Бөек татар галиме Шиһабеддин Мәрҗанинең газиз әти-әнисе хәзерге Арча районы Ташкичү авылында җирләнгән. Эпиграфик экспедициябез вакытында аларга куелган ташны табу безнең өчен зур ачыш булды. Бүгенге көнгә хәтле әле аның тулы текстының тәрҗемәсе беркайда да басылып чыкмаган иде. Шунысы кызганыч, таш инде тәмам җимерелеп, юкка чыгу алдында тора, текстының кайбер өлеше инде укылмаслык дәрәҗәгә килгән. Шуңа күрә бу таш мөмкин кадәр тизрәк реставрацияләнергә һәм дәүләт тарафыннан саклауга куелырга тиеш.
Баһаветдин Сөбхан улына һәм Хөбәйбә Габденнасыйр кызына куелган кабер ташы:
Таштагы текстның укылышы
Алгы ягы (калкытып язылган):
1) «Һәзәә мәркадү галләәмәтил-әнәәми
2) вә мәшһәдү фәһһәәмәтил-әгъләәмил-мүштәһәри бил-фәдъли
3) вәл-гыйльми мин бәйнә әкърааниһи вәт-тәфәүвүкый галәә әмсәәлиһи
4) вәхиидү дәһриһи вә фәриидү гасриһи бәһәәүл-хәккый вәд-диини
5) Әбелгаляэ Мөхәммәд бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани
6) таййибәллааһү Тәгааләә рамсәһү вә таррабә фии гааләмил-кудси нәфсәһ
7) түвүффийә йәүмәл-иснәйнил-хаамиси мин шәһри рабигыйль-әүвәли
8) сәнәтә сәләсин вә сәбгыыйнә вә миәтәйни вә әлфин вә гумруһүл-газиизү
9) кад нәййәфә галәс-сәбгыыйн».
Уң ягы (калкытып язылган):
«Йәә вәәкыйфән фии кабрии тәфәккир фии әмрии кад күнтү әмси мисләкә фә-тәсыыйру гадән мислии».
Сул ягы (калкытып язылган):
«Тарих хәзрәт Баһаэддин әл-Мәрҗани саахибү фәдълин бикәрам».
Арткы ягы (калкытып язылган):
1) «Вә йәтлүүһү мин мәгърибиһи кабру халиләтиһ-
2) -ил-гафиифәтис-саалихәтил-бәәррати үммил-гыймәәди
3) Хөбәйбә бинте Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек бәррадәллааһү
4) мәәъвәһәә вә җәгаләл-җәннәтә мәсвәәһәә түвүффийәт
5) фии зил-хиҗҗәти сәнәтә сәмәәнин вә сәләәсиинә вә миәтәйни вә әлфин
6) мин һиҗрати мән ләһү кәмәәлүл-гыйззи вә тәмәәмүш-шәрәф
7) йәә ихвәәни вә әүләәди вә әхфәәдии ләә тәгурраннәкүм-
8) үд-дүнйәә фәиннәд-дүнйәә фәәниййәтүн вәл-әәхыйратү әәтиййәтүн
9) вә күллү әәтин карииб».
Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе
Алгы ягы:
1) «Бу – кешеләрнең белүчерәге,
2) гыйлем ияләре арасында белемлеге һәм аңа тиң булганнардан өстенлеге
3) белән танылган, галимнәрнең галиме булган затның кабере.
4) Үз чорының һәм заманының бердәнбере, хаклыкның һәм диннең гүзәллеге булган
5) Әбелгаля Мөхәммәд бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани
6) Аллаһ Тәгалә аның каберен яхшы итсен һәм изгеләр галәмендәге аның җанын шатландырсын.
7) мең ике йөз җитмеш өченче елның
8) 5 рабигыль-әүвәлендә дүшәмбе көн вафат булды, газиз гомере [яше]
9) җитмештән артты».
Уң ягы:
«И каберем янында басып торучы, минем эшем хакында фикерлә: кичә мин синең кебек идем, иртәгә син минем шикелле булырсың».
Сул ягы:
«Юмартлык белән өстенлек иясе хәзрәт Баһаведдин Мәрҗани».
Арткы ягы:
1) «Аның көнбатыш ягында
2) тыйнак, изге, яхшы күңелле сөеклесе, терәк анасы
3) Хөбәйбә бинте Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек кабере. Аллаһ аның
4) урынын суытсын һәм җәннәт итсен.
5) Мең ике йөз утыз сигезенче елның зөлхиҗҗәсендә вафат булды,
6) [ел исәбе] камил дәрәҗәдәге олылык һәм тулы хөрмәт иясе булган зат [Мөхәммәд пәйгамбәр] һиҗрәтеннән [Мәккәдән Мәдинәгә күченүеннән] соң.
7) Әй, кардәшләрем, балаларым, оныкларым, дөньяга
8) алданмагыз, чынлыкта, дөнья фани, аның ахыры киләчәк,
9) һәм һәр киләчәк нәрсә якын».
Таш үлчәмнәре: 104х40х17.
Ш. Мәрҗани атасының шәҗәрәсе түбәндәгечә: Баһаведдин бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәүваб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Ядәш бине Ядкяр бине Гомәр. Ул 1201 (1786–1787) елның рабигыль-әүвәл аенда хәзерге Яшел Үзән районы Олы Җәке авылында дөньяга килгән, тик 1989 елда басылып чыккан «Мөстәфадел-әхбәр» хезмәтендә, басмага әзерләүчесе хаталанганга күрә, Баһаведдин хәзрәт Бәрәскәдә туган, дип ялгыш язылган. Белгәнебезчә, мулла Баһаведдин бик гыйлемле, укымышлы кеше булган, башта Ябынчы авылында, аннан Ташкичү авылында кырык елга якын имам һәм мөдәррис булып, халыкка хезмәт иткән. Ни өчендер Ш. Мәрҗани атасын 1273 (1856) елның 25 рабигыль-әүвәлендә дүшәмбе көн вафат булды, дип язган, тик ташта шул елның 5 рабигыль-әүвәлендә икәнлеге ачык күренә.
Ташъязмадан аңлашылганча, БаҺаветдиннең икенче исеме Мөхәммәд, кушаматы Әбелгаля булган.
Ш. Мәрҗани анасы 1209 (1795) елның 3 рәҗәбендә туган. Аның шәҗәрәсе түбәндәгечә: Хөбәйбә бинте Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф. Кайбер тарихчылар ялгыш аның исемен Хәбибә рәвешендә язалар, чөнки әлеге исемнәрнең икесе дә гарәп телендә һәм графикасында бертөрле языла. Чынлыкта исә, нәкъ менә Хөбәйбә булырга тиеш икәнлеген җәмәгать һәм дин эшлеклесе Шәһәр Шәрәф аңлатып язган. Хәбибә Хөбәйбәнең сеңлесе, ягъни Ш. Мәрҗанинең үги әнисе булган. Галим үзенең китабында анасының вафатын төгәлрәк әйткән, ягъни 1238 (1823) елның 8 зөлхиҗҗәсендә 29 яшь тулар-тулмас вакытында Гафифә исемле баласын тапканда үлгәнлеген язып калдырган.
Югарыда искә алынган ташның текстын заманында Шәһер Шәрәф бастырып чыгарган булган, әмма ул кайбер сүзләрне төшереп калдырган. Белгәнебезчә, Ш. Шәрәфнең һәм башкаларның Ш. Мәрҗанигә багышланган мәкаләләре, аерым китап булып, 1915 елда басылып чыккан иде. Әлеге хезмәт, хәзерге татар теленә күчерелеп, 1998 елда "Рухият" нәшриятында, 2010 елда "Җыен" нәшриятында басылып чыкты, тик аларда бөтенләй бу ташбилге тексты китерелмәгән. 2015 елда шул ук китап рус теленә тәрҗемә ителде, анда да ни өчендер Мәрҗанинең ата-анасына куелган ташъязма хакындагы сүзләрне төшереп калдырганнар.
Айдар Гайнетдинов.