Ел исәбе
Борынгы заманнарда ук кешеләр ел исәбен билгеләргә омтылганнар. Көн белән төннең, ел фасылларының алмашынуын, кояш, ай һәм йолдызларның күк йөзендәге хәрәкәтен, башка табигать күренешләрен бик җентекләп күзәтеп барганнар, шуларга нигезләнеп кәсеп-шөгыль өчен уңайлы вакытны билгеләргә өйрәнгәннәр. Алар вакытны кабатланып тора торган өлешләргә бүлә башлаганнар, тәҗрибәләренә таянып, төрле календарьлар төзегәннәр. Шулай итеп, беренче ел исәбе системалары һәм календарьлар барлыкка килгән.
Бүгенге татар, төрек, башкорт, казах, үзбәк, кыргыз, нугай, якут, кумык һәм башка бик күп халыкларның уртак бабалары булган борынгы төркиләрнең календаре бик күп гасырлар элек барлыкка килгән. Борынгы төркиләр үз тарихларын дөньяның барлыкка килүеннән башлаганнар. Әлбәттә, алар бу вакыйганың төгәл датасын күрсәтмәгәннәр. Төрки гаскәр башлыгы Күлтәгин язмаларында (VIII гасыр) мондый сүзләр бар:
«Өстә – зәңгәр күк, аста – көрән җир кылынганда, ике арада кеше углы барлыкка килде. Кеше углы өстеннән борынгы бабаларыбыз Бумын каган, Истәми каган идарә иткән. Тәхеттә утырып, төрки халкының илен һәм кануннарын саклаганнар, үстергәннәр».
Шулай итеп, алар төрки кавеменең борынгылыгын, үз нәселләренең кодрәтен күрсәтергә тырышканнар. Төркиләр тарихтагы мөһим вакыйгаларны каганнарның, хакимнәрнең идарә итү еллары белән бәйләгәннәр: “Бу сугыш вакытында Күлтәгин 30 яшьтә иде”, яисә “ минем абыем каган тәхеттә утырганда...” һ.б.
Хайван циклы календаре
Моннан тыш, төркиләрдә VIII гасырда ук хайван циклы календаре да кулланылган. Әлеге календарь буенча һәр ел бер хайван исемен йөрткән һәм 12 елдан кабатланган.
Төрки халыкларда хайван циклы календареның барлыкка килүенә багышланган күп санлы риваятьләр сакланган. Шундый риваятьләрнең берсен ХI гасырда атаклы «Диване лөгать эт-төрк» («Төрки телләр сүзлеге») әсәренең авторы, төрле төрки халыклар яшәгән илләр буенча сәяхәттә йөреп, аларның авыз иҗаты үрнәкләрен туплаган Мәхмүд Кашгарый язып алган.
Бер ханның күптән булган бер орышның төгәл датасын беләсе килгән. Ләкин кемгә генә мөрәҗәгать итсә дә, берәү дә аңа төгәл генә җавап бирә алмаган. Киләчәктә мондый билгесезлекләрдән котылыр өчен, ул төркиләргә махсус ел исәбе кертергә әмер биргән. Моның өчен каган барлык хайваннарны җыеп, елга ярына китерергә кушкан. Елганы бары тик 12 киек кенә йөзеп чыга алган. Шуннан соң каган 12 еллык календарь кертергә карар кылган һәм елларны шул елганы кичеп чыккан хайваннар исеме белән атаган. Ул шулай ук елны да 12 айга бүлгән, 12 йолдызлыкка төрки исемнәр кушкан.
Борынгы төркиләрдә 12 еллык календар түбәндәге хайваннар исеме белән аталган: Юлбарыс, куян, аждаһа, елан, ат, сарык (кәҗә), дуңгыз, тычкан (күсе), эт, маймыл, сыер (үгез), тавык (әтәч).
