И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?
(Г.Тукай)
Җәйнең искиткеч матур торган соңгы көннәрендә халкыбыз Татарстан Республикасы көнен зурлап бәйрәм итте. Нәкъ шушы көннәрдә татар дөньясы өчен әһәмиятле тагын бер вакыйга булды - Милләт җыенында татар милләтенең үсеш стратегиясе кабул ителде. Күп шау-шулар уятты бу документ, димәк берәүне дә битараф калдырмады. Аның кирәклеге бәхәссез икәнлеген һәркем аңлый, күтәрелгән мәсьәләләргә дә, шаять, каршы килүче булмас. Туган телне саклау, иман ныклыгы, татар рухы, милли мәгариф, гаилә тәрбиясе, моң – болар татарны татар иткән, гасырлар дәвамында саклап калган төп сәбәпләр. Нәкъ менә шулар милләтебезне алга таба үстерергә, аның үзенчәлекләрен саклап калырга ярдәм итәчәкләр дә. Әлбәттә, тәрәкъкыять, заманча технологияләр, яңа казанышлар кебек дөньяны алга сөрә торган көчләр татарлар өчен дә кирәк, бик кирәк. Һич кенә дә каршы килмим. Шулай да миллилекне саклау өчен беренчеләре мөһимрәктер, мөгаен.
Сәидә Мөхәммәтҗанова - "Татарстан"
Әйтик, татар мәдәниятендәге иң серле күренешләрнең берсе булган МОҢны гына алыйк.
Нәрсә соң ул моң?
Аны ничек тәрҗемә итәргә, башка милләтләргә ничек аңлатырга? Сагышмы ул, әллә татарның сыкрап торган эчке күңел халәтеме? Моңны җырга гына бәйләп карасаң, аны күңелгә үтеп керә торган талгын көй, лиризм, гармония, пентатоника, мелизмнар дип тә аңлатып булыр иде. Ләкин бу рәвешле генә аңлату бик үк дөрес булмас кебек.
“Мин моңланмыйм, күңел моңлана...”
Тукаебыз җырларны «халык күңеленең мәңге тутыкмас саф раушан көзгесе» дип атаган. Димәк, җыр, көй – ул күңел, ул йөрәк, ул хис. Шуңа да татар җырларының бик күп өлешен йөрәк аша чыккан, озын, моңлы көйләр тәшкил итә. Йөрәк аша чыга икән, димәк, борчый, дулкынландыра, күңелне сызлата. Авыр тормыш, авыр язмыш, гасырлар дәвамында күргән золым-зәхмәтләр, әлбәттә, халык күңеленә тәэсир итми калмаганнар. Хисләр моңга әверелеп, күңел читлегенә сыеша алмый, тышка бәреп чыккан, агылган. “Әллә кайтам, әллә юк” дип герман сугышына киткән сөйгән ярын өзелеп көткән, туган иленнән читтә гомер кичергән, шахталарда күмер кисеп, авыр эштән биле бөгелгән, “көзге җилләргә” каршы барудан йончыган, арыган, “өмете өзелгән” кеше моңланмый, кем моңлансын!? Моңсу гына тәрәзәдән карап, сөйгәнен сагынып утырган кыз бала, яки:
“Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын
Безнең көннәр санаулы.
Биек икән тавыгыз,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз,” –
дип җырлый-җырлый (бәлки елый-елый?!) герман сугышына киткән татар егетләренең күңелендә сагыш, моң булмагандыр дип кем әйтә ала? Бик сирәкләре генә туган якларына, газиз әниләре янына кире әйләнеп кайтканнар бит, ә күбесе чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган... Бу халык моңланмый, кем моңлансын...
Сәидә Мөхәммәтҗанова - "СУ БУЙЛАП"
Җан авазы, җан ярасы булып яңгыраган татар моңын шагыйрьнең түбәндәге юллары аеруча ачык ачып сала кебек.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен (Г.Тукай).
Әлбәттә, моңны гел кайгы-хәсрәт белән генә бәйләп карарга кирәкми.
“Моң” дигәндә күз алдына иң әүвәл Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Сара Садыйкова кебек олуг җырчыларыбыз, моң ияләребез килә.
Сара Садыйкова татар күңеленә “моң чишмәсе”, “җырчы сандугач”, “Моңсара” булып уелып кереп калды. Илһам Шакиров – берничә буын татарны үз җырлары белән яшәткән, тәрбияләгән шәхес, “Җыр тыңлаган, аны ишетеп күңеле тулган, моңланган кеше начар кеше була алмый,” - дип әйтә торган булган. Моң ул – күңел чисталыгы, кешенең рухи матурлыгы, эш-гамәлләренең, уй-фикерләренең дөреслеге дә.
Минтимер Шәймиев, Илһам Шакиров вафатыннан соң, аңа чын йөрәктән булган хөрмәтен белдереп:
“Илһам Шакиров безнең арадан китте, илһам бездә калды”, - дигән. Бу урында ИЛҺАМ сүзе МОҢ сүзе белән туры килә.