Найти в Дзене

Мөфти Г. Баруди Ризаэтдин Фәхретдин хакында ниләр язып калдырган?

Галимҗан Баруди (1857 – 1921) – мәшһүр дин галиме, җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, дини реформатор, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог. Ул 1857 елның 17 февралендә хәзерге Биектау районы Кече Кавал авылында туган, Казанда үскән. 1862 елда үсмер Галимҗан Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсенә укырга кергән. 1875 елдан ул укуын Бохарада дәвам иткән. Андагы уку йортларында схоластика, обскурантизм, фанатизм, мистицизм белән сугарылган дин өйрәтелсә дә, Г. Баруди аның начар йогынтысына бирелмәгән. Бохарадагы укуы белән канәгатьләнмичә, 1882 елда ул Казанга кайткан һәм бишенче мәхәллә мәчетенә имам итеп билгеләнгән. Тиздән 1882 елда җәдитчелек ысулындагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештырган һәм шунда укыткан. Шулай ук ул актив рәвештә дәреслекләр төзеп бастырган. 1906 елда Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлаган. 1908 елда, кадимчеләрнең яла ягуы аркасында, Г.Барудины панисламизмда гаепләп, ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәргәннәр. Шул вакытларда чит илләргә сәяхәт кылып, Истанбул, Каһирә, Мәдинә, Мәккә кебек шәһәрләрдә булып, үзенә кирәкле гыйлемнәр туплаган. Ул байтак еллар Диния нәзарәтендә Ризаэтдин Фәхретдин белән бергә эшләгән, чөнки үзе 1917 елда күпчелек тавыш белән Уфадагы Русия мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие итеп сайланган, ә Р. Фәхретдин исә казый итеп билгеләнгән. Шул вакыттан бирле алар аерылмас фикердәшләр һәм дуслар булып яшәгәннәр.

Галимҗан Баруди
Галимҗан Баруди

Г. Барудиның дүрт көндәлеге билгеле. Аларда галим байтак дини мәсьәләләргә карата, мөфти буларак, үзенең акыллы фәтваләрен биреп, аңлашылмаган яки бәхәсле дини мәсьәләләрдә ачыклык керткән һәм дәлилләп, тәфсилләп аңлаткан. Анда төрле тарихи вакыйгалар тасвирланган, галимнең кызыклы карашлары, кыйммәтле фикерләре, акыллы киңәшләре чагылыш тапкан, шулай ук кайбер шәхесләр хакында беркадәр мәгълүмат китерелгән, кыскача характеристикалар бирелгән. Шул исәптән атаклы галимебез Р. Фәхретдин турында да беркадәр хәбәрләр язылган.

Г. Барудиның өченче көндәлегенең “Мөфти һәм казыйларның кыскача тарихлары” дип аталган бүлегендә үзенең һәм Мөфтияттә хезмәт куючы казыйларның кыскача тәрҗемәи хәлләрен язган. Әлеге бүлектә Р. Фәхретдин хакында барлык шәхесләргә караганда күбрәк мәгълүмат китерелгән. Г. Баруди аның туу датасын 1858 елның 31 декабре дип күрсәткән. Рәсми мәгълүматлар нигезендә, Р. Фәхретдин 1859 елның 17 гыйнварында дөньяга килгән дип санала, чөнки 1930 елда Ризаэтдин Фәхретдин исеменә бирелгән туу турында таныклыкта туган көне 17 гыйнвар дип куелган. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланган метрика кенәгәсендә туган көне 1859 елның 4 гыйнвары дип билгеләнгән (яңа стиль буенча ул 16 гыйнварга туры килә). Р. Фәхретдин 1858 елның 31 декабрендә туган, әмма метрика дәфтәренә ни өчендер, 1859 елның 4 гыйнварында туды, дип теркәп куйганнар.

Г. Баруди язганча, Р. Фәхретдин 1891 елның февралендә Уфага казыйлык хезмәтенә күчкән, 1891 елның 2 августында аңа ахунлык мәртәбәсе бирелгән. 1906 елның май аена кадәр казыйлык хезмәтен дәвам итеп, май аенда Оренбургка күчеп, мәшһүр “Шура” журналында баш мөхәррирлек һәм мөдирлек вазыйфасын үтәгән. 1918 елның 9 гыйнварында Беренче төрек-татар милләт мәҗлесе тарафыннан янә казый булып сайланып, шул ук елның март башыннан хезмәткә керешкән. 1920 елда дин әһелләре съездында яңадан казыйлыкка сайланган.

Г. Баруди Р. Фәхретдингә түбәндәгечә характеристика биргән: “Гыйльми куәте яхшы, гарәп телен белүе төзек, иң мөһим булган хәдис гыйлемен белүче, юлы һәм дөрес рәвеше белән яхшы исем хасил иткән. Ислам тарихында, аеруча галимнәр тормыш юллары турында яхшы мәгълүматы бар. Бу илләребездә (Казан, Болгар һәм Кыпчак вилаятендә) үткән галимнәр һәм мәшһүр затлар хакында гүзәл әсәрләре бар. Диндә һәм иманда ныклы, дини вазыйфаларында тугры, әхлагы сабыр, чыдамлыгы күркәм, аз сүзле, күп эшле, һәркемгә хәерлек теләүдә, әманәтле һәм туры сүзле зат”.

Ризаэтдин Фәхретдин
Ризаэтдин Фәхретдин

Шулай ук Г. Баруди Ризаэтдин хәзрәт һәркемгә, һәр эшкә, һәр сүзгә тәнкыйди фикер белән каравын, суфи тарикатьләрен артык тәнкыйтьләвен искәрткән. Чыннан да, Р. Фәхретдин суфичылыкка бик нык каршы торган һәм җае чыккан саен тарикатьләрне тәнкыйтьләгән. Мәсәлән, “Җәвамигыль-кәлим шәрехе”, “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр”, “Көтебе ситтә вә мөәллифләре” китапларында суфиларны каберләрне изгеләштерүдә, халыкны төрле хәйләле юллар белән алдауда, ялган белән сәдака җыюларда, ялган хәдисләр уйлап чыгаруда гаепләгән. Хәтта тәсаувыфны хурлавы аркасында аркасында Р. Фәхретдин белән Г. Барудиның аралары бер мәртәбә бозылып та алган. Г. Барудиның дүртенче көндәлегендә бер вакыйга тасвирланган: 1921 елның августында Г. Баруди казыйлардан: «Ачлык сәбәпле урамда калган мөселман бала-чагаларга христиан хатыннарының шәфкатьлелекләре күбрәк күренә, мөселман ир-хатыннарының мәрхәмәтлелекләре азрак була, бу эш нинди сәбәптән?», – дип сорагач, Р. Фәхретдин түбәндәгечә җавап биргән: “Ислам дине халыкка башка төрле аңлатылган. Тәсаувыф ияләре [суфилар] туганнан бирле исламны бозганнар. Шуларның бидгатьләре таралып, халыкны исламнан ераклаштырып, Браһма мәзһәбенә якынлаштырганнар. Тәсаувыф ияләре арасында Кәгъбәтулладан Кара ташны куптарып алып китүчеләр булды». Бу җавап мөфтигә бик ошап бетми һәм ул бәхәскә кереп: “Кара ташны тәсаувыф ияләре түгел, кәррамитләр, ягъни кәррамия сектасына иярүчеләр урларга тырышты”, – дип аңлатырга тырышкан. Р. Фәхретдин моның белән генә туктап калмыйча, кызып китеп, тагын сүзен болай дәвам иткән: “Газали, Кушайри, «Әл-Гавариф» авторы [Сүһрәвәрди булса кирәк] ислам галәмен харап иттеләр. Суфичылыкларын катыштырып, ислам динен җимерделәр... Бу сүзләремне шөбһәләнми әйтәм, Гарәфәт тавына менеп, кычкырам». Күргәнебезчә, сабыр холыклы, әдәпле, кешеләргә карата ихтирамлы, итагатьле Ризаэтдин хәзрәтне суфичылык темасы гына шул рәвешле нык ярсытырга сәләтле булган. Әлбәттә, соңрак әлеге ике галим дуслашканнар һәм бу күңелсез вакыйганы онытканнар, араларында бернинди аңлашылмаучанлык һәм ачу әсәре калмаган.

Г. Баруди күп кенә дини мәсьәләләрдә Ризаэтдин казый белән киңәшләшергә яраткан, фикерләрен ишетергә теләгән һәм дусты аңа үзенең киңәшләрен жәлләмәгән. Бервакыт Р. Фәхретдин, язганда битнең ярымына гына язарга киңәш иткән, чөнки соңыннан төзәтмәләр кертү өчен бу бик уңайлы булган. Кәгазь кыйммәтлеге булса да, эшнең әһәмияте зур булганда, Баруди болай эшләүне кагыйдә итеп алган. 1920 елның сентябрендә узган мөселманнар съездында Г. Баруди мөфтилектән баш тартып, яңадан бу хезмәткә сайланмаска карар иткән, әмма Риза казый аны мөфти булып эшләвен дәвам итәргә, яңадан кандидатурасын куярга үгетләгән. Шулвакыт Г. Баруди моңа: “Үзең ихтыяр итмисең, мине кызыксындыртасың”, – дип нык карышканда, Р. Фәхретдин: “Башта киңәшләшкән булсаң, кабул итмәгән дә булыр идем, халык арасында элекке зур хезмәтеңә кимчелек ирешәчәген әйткән булыр идем, ләкин инде бер кергәч, дәвам итүең ярый, буласы булды”, – дип күндерергә тырышкан.

“Хатирә дәфтәре”ндә автор Риза казыйны күп кешеләрнең яратуы, хөрмәт итүе хакында да телгә алган. Мәсәлән, бер карт мөфтигә түбәндәге сүзләр әйткән: “Илле яшьләрем чагымда дөньядан киткән булсам, бәлки, гөнаһ азрак булган булыр иде. Ул вакытларда аны-моны белми идем. Китап укымый, муллалар ни әйтсә, ышанып йөри идем, тикшерүем юк иде. Инде бик укыйм... Ризаэтдин хәзрәтнең «Җәвамигыль-кәлим» китабы шәрехен укыйм. Бер адәм: «Менә бу китапны укып кара», – дип биргән иде. Бик күп гыйлем бар икән. Икешәр-өчәр сәгать тоташ укып утырам. Башта «әгузе-бисмилла» әйтеп: «Я, Рабби, бу китаптан фай­да алуны насыйп ит һәм моны язган кешегә хәерле хәлләр бир», – дип, һәрвакыт дога әйтәм. Соңра укый башлыйм”. Үзенең икенче көндәлегендә, Г. Баруди Чиләбедә булган вакыйгаларны сурәтләгәндә, Габделхаликъ хәзрәтне очраткан. Ул шулхәтле Р. Фәхретдинне яраткан, хөрмәт иткән, хәтта Г. Барудига: “Яңадан пәйгамбәр килсә, Риза казый – пәйгамбәр булырга ярар иде”, – дип әйткән.

Белгәнебезчә, Риза казыйның китапханәсе шактый бай булган һәм Г. Баруди аннан кайбер китапларны алып, укый торган булган. 1921 елгы дәһшәтле ачлык вакытында Р. Фәхретдин, акчасызлыктан нык интеккәнгә күрә, үзенең зур китапханәсен Диния нәзарәтенә сатарга теләгән. Аларны ул, әлбәттә, юк бәягә генә бирә алмыйча, бераз кыйммәтрәк хак сораган, әмма мөфти Г. Баруди, шул рәвешле иптәшенең матди хәлен җиңеләйтергә бик теләсә дә, Диния нәзарәтенең тиешле күләмдә акчасы булмаганга, китапларны алудан баш тарткан.

Г. Баруди Р. Фәхретдин белән бергә мәҗлестән мәҗлескә генә йөрмиләр, башларына төшкән авыр хәлләрне дә бергә кичергәннәр. Мәсәлән, 1920 елның 8 мартында Бирски, Бәләбәй сәяси хәрәкәтләре вакытында мулла Һади бине мулла Фәхреддин өендә җыелгач, кинәт латыш укчылары килеп, дүрт казыйны (Ризаэддин, Кәшшафеддин, Нурмөхәммәд, Гыйнаять) тоткарлаганнар һәм ЧК йортына, идән астындагы, тар, тыгыз бүлмәгә япканнар. Тоткын булганда су бирмәгәнлектән, алар кар белән тәһарәт алып, намаз укырга мәҗбүр булганнар. Мөфтине бер кичтән соң азат иткәннәр, башкаларны өч атнадан бер айга кадәр төрмәдә тотып, чыгарганнар . Димәк, Г. Баруди Р. Фәхретдин белән бергә төрмәдә дә утырып чыккан булган.

Шулай итеп, бу ике олуг галим – Г. Баруди белән Р. Фәхретдин – бер-берсенә искиткеч зур йогынты ясаган кешеләр булалар. Шуңа күрә аларның тормыш юлларын, эшчәнлекләрен, иҗатларын бер-берсеннән аерым тикшерергә һич ярамый, дип тә әйтеп була.