Найти тему
Татарский Мир

Саф татарча Яңа Ел - «Рәхмәт, Бабай, Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!»

Оглавление
“Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра,
Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра.
Яшел чыршының очына йолдыз куелган.
Яңа елны каршыларга дуслар җыелган.
Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик.
Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик”.

Бу җырны җырлый-җырлый, яшел чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнап ничәмә-ничә буын совет баласы тәрбияләнде.

Гап-гади уенчыклар белән бизәлгән тере чыршы, чыршы янында ап-ак сакаллы Кыш бабай һәм озын толымлы Кар кызы, ап-ак марлядан тегелгән күлмәкләр кигән шат йөзле кызчыклар – Кар бөртекләре, мамыктан ясалган озын колаклар таккан Куян малайлары... Яңа елның тылсымына, Кыш бабайның кодрәтенә чын күңелдән ышанган самими балалар өчен моннан да көтеп алынган, моннан да күңеллерәк бәйрәмнең булуы һич мөмкин түгел иде.

Гомерлек бәйрәм кебек тоелса да, татарлар арасында Яңа елны үткәрү, чыршы бизәү, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән оештыруның тарихы алай ук еракларга барып тоташмый.

Россиядә урамнарны һәм өйләрне чыршы, нарат кебек ылыслы агач ботаклары белән бизәү гадәте Петр I чорында барлыкка килә. Яңа елны Раштуа бәйрәменә өстәмә рәвештә билгеләп үтә башлыйлар. Шуңа күрә чыршыны бизәгәндә христиан тематикасы белән бәйле уенчыклар, һәртөрле шәмнәр, чикләвекләр һ.б. кулланылган. XIX гасыр ахырында махсус завод ачылганнан соң гына, чыршыны пыяла уенчыклар, мәрҗәннәр белән бизи башлаганнар. Совет чорында исә уенчыклар арасында кызылармеец, пионер, космонавтларны гәүдәләндергәннәренә өстенлек бирелә.

Татарларда Яңа елны зурлап каршы алу гадәте булмый.

Шулай да ХХ гасыр башы татар басмаларында мөхәррирләрнең, журналистларның газета укучыларын Яңа ел белән котлап, ихлас теләкләрен белдергән язмалары еш күренә.

ХХ гасыр башында, аеруча 1910 нчы еллардан соң, татар балалары өчен төрле бәйрәм чаралары, кичәләр уздырыла башлый. Алар, әлбәттә, беренче чиратта дини бәйрәмнәргә – Бәраәт кичәсе, Мәүлид бәйрәменә багышланган була, соңрак әдәби-музыкаль кичәләр, Тукай бәйрәмнәре, театраль тамашалар үткәрү гадәте барлыкка килә. Мәүлид кичәләрен раштуа чыршысы бәйрәменә охшатып үткәрә башлыйлар. Мәсәлән, 1913 елда Казандагы “Шәрык клубы”нда үткәрелгән кичәдә балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп, җырлар җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр. Соңыннан барысына да бүләкләр өләшенгән.

1915 ел азагында Чита шәһәрендә дә балалар өчен тантаналы рәвештә Яңа елны каршылау кичәсе уздырыла.

"Шәрык" клубындагы балалар кичәсенә карикатура, «Кармак» журналы, Ырынбур, 1915.
"Шәрык" клубындагы балалар кичәсенә карикатура, «Кармак» журналы, Ырынбур, 1915.
Ир балалар белән кызларга бер мәктәптә укырга ярамаса да, "иулкә" хөрмәтенә бергә уйнарга ярый.
«Кармак» журналы, Ырынбур, 1915.

Шушы ук чорда кайбер татар байларының өйләрендә, Европа гадәтенә ияреп, чыршы кую, балалары өчен әйлән-бәйлән мәҗлесләре оештыру гадәте тарала башлый. Әлбәттә, татар җәмгыятендә чит гореф-гадәтләргә нигезләнгән, “миллилеккә янаган” бу яңа йолага кырын караучылар күп була. Әмма яңалык, алгарыш яклылар тукталып калмаган. Кайбер хәлле татарлар үз өйләрендә үткәргән чыршы бәйрәмнәренә башка балаларны да чакырганнар. Мәсәлән, ХХ гасыр башында хәзерге Тукай музее бинасын – “Шамил йортын” сатып алган сәүдәгәр, татарның конфет короле Вәлиулла Ибраһимовның өендә шундый Яңа ел чыршысы оештыруы, балаларны үзе җитештергән төрле тәм-томнар белән сыйлавы билгеле.

Кыш бабайның "атасы" кем булган?

-4

Ул вакытта татарның рус әкиятләрендәге кебек тылсымлы көчкә ия Суык бабае булмаган әле. 1910 елларда татар артистлары ап-ак туннарга төренеп, балалар өчен оештырылган тамашаларда катнаша башлаганнар. Бу чорда Яңа ел бабаеның ныгып урнашкан исеме дә булмаган.

Габдулла Тукайның 1909 елда язылган шигырендә сурәтләнгән, балаларга уенчыклар, бүләкләр өләшеп йөргән тылсым иясе “Ак бабай”ны совет чорында барлыкка килеп, татарлар арасында Яңа ел үткәрү традицияләрендә ныклы урын алган Кыш бабайның беренче үрнәге (прообразы) дияргә мөмкин.

“Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,
Ишек алды, урам, түбә агарганда,
Ап-ак булып кайтып килә безнең Бабай,
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.
Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!»
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай” (Г.Тукай).

Бүгенге көндә татар Кыш бабае үзенең оныгы Кар кызы белән Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан йортларында – резиденцияләрендә яшиләр.

Яңа ел белән, дуслар!