Найти тему
Татарский Мир

Татар халкының сөекле шагыйре Фатих Кәрим белән горурланабыз

Оглавление
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен,
Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм…
(“Ант”)

9 гыйнвар көнне татар халкының сөекле шагыйре Фатих Кәримнең тууына 112 ел тула (1909-1945).

Фатих Кәрим Ает авылында (Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы) заманы өчен укымышлы саналган Әхмәтвәли мулла гаиләсендә туа. Үз авылында мәдрәсәдә укый. Сигез яшьтән әтисез калып, балалар йортында тәрбияләнә. 1922 нче елда Ф. Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел белем ала.

1924 нче елдан булачак шагыйрьнең тормышы Казан шәһәре белән бәйле. Чөнки абыйсы Габдулла Фатихны Казан шәһәрендәге Н.К. Крупская исемендәге балалар йортына урнаштыра. Фатих монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумына керә һәм уңышлы тәмамлап чыга. 1929 елда булачак хатыны – Кадрия Ишукова белән дә таныша, алар гаилә коралар.

Җир төзү эшләре техникумы укучылары исемлеге  (ТР ДА. Р.3682 ф., 1 тасв., 1054 эш, 121 б.). Автор фотосы.
Җир төзү эшләре техникумы укучылары исемлеге (ТР ДА. Р.3682 ф., 1 тасв., 1054 эш, 121 б.). Автор фотосы.

Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга башлый. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек итүе дә иҗатының канатланып китүенә уңай тәэсир ясый. «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.

1931–1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.

Репрессияләр

Илдә репрессияләр башлангач, 1938 нче елда Ф.Кәрим дә кулга алына. Гаепләүләр гадәттәгечә: имеш, мулла улы буларак, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән. Үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Ни кызганыч, бу вакытта әле аңа 30 яшь тә тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем ителә. Хөкем карары нигезендә аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт ителә. Хатларның берсендә ул, киная белән генә, үзенең кай тирәдәрәк утырганын хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри.

Хатыны Кадрия белән, 1934. Фото: https://tatmuseum.ru/
Хатыны Кадрия белән, 1934. Фото: https://tatmuseum.ru/

Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр.

Бөек Ватан сугышын

Бөек Ватан сугышын татарның талантлы шагыйре Сталин төрмәсендә каршыларга мәҗбүр була. Ул сугышка язылып, бу афәттән котыла. Сугышчы шагыйрь Фатих Кәрим, вафаты алдыннан гына, 6 февраль көнне, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Патриот-шагыйрь 1945 елда Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була.

Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис, Ф.Кәримнең тормыш юлын өйрәнеп, күп кенә ачыклыклар кертте. Әтисенең исемен мәңгеләштерүдә аның кызы Ләйлә ханым зур эш алып барды. Туган авылында музей эшли. Казан шәһәрендә сугышка киткәнче яшәгән йортында мемориаль такта, Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендәге каберенә һәйкәл куелган һ.б.

-4

Галим Ф.Галимуллин Калининград өлкәсенә барып, Ф.Кәримнең каны тамган урында булганнан соң, аның батырлыгын өр-яңадан ачылуын әйтте:

“3800 хәрби җирләнгән каберлекнең уртасында татар шагыйренең җәсәде урын алган. Мемориалдагы солдат-офицерларның һәркайсы уртадагы урынга лаек булгандыр. Әмма үзәк мәйданга кую өчен лейтенант булып хезмәт иткән татар патриот-шагыйрен сайлап алганнар. Үзәктәге кара мәрмәр затлы һәйкәлгә аның сурәте төшерелгән”,

– диде ул. Галимне Багратионовск шәһәренең иң зур һәм төзек урамы Ф.Кәрим исемен йөртүе дә дулкынландырган.

2020 елның декабрь азагында Калининград шәһәрендә урнашкан “Бункер”-музей белән таныштым. 1945 елның башында Кёнигсберг шәһәрендә, немецлар тарафыннан төзелгән бу бомбоубежищеда, генерал Отто Ляш җитәкчелегендә штаб урнашкан була. Җир астындагы бинада озынлыгы – 42, киңлеге – 15, тирәнлеге – 7 метр булган 21 бүлмә бар. Музей 1968 елдан бирле эшли. Экспозициянең төп өлеше 1945 елның 6-9 апрелендә Кёнигсберг крепосте-шәһәр штурмына багышланган.

Коридорда урнашкан стендлар арасында татар халкының сөекле шагыйре Фатих Кәримгә багышланган экспозицияне күреп горурландым.

Монда шагыйрь турында белешмә, гаилә белән төшкән фотосы, кызларына язган хатлары урын алган.

“Бөтен сугышны уза, рядовой, аннары взвод командиры булып хезмәт итә. Өч тапкыр авыр яралана. 5 нче армия составында Көнчыгыш Пруссия операциясендә катнаша. Ф. Кәримгә Прейсиш-Эйлау өчен барган сугышларда 37,8 биеклектән немецларны бәреп чыгу һәм аңа беркетелү бурычы куела. Бу бурычны үтәү сугыш нәтиҗәсен хәл итәчәк була. Кәримов җитәкләгән взвод дошманның каршылыгын сындыра һәм биеклеккә күтәрелә. Немецлар биш тапкыр Кәримов җитәкчелегендәге совет солдатларын бәреп чыгарырга маташсалар да, артка чигенергә мәҗбүр булалар. 19 февральдә 13 сәгатьтә Кәримов дошман снайперы пулясы белән үтерелә. Калининград өлкәсенең Багратион районы “Победа” бистәсендә җирләнгән” дип язылган.

Автор фотосы.
Автор фотосы.
“Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бүгенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк.
Кёнигсберг янында сугышның бөек үренә, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь”.
(Сибгат Хәким)

Халидә Баһаветдинова