Халык ышанулары буенча, һәр ел билгеле бер үзенчәлекләргә ия булган. Мәсәлән, Куян һәм Сарык еллары – иген уңмау, хәвеф-хәтәрләр күп була торган еллар, ә Юлбарыс, Эт, Үгез еллары, киресенчә, муллык, бәхет һәм иминлек китерә дип ышанганнар. Бу ышанулар татар халык авыз иҗаты үрнәкләрендә сакланып калган: “Елан елы җылы була”, “Үгез елы суык була”, “Дуңгыз елы коры була”, “Юлбарыс елы уңдырышлы була” һ.б. Күп еллар, гасырлар дәвамында тупланган, тикшерелгән әлеге белемнәргә таянып, халкыбыз алдан ук әзерләнгән, елның үзенчәлекләрен белеп, кыр эшләрен һәм башка эш-гамәлләрен җайлаган. Бу аларга алдан ук хәвеф-хәтәрләрдән саклану чараларын эзләргә мөмкинлек биргән.
Елларны хайван исемнәре белән атау ислам дине кабул ителгәннән соң да кулланылыштан төшмәгән. Һиҗри еллар белән беррәттән, төркиләр Сычкан (Тычкан) елы, Сыгыр (Сыер) елы, Елан елы дип язганнар. Бүген көнчыгыш календаре Кытай, Япония кебек илләрдә дә кулланыла.
"Тавык ел(ы), тарих 795тә, Рәҗәб аеның 8 көнендә, Урда Дан(Тана, Азак)та йөрердә (булганда), битидимез (яздык)..." Туктамыш хан ярлыгы
"Зөлхиҗҗә аеның 10 көне башланды, тарих 1000нче, тычкан елы... Ондан солтан улы Уразмөхәммәт, хан итеп күтәртелде, тәхеткә менде..." Кадыйргали бәк Җалаири «Җәмигъ әт-тәварих»
Төрки халыкларда вакыт төшенчәсе яшәү мизгеленә һәм физик вакытка бәйле ике сүз белән атап йөртелгән: “яшь” һәм “ел”. Төркиләр елны баштарак ике генә фасылга бүлеп караганнар: җылы һәм салкын фасыл. Язны елның җылы фасылына, ә көзне салкын фасылга кертеп караганнар. Соңрак алар көзне җылы фасылдан салкынга, ә язны салкын фасылдан җылысына күчү чорлары буларак кабул итә башлаганнар. Шулай итеп, бүгенге көндәгечә дүрт фасыл барлыкка килгән.
Яңа елны исә бабаларыбыз көн белән төн тигезләшкән көннән башлаганнар һәм “ел сырты” дип атаганнар. Борынгы заманнарда айларның исемнәре булмаган, аларны тәртип саннары белән атаганнар. Японнар әле дә айларны шулай, саннар белән йөртәләр:
一月 итигацу — беренче ай (гыйнвар)
二月 нигацу — икенче ай (февраль)
三月 сангацу — өченче ай (март)
Күлтәгин язмаларында, мәсәлән, шундый юллар бар:
“Күлтәгин куй елының унҗиденче көнендә үлде. Тугызынчы айның егерме җидесе көнне аны җирләдек. Кабере өстендәге гөмбәзен, сыннарны, уеп язылган ташын Маймыл елының җиденче аенда егерме җиденче көнендә урнаштырып бетердек”.
Соңрак, Урта гасырларда, һәр ай үз исеме белән атала башлаган, һәрберсенең сынамышлары барлыкка килгән. Халыкның тәҗрибәгә, күзәтүләргә таянган бу өлкәдәге белеме, еллар, гасырлар узу белән, тагын да баеган. Бүгенге көннәргә үк килеп җиткән “Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр”, “Беренче мартта буран булса, карабодай уңар”, “Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр” һ.б. сынамышлар шундыйлар.
“Ай” дип яңа ай беленә башлаган көннәр арасын атаганнар. Айлар ике яртыга бүленгән: беренчесен – “ай назлы” (яшь ай), икенчесен “ай карты” дип атаганнар. Ярымайны “тарттырылган җәя”, тулган айны “ак толы” дигәннәр.