипка түгел, уйнамагыз аның кылларында!..” – ди. Мәгънә бар бит бу сүзләрдә!
Татарда “моңсу” дигән сүз дә бар. Монысын да моң белән бәйләп карау дөрестер. “Моңлана” дигәндә талгын гына көй көйләүче кеше генә түгел, ниндидер хисләр белән тәэсирләнеп, уйланып утырган кеше дә күз алдына килә. Тирәндә ята бу сүзнең мәгънәсе, бик тирәндә.
Татарлар “моң” сүзенә сак караганнар.“Бигрәк моңлы бала, бәхете генә була күрсен инде”, дигәнне һәркемнең ишеткәне бардыр, шәт.
"Әүвәл Аллаһ" мөнәҗәт. Бәрәкәт ансамбле.
Моң ул һәрбер татар кешесенең күңелендә бар...
Галимнәр моңның кеше ДНКсында саклануын ачыклаганнар. Күңел биреп тыңланган моңлы көй, аваз кешенең канына үтеп керә икән. Шул ук кан аша ул аның балаларына күчә. Менә шуңа да моңга, моңлы татар җырларына һәрбер татар кешесен яшьтән, бала чактан ук күнектерү мөһим. Һәркем җырчы түгел әлбәттә, абсолют музыкаль ишетү сәләте дә сирәкләргә генә бирелә. Ләкин Ходай һәркемгә дә күңел, күңел нечкәлеген, хисләр бирә. Тыңла, ишет, күңелеңә ал, күңелеңне бает.
Моң ул һәрбер татар кешесенең күңелендә бар, кемдер аны, Илһам Шакиров югарылыгында булмаса да, тышка чыгара ала, ягъни җырлый белә, кемдер авызы эченнән көйләп, эчке ярсуларын, күңел ташуын баса. Җыр-моң яшәргә булыша, тормышны җиңеләйтә, кешенең эчке дөньясын чистарта, рухын баета, рухын күтәрә.
Соңгы көннәрнең тагын бер шатлыклы хәбәре – шактый вакыт эфирдан югалып торган “Тәртип FM” радиосының кабат эшли башлавы. Халкыбызга үзенең асылын, кыйбласын искә төшерүне, милли кыйммәтләребезне, мәдәни мирасыбызны кайтаруны һәм саклауны, борынгы җыр-моңнарыбыз, татар композиторларының үлемсез классик иҗаты белән таныштыруны һәм популярлаштыруны максат иткән радионың гомере озын булса иде!
Кайтуыңны сагынырмын, Саида Мухаметзянова – Луиза Батыр-Болгари көе, Наил Касыймов сүзләре
Моңыбыз югалмасын иде! Бу үзебездән тора, шуны онытмыйк.
Габдулла Тукай.
Милли моңнар
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
Хәйран булып җырны тыңлап тордым, Ташлап түбән дөнья уйларын; Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга, Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?» Җавабында милләттәшем миңа: «Бу көй була, диде, Әллүки!»