Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

XVII гасырда иң яхшы татар психологы кем булган?

Белгәнебезчә, Казан ханлыгы яулап алынгач килеп чыккан иҗтимагый-сәяси вәзгыяттә халкыбыз чукындыру, төрле эзәрлекләү сәясәтенә дучар була.

Белгәнебезчә, Казан ханлыгы яулап алынгач килеп чыккан иҗтимагый-сәяси вәзгыяттә халкыбыз чукындыру, төрле эзәрлекләү сәясәтенә дучар була. Моңа каршы тору өчен татарлар рухи корал итеп ислам динен ала, шул рәвешле алар милләт булып сакланып кала. Чөнки ислам дине кешене рухи яктан тынычландыручы, көч бирүче фактор булып торган. Моны татар язучылары һәм шагыйрьләре бик яхшы аңлап алганнар һәм халыкка да аңлатуны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Шул исәптән, Мәүла Колый (Мәүла колы дисәк, дөресрәк булыр иде, тик әдәбиятта алай кабул ителмәгән) исемле татар шагыйре дә шундыйлар рәтендә була. Ул шушы бурычын җиренә җиткереп үтәү һәм татар халкының милләт буларак сакланып калуына зур өлеш кертү өчен “Хикмәтләр” дип аталган шигырьләр җыелмасын иҗат итеп, халыкка тәкъдим итә. Исеменнән үк күренгәнчә, аның һәр шигырендә ниндидер бер хикмәт яшеренгән, фәкать шуны ача белү зарур.

Мәүла Колый әсәрләренең язылу урыны: «Әйтелде Шәһре Болгар кәндләрендә», - дип күрсәтелә. Бу сүзләрдән аның хикмәтләре Шәһре Болгар тирәсендәге авылларның берсендә язылуы аңлашыла. Атаклы татар галиме Марсель Әхмәтҗанов язганча, шагыйрьнең чын исеме - Бәйрәмгали Колыев. Ул 1678 елда үз иптәшләре белән Биләр шәһәренә күчеп нигез кора. Алар мөселман мәдәнияте үзәкләрен саклап калу нияте белән күченәләр. Нәтиҗәдә, Биләрдә мөселманнар яши торган торак пункт барлыкка килә. Монда татарларның ныгый баруы патша хөкүмәтенә ошамый. Моның ише урта гасыр мөселман мәдәни мәркәзенең татарларны оештыру үзәге булып китүендә христиан дәүләте үзенә куркыныч күргән. Шунлыктан, бу төбәктән татарларны куып таратып, анда рус хәрби үзәге оештыру планына керешәләр.

Мәүла Колый иза чиккән халкына киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр бирүне үзенең бурычы итеп саный. Чөнки тормышта җәбер-золымның соңгы чиккә җитүен күреп торган нинди әдипнең йөрәге әрнемәсен дә, ничек бу турыда уйланмасын.

Мәүла Колыйның кыяфәте шундый булгандыр, дип фаразлана
Мәүла Колыйның кыяфәте шундый булгандыр, дип фаразлана

Мәүла Колый иман саклау мәсьәләсенә бик киң туктала. Үзенең хикмәтләренең күп җирләрендә ул иман белән дөньядан үтү өстенлекләрен санап үтә:

«Иман берлә үлсәм диү өмидем вар,

Иман әйтү – үлгән колга рәхмәт дуслар».

Шулай ук:

«Бу дөньядин иман берлә үтәр булса,

Гүрдә юлдаш гүр эчрә ятар, имеш.

Оҗмахка илтер, кыямәт көн йитәр булса

Оҗмах өмид идеп, иман әйгем килер».

Мәүла Колый бик тынгысыз бер чорда яши. Бу елларда илдә җәбер-золым түзмәслек дәрәҗәгә җитә. Гаделсезлектән котылу өчен, динен һәм милләтен саклап калу өчен татар халкы актив көрәшкә күтәрелә. Халык арасында азатлык идеяләре тарала башлый. Әмма бу кузгалышлар рәхимсез рәвештә бастырылып килә.

Мәүла Колый гарипләр турында язганда тәннәре зәгыйфь яки имгәнгән кешеләрне генә күздә тотмый, бәлки, җаннары, күңелләре имгәнгән, рәнҗетелгән, кыерсытылган кешеләрне күздә тота. Бу исә чукындыру сәясәте белән дә бәйле булган. Автор татар халкының тормышлары искиткеч авыр булуы, хәтта аларның тыныч кына ятып үләрлек урыннары да юклыгын җан тетрәткеч юллар белән тасвирлый:

«Гарипләргә тормага йорт-мәкян каны?

Баш агырса, әҗәл йитәр, куркар җаны, –

Олуг-кардәш кыла алмас сәне гани,

Гариплектә үлем килсә, дөшвар иркән.

Башында ултырмага ятасы юк,

Өстендә хәсрәт йияр анасы юк.

Уңлы-суллы, хәлен сорар иясе юк, –

Бер үлмәке мең үлмәкдин яман иркән,

Гарипләргә үлем килсә, моңлыг башы,

Юк аның гүргә куяр карендәше.

Аш кылмагай, гарип өчен тикмә кеше, –

Гариплектә килгән үлем шул тик иркән».

Мәүла Колый татар халкына бу коточкыч авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтергә омтыла. Бу юл – Аллаһы Тәгаләгә таянып һәм сабыр итеп, дошманнар алдында ныклык күрсәтү. Мәүла Колый нык тору дигәндә дошманнарны корал белән түгел, ә иман ныклыгы һәм сабырлык белән җиңүне күздә тота. Бу сынауны кеше беркайчан да берүзе генә үтеп чыга алмавын белгәнгә, таянырга ниндидер бер терәк кирәк булганга, шагыйрь бу терәк итеп Аллаһы Тәгаләне күрсәтә. Сынаулар никадәр авыррак, күбрәк булса, кешенең Аллаһы Тәгаләгә таянуы да шулкадәр арта. Мәүла Колый халык үзе үч ала алмаганлыктан, бу үчне Аллаһка калдырырга үгетли, чөнки Аллаһ залимнәрне кыямәт көнендә, һичшиксез, җәзага тартачак икәнлеген әйтә. Мондый төр сынауларны хәтта пәйгамбәрләр, әүлиялар да күрә. Мисал итеп әдип Ибраһим пәйгамбәрне китерә. Аны Нәмруд исемле патша утка ата, әмма, Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән таянганга күрә, Ул аны коткара. Шулай ук хикмәтләрендә Җирҗис кыйссасы да китерелә. Ул дине өчен дүрт тапкыр җанын биреп, ахыр чиктә җиңүгә ирешә:

«Бу дөнья газапларын Җирҗис күрде,

Ул, газапта, дүрт кат Хакка (Аллаһка) җанын бирде.

Ул хәлдә икән, Хак күзенә күренү торды, –

Шул вакытта Хак дидарын (Аллаһ Йөзен) күрмештер ул».

Шулай ук әдип, Йосыф, Әюп пәйгамбәрләрне телгә алып, аларны үрнәк итеп күрсәтә. Бу пәйгамбәрләр Аллаһка таянып һәм сабыр итеп, ахыр чиктә уңышка, җиңүгә ирешәләр. Мәүла Колый аларны үрнәк итеп биреп, халыкка бу авырлыклардан чыгу юлын күрсәтә:

«Ихлас илә һәркем кылса Хакның эшен,

Тәгать кылып Хакга еглап түкәр яшен;

Хакка бирер корбан өчен җанын-башын,

Хакны эстәгән баш җандин кичмәй булмас».

Мәүла Колый динне саклауда бик нык сабыр итәргә куша. Сабыр иткәндә генә Аллаһ уңыш һәм җиңү бирәчәк икән. Чөнки пәйгамбәрләр дә сабырлык аркасында гына җиңүгә ирешкәннәр:

«Сабыр берлә Әюп тапты сиххәт үзен

Сабыр берлә Ягкуп ачты күрмәс күзен.

Сабыр берлә Йосыф тапты дәүләт йөзен,

Сабыр сүзен телдин җөда итсә булмас».

Мәүла Колый Аллаһка һәрвакыт сыена һәм Аннан һәрвакыт саклавын һәм рәхмәтен сорый, аның бөеклеген, кодрәтен кат-кат искәртеп тора һәм Аллаһ мөэминнәрне үз яклавы астына ала, дип ышана.

Шулай итеп, Мәүла Колый иманны саклауда нык торырга, сабыр итәргә, Аллаһы Тәгаләгә таянырга, Аннан яклау көтәргә чакыра.

Беркемгә дә сер түгел, иман кешенең тормышында мөһим роль уйный һәм зур урын алып тора. Кешенең бу дөньядагы бәхете һәм ахирәттәге бәхете нәкъ менә иманына, аның дөреслегенә, чисталыгына бәйле. Мәүла Колый да укымышлы кеше булганга, бу турыда яхшы белгән, аңлаган һәм үз халкы өчен кайгырган. Ул заманда кеше теләсә кайсы вакытта имансыз калырга мөмкин иде. Чөнки Мәүла Колый яшәгән заман көчләп чукындыру, дин өчен эзәрлекләнү вакытына туры килә. Кешеләрне төрле ысуллар белән христиан диненә кертү юллары уйлап табыла: көч белән, төрле льготалар, матди ярдәм итү юлы белән һ.б. Шуңа күрә иманы зәгыйфь булган кеше үзе дә сизмәстән иманыннан ваз кичәргә мөмкинлеген аңлый автор һәм иманны ныгыту юлларын күрсәтә.

Шулай итеп, Мәүла Колыйның хикмәтләр китабы татар халкына динен һәм милләтен саклап калырга ярдәм итү, киңәшләр бирү һәм патша хөкүмәте тудырган бәлаләрдән котылу юлларын күрсәтүдән гыйбарәт. Мәүла Колый әсәрен шигырь белән биреп үзенең киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен үтемлерәк кабул ителүенә ирешә. Ул татарларның үзе яшәгән чорда килеп чыккан проблемаларын күрә белгән һәм милләттәшләре өчен психолог функциясен дә үтәгән